КАЗАНДА “ЕЛ СТУДЕНТЫ”Н БИЛГЕЛИЯЧӘКЛӘР

25 гыйнварда  Казанда, «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында Татарстанның XII «Ел студенты-2016» студент премиясен тапшыру тантанасы була.

Иң яхшы студентларны Татарстанның Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләячәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүләкләр сигез шәхси номинациядә һәм тугыз коллективка тапшырылачак. Тантаналы вакыйга Студентлар көненә багышлана.

Татар-информ