Кукмара районындагы авариядә 5 кеше зыян күргән

Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган. 

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, – дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.

Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, “Рено Логан” машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.