Гадел ФӘРХЕТДИНОВ

велосипедны

ВЕЛОСИПЕДНЫ НИЧЕК КАРАРГА?

  Велосипед та, машина кебек үк, үзен карауларын ярата. Җәй көне дә, көзгә кергәндә дә, хәтта кыш көне дә велосипедны карап-җайлап, җаена гына торырга кирәк. Шул чакта ул сиңа гомер буе хезмәт итәргә мөмкин.


“ТИМЕР АТ”ЫҢ СӘЛАМӘТМЕ?

Җәйгә күп калмады. Тиздән урамнар буйлап тыз-быз йөрүче велосипедчылар саны бермә-бер артыр. Шул уңайдан мин сезне утыргычны көйләргә, тишелгән тәгәрмәчне ямарга һәм, гомумән, велосипедны дөрес карарга өйрәтермен. Шәһәр урамнарында чүп коточкыч (пыяла-кадак та җитәрлек) күп!…