КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ТЕСТ ЯЗАБЫЗ: ИНДЕ БУ ШИМБӘДӘ

тест

26 ноябрь сәгать 11дә бөтен ил Ватан тарихы буенча тест язачак. Ил белән генә дә түгел, безгә АКШта, Белоруссиядә, Азәрбаҗанда һәм Днестр буенда да кушылачаклар.

  Татарстанда тестны Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында язачаклар. Тестта катнашу өчен magurt2015@mail.ru адресына исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны җибәреп, яки +7 904 764 16 36 (Регина) номерына шалтыратып,  алдан теркәлү узарга кирәк.

Тестның онлайн формасын 00.00 сәгатьтән 23.00гә кадәр 26 ноябрь көнне ПРОЕКТ САЙТЫНДА тутырырга була.


тест 1

Тест һәркемгә илебез тарихы буенча белемнәрен тикшереп карарга мөмкинлек бирә. Сораулар рус телендә төзелгән. Аны аноним рәвештә үтәсе. 40 минут дәвамында катнашучылар Россия тарихы буенча 40 сорауга җавап бирә. Сорауларны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессорлары төзегән.