Джоан Роулинг китабы буенча тиздән яңа фильм чыга

Гарри Поттерны яратасыңмы? Димәк, «Фантастические твари» фильмына да битараф түгелсеңдер. Тиздән аның икенче өлеше чыгачак!

Warner Bros. студиясе Джоан Роулинг китабы буенча төшерелгән «Фантастические твари и где они обитают» фильмының икенче өлешенең тизерын тәкъдир итте. Кинокартина «Фантастические твари: Преступления Гриндевальда» дип аталчак.

Фильм премьерасы 2018 елның 16 ноябрендә була. Яшь Альбус Дамблдорны – Джуд Лоу, тылсымчы Геллерта Гриндевальдны Джонни Депп уйнаячак. Вакыйгалар беренче фильмнан берничә ай узгач, барачак.