Иң яхшы студентларга – корал?!

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ИЖ-53М маркалы 74 пневматик пистолет алырга тендер урнаштырган. Аларны студентлар конкурсының бүләкләү тантанасында тапшырачаклар. Бәйге җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр студент берләшмәләре арасында уза.

Министрлык документы буенча тендер җиңүчесе аукционда билгеләнәчәк. 74 пистолетның һәрберсе 2700 сум торырга тиеш. Салкын коралның гомуми суммасы 200 мең сумга төшә.