ЗАМАНА «ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН»е – ТАРИХ КАБАТЛАНА

Хәзерге заман Ләйлә вә Мәҗнүне нинди ул? 21нче гасырның Ромео белән Джульеттасы безнең арада да яшиме? Бу сорауларга җавапны Кариев театры тапкан: аларның чираттагы премьерасы – “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле.

Әлеге спектакль камера театры форматында эшләнелгән: тамашачылар спектакльне сәхнәдә утырып карый. Биредә тамашачыларның саны чикле: спектакльне сәхнәдә бары тик 50 кеше генә карый ала. Театрның 30 еллык иҗаты дәверендә мондый алым бер тапкыр да кулланылмаган. Бу артистларга гына яңа формат түгел, тамашачылар өчен дә комфорт зонасыннан чыгу мөмкинлеге. Монда тамашачы да, артист та – бер сәхнәдә, артистлар да фальшка бармый. Россиядә иң популяр яшь драматургларның берсе – Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат иткән. Аны русчадан татарчага Луиза Янсуар тәрҗемә итә.

Спектакль ике яшүсмер – Булат (Булат Гатауллин) һәм Йолдыз (Наилә Кәримова) мәхәббәте турында. Баш герой Булатны башта тамашачы дип белергә мөмкин, чөнки ул тамашачы залыннан менә. Казан егете, «жилка»да (Жилплощадка) яшәгән Булат бай кызы Йолдызга гашыйк була. Булат – гади гаиләдә үскән егет. Ул мәктәптә укуына карамастан, энесенә, әнисенә булышыр өчен, машина юып акча эшли. Йолдыз исә – аның капма-каршысы: бай гаиләдә тәрбияләнгән кыз әтисе кушканча яшәргә мәҗбүр. Шул сәбәпле, берничә мәктәп алыштыра. Кызының дуслары ошамаса, әтисе өчен бер генә чыгу “юлы” бар: ул да булса мәктәп алмаштыру.

Хәзерге замандагы вакыйгалар, ягъни Булат белән Йолдыз мөнәсәбәтләре, Ләйлә вә Мәҗнүн мәхәббәте белән үрелеп бара. Ләйлә вә Мәҗнүн – Якын һәм Урта Көнчыгышта популяр булган фаҗигале мәхәббәт тарихы. Ул VII гасырда хәзерге Согуд Гәрәбстаны территориясендә яшәгән Каис ибн әл-Мулаувух исемле егет турында. XII гасырда фарсы шигърияте классигы Ганҗәви Низами шушы тарих нигезендә үзенең поэмасын яза. Әлеге әсәр Кариев театрындагы премьераның нигезен тәшкил итә дә инде.

Тик спектакльдә шушы ике киңлекне бер-берсе белән тоташтырган күперчекләр җитми. Күчешләр артык кискен: Ләйлә (Алсу Фәйзуллина) белән Мәҗнүнгә (Илфат Гыйбадуллин) күнегергә өлгермисең, сәхнәдә Булат белән Йолдыз пәйда була. Йолдызның әтисе (Эльдар Гатауллин) кызының гади гаиләдә үскән малай белән йөрүенә каршы, шул сәбәпле Булат белән Йолдыз арасында һәрчак каршылыклар очрап тора. Киртәнең иң зурысы әти кеше булып чыга да инде. Спектакль яртылаш русча, яртылаш татарча бара. Булат белән Йолдыз, Йолдыз белән аның әтисе диалогларында еш кына рус телендә аралаша. Бу әлеге тамаша өчен махсус кулланылган алым икән.

– Ренат абый (Г.Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов турында сүз бара – авт.) миңа текстта гамәл, вакыйгалар бик юк, текст үзе бик тәэсирле, дип аңлатты. Мин башта моңа каршы килгән идем, чөнки баштан ук театрда рус телен кулланмавы турында әйтә килдек. Кыз белән әти кеше арасында бер-берсенә ясалма мөнәсәбәтләр булганда, алар русча аралаша. Дистанция булсын өчен – русча, гади мөнәсәбәтләр булганда татарча сөйләшәләр. Бу алым бары тик шушы әсәргә генә кагыла, – ди Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Театрның яшь артисты Наилә Кәримова спектакльдә хәзерге заман Ләйләсен – Йолдыз ролен башкара. Бу – аның беренче зур роле. Композитор Эльмир Низамов Кариев театрында тәүге тапкыр композитор буларак чыгыш ясый. Ул спектакль өчен махсус дуэт форматында башкарырга, дип рэп музыкасы иҗат иткән. Ә рэп тексты өчен “IttifaQ” төркеменә мөрәҗәгать итәләр. Ләйлә белән Мәҗнүн һәм Булат белән Йолдыз. Автор шушы ике пар арасында параллель китерә. Мәҗнүн читлектәге кебек, Ләйлә янына бара алмый. Булат та берни эшлә алмый, чөнки Йолдызны әтисе Мәскәүгә җибәрә, социаль челтәрдәге битләренә блок куя.

Спектакль ачык финал белән тәмамлана. Бу режиссер тарафыннан махсус шулай эшләнелгән. Булат Йолдызга бары тик дуслар булып кына калырга тәкъдим итсә дә, һәркем нәрсә буласын үзенчә күзаллый ала. “Дөнья шаукымында тик үзеңне тыңла, акыл, сабыр”, дип укый рэпын Булат.

Киләсе спектакль 18нче гыйнварда була. Рәхим итегез!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА