Бүген Рөстәм Миңнеханов та эшенә җәяү килгән

Автомобильсез көн акциясе кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов эшенә җәяү килгән.

Бүген – 22 сентябрь көнне күп илләрдә Бөтендөнья автомобильсез көн акциясе уздырыла. Аның төп максаты – әйләнә-тирәне сакларга өндәү, халыкны җәмәгать трнаспорты яки велосипед белән хәрәкәт итәргә өндәү.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та читтә калмаган: эшкә җәяү барган. Инстаграмдагы битендә көн дә урнаштыра торган фотосы урынына ул опера һәм балет театры бинасын якыннан төшереп, шуны элгән. Әлеге фотоны ул эшкә барышлый төшергән икән.