Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була

2017 елның 19 октябрендә (10.00 сәг.) Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Сул Болак урамы 56нчы йорт адресы буенча урнаштырылган.

Гали Гани улы Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу  тәкъдиме белән Татар дәүләт филармониясе ике тапкыр  – җырчы вафатыннан соң бер ел узгач – 2001 елда һәм җырчының тууына 80 ел тулган 2016 елда  мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә мемориаль такта ачу Татар дәүләт филармониясенең 80-еллык юбилей елына тәгаенләнде. Җырчы биредә 40 елга якын хезмәт иткән.

Гали Гани улы 1936 елның 24 июлендә  Приморск өлкәсе Сучан (хәзерге Партизанск) шәһәрендә туган.  Ләкин җырчының  нәсел тамырлары Татарстанда: әтисе ягыннан – Саба, әнисе ягыннан – Кукмара районында. Хабаровск шәһәренең музыка-педагогика училищесын, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын (Б. М. Беркович классы) тәмамлый. 1965 елдан алып лаеклы ялга киткәнче – Гали Ильясов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие солисты була.

Җырчы республиканың бай музыкаль тормышында актив катнаша. Илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе республикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильск һәм Якутск якларында, БАМда, Урта Азиядә чыгышлар ясый. Аның җырлары Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә кайнар алкышларга күмелә. Гали Ильясов татар композиторлары әсәрләре, халык җырлары белән бергә,  рус һәм итальян халык көйләрен дә зур осталык белән башкарды. Аның репертуарында бөтендөнья опера сәнгатенең лирик – драматик тенор тавышка язылган иң гүзәл партияләре бар иде. Алар П.И.Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ленский, Римский-Корсаковның “Май төне” операсыннан Левко, Дж. Пуччининың “Богема” һәм “Турандот” операларыннан Калаф, Рудольф арияләре, Ж. Бизенең “Кармен” операсыннан Хозе партияләре…

Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә. Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов җырчы иҗаты турындагы бер мәкаләсендә болай дип яза: «Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача, яңгыраулары белән дә аерылып тора. Аларда итальян җырларына хас канто-гүзәл итеп башкару мөмкинлекләре бар. Г. Ильясов җырлары татар эстрадасы өчен яңалык булган Көнбатыш илләренең популяр поп-музыка ритмнары белән милли музыка сәнгатебезне тагын да баетты…». 1997 елда «Мәгариф» нәшриятендә аның 40 җырын берләштергән «Оныттың бугай…» җыентыгы дөнья күрә.
Гали Гани улы Ильясов 2000 елның 16 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа Бистә татар зиратында җирләнгән.

Мемориаль тактаның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Суриков исемендәге Сәнгать Академиясен тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин. Казанлыларга ул «Ышаныч», «Элемтәче»  композицияләре буенча таныш. Түбән Новгородта Ф.Вәлиуллинның Жюль Верн скульптурасы зур кызыксыну уятты.