Илмир ВӘЛИЕВ

ҖӘЙГЕ КИЧ

Шундый тыныч бездә җәйге кичләр, Җил дә исми, кояш – баешта. Тирән күктә йолдыз тәлгәшләре, Ничек алар бергә оешкан? Атылалар офыкларны ярып, Ник йолдызлар шулай сүнәдер?.. Күккә карап җавап тапмак булам, Белсә, бары Раббым беләдер……