Илнур Гарипов

СТА-АРТ! ЙӘГЕЗ,КЕМ БЕРЕНЧЕ?

 Укытучы Эдуард абыйның “Егетләр, подъем! Йокыгызны өегезгә каткач туйдырырсыз”, – дип уяткан тавышы колакны ярып керде. Иптәшләрем кай арада киенеп, ничек построениега чыгып чапканнар диген. Палаткада төн буе йокы бирмәгән черкидән кала беркем юк. Кызык…