Аниме-блок («Музейлар төне» кысаларында)

Кайда: Милли музей каршындагы мәйдан

Кайчан: 16 май, 15:00

Аниме, Япония, Корея мәдәнияты белән кызыксынучылар өчен Милли музей зур бәйрәм кора: Казанның иң сәләтле косплейщиклары (атаклы кешеләр яисә кино, аниме геройлары булып киенүчеләр) бер мәйданда көч сынашачак, иң назлы тавышлы җырчылар сез яраткан анимэ җырларын башкарачак, ә иң кызыгы, бик нык теләсәң, үзең дә бу чарада катнаша аласың. Кыскасы, татар һәм рус эстрадасыннан, гадилектән арган колаклар-күзләр өчен бу менә дигән чара!