ДУҢГЫЗДАН ТҮГЕЛ, ГРИППТАН САКЛАН!

h1n1

Дуңгыздан түгел, грипптан саклан! 2016 елның башы тарихка “дуңгыз гриппы” таралу белән кереп калачак. Вирус бик тиз таралуы, катлаулы авырулар китереп чыгаруы һәм хәтта үлемгә сәбәп булуы белән куркыныч. Ләкин дуңгызлардан куркырга һәм сакланырга хәзер артык соң инде. А(H1N1) тибындагы грипп вирусы башта дуңгызларда табылса да, “уңышлы” гына үзгәреп, кешеләргә күчкән. Һәм иң хәтәре – грипп йоктыру өчен вируслы кеше белән кул биреп исәнләшү дә җитә. Грипптан ничек сакланырга кирәклеген өйрәнү комачауламас.

Грипп кайда да грипп. Әрсез вирус быел аеруча 9 илдә Финляндия, Швеция,  Норвегия,  Нидерланд, Ирландия, Португалия, Греция, Словения, Израильдә нык таралган. Авыручыларның күпчелегендә нәкъ менә “дуңгыз гриппы” табылган. Америкада да ситуация шундый ук. Россиядә без яшәгән Идел буе федераль округында грипп йоктыручылар саны буенча Саратов, Түбән Новгород, Оренбург рекорд куйган.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсеepydemyya1ннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның башыннан бирле Татарстанда A(H1N1) вирусын 63 кеше йоктырган. Аларның 26сы – балалар. Вирус йоктыручыларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган.

Гадәти грипп таралу күрсәткече дә эпидемия чигеннән 11,4 процентка артып киткән. 2 февральгә Татарстанда 2 мәктәп (Казанда һәм Яшел Үзәндә) ябылган. Казанның тагын 5 мәктәбендә барлыгы 9 класста һәм Арчаның балалар бакчасында 2 төркемдә карантин игълан ителгән. (Карантин укучыларның 20 проценты авырып укырга йөри алмаса игълан ителә). Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Авдонина Любовь Геннадьевна белән сөйләштек.

Нәрсә ул A(H1N1) гриппы?

Бу – грипп вирусының бер төре, ул табибларга шактый күптән билгеле. Ә A(H1N1)2009 дигән варианты 2009 елда гына ачыкланган. Рәсми мәгълүматлар буенча, 2009-2010 еллар сезонында бу вирустан Төнъяк ярымшарда 20 мең кешенең гомере өзелгән.

Ул ничек тарала?

A (H1N1) гриппы вирусы кешедән кешегә җиңел генә һава юлы белән күчә. Шуңа күрә саклану чаралары күрү бик әһәмиятле.

Симптомнары нинди?

Симптомнары гадәти грипп билгеләреннән аерылмый. Иң киң таралган билгеләре, әлбәттә – югары температура, йөткерү, томау, баш, тамак авырту һәм мускуллар сызлау, конъюнктивит та күзәтелергә мөмкин. Кайбер кешеләрдә күңел болгану, диярея башлана.

Бу төр грипп ни өчен куркыныч?

Грипп вирусы аеруча тиз таралганга һәм катлаулы авырулар китереп чыгарганга күрә бик хәтәр. A (H1N1) гриппы вирусы сулыш юллары, бронхлар һәм үпкәдә төрле дәрәҗәдәге авырулар китереп чыгара. Гадәти грипп вакытында өстәмә авырулар 5-7 көннән килеп чыкса, А(Н1N1)2009 очрагында 2-3 көннән үк күзәтелә башлый. Ул аеруча еш пневмониягә сәбәп була. Бу очракта кешенең хәле бик тиз начарлана. 24 сәгать узды дигәндә сулыш алу кыенлаша, үпкәләр механик вентиляциягә мохтаҗ була.

Авыруның ни дәрәҗәдә көчле булуы организмның халәтенә һәм кешенең яшенә бәйле. Дәвалау иртәрәк башланган саен, авыруның хәле тизрәк яхшыра. Олы яшьтәге кешеләр, кечкенә балалар, бала көтүче хатыннар, хроник авырулары булучылар һәм иммунитеты начар булучылар, артык авырлык җыйган кешеләр авыруга аеруча бирешүчән.

ГРИПП йоктыруың ачыкланса нишләргә?new-gripp-1

Өйдән чыкмагыз. Шундук табибка шалтыратыгыз. Табиб биргән киңәшләрне тотыгыз. Күбрәк су эчү зарур. Гриппның теләсә кайсы төрен булдырмау өчен иң файдалы чара – вакцина ясату. Ләкин хәзер чир таралу иң югары ноктасына җиткәндә аны ясату файдасыз. Шуңа күрә саклану чаралары күрү мөһим.

Әгәр гаиләдә берәрсе грипп йоктырса нишләргә?

Авыручыны аерым бүлмәгә урнаштырыгыз. Әгәр, алай эшләү мөмкинлеге булмаса, аңа 1 метрдан да якынрак килмәскә тырышыгыз. Бүлмәне еш юып, дезинфицияләп, еш җилләтеп торырга кирәк. Балалар, өлкән кешеләр һәм хроник авыруы булучыларны авыручыга якын җибәрмәү хәерле. Кулларыгызны еш юарга, маска кияргә онытмагыз.

ГРИППТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

  1. Кулларыгызны юыгыз!

Мөмкин кадәр ешрак һәм сабынлап.

Кулларны чиста йөртү – грипп таралудан саклануның әһәмиятле чарасы. Сабын белән юу микробларны юып төшерә һәм юкка чыгара. Әгәр кулны сабынлап юу мөмкинлеге булмаса, спиртлы яки дезинфекцияләүче салфеткалар кулланыгыз. Өстәл, ишек тоткалары, урындык өслекләрен еш сөртеп тору, бүлмәне еш җилләтү һәм юып чыгару да вируска үрчергә ирек бирми.

  1. Кешеләргә артык якын килмәгез! Этикет кагыйдәләрен саклагыз!

Саклану чарасы буларак, маска киеп йөрергә киңәш ителә. Авырулар белән якыннан аралашмагыз. Ике арада кимендә 1 метр калырлык булсын. Ерак араларга сәяхәт итүләрне кичектереп торыгыз. Кешеләр күп булган урыннарда булмаска тырышыгыз.

Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны кулъяулык яки салфетка белән каплагыз. Күзләрегезгә, борын, авызга кул белән кагылмагыз. Грипп вирусы шул юллар белән тарала.

  1. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!

Сәламәт яшәү рәвеше организмны инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Режим саклау, яхшылап йоклау, физик күнегүләр ясауга игътибар итегез. Аксымнарга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр куллану зарур.

Беренче факт. Грипп белән Россиядә һәм дөньяда ел саен йөзләгән мең кеше – Җирдәге барлык кешеләрнең 20 процентка якыны авырый.

Икенче факт. Соңгы өч гасырда 10 глобаль грипп пандемиясе күзәтелгән. Аларның иң масштаблысы һәм фаҗигалесе тарихка «Испанка» дип кереп калган. 1918-1919 елларда испан гриппы 550 млн кешене – Җирнең 29,5 процент халкын аяктан ега. Беренче бөтендөнья сугышының ахыргы айларында тарала башлаган грипптан үлүчеләр саны кораллы бәрелешләрдә үлүчеләр санын да узып китә. “Испанка” 100 млнга якын кешенең үлеменә сәбәп була.

Өченче факт. Ел саен грипп аркасында Россия икътисадына 10 млрд. сумнан артык зыян килә. Грипп аркасында һәр эшләүче уртача алганда 5 көн эшкә чыкмый.