10-11 ДЕКАБРЬ: КАЗАНДА КЫШКЫ КИТАП ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

китап

10-11 декабрьдә интеллектуаль китап бәйрәме кышкы Казанга килә. Фестивальне «Смена» заманча мәдәният үзге оештыра.


Фестивальнең төп чарасы – китап ярминкәсе: монда фәнни һәм нәфис әдәбиятка караган сирәк китапларны табып булачак. Елдагыча, бу фестиваль да фәнни белемнәрне арттыруны максат итә.

китап 1

Яңа ел алдыннан якыннарыгызга файдалы бүләк сайлыйсыгыз, өй китапханәгезне баетасыгыз килсә, китап фестиваленә килегез. Ярминкәдән кала, теләүчеләр кызыклы лекцияләр дә тыңлый алачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк.


китап 2

10 декабрь, шимбә: 14:00—20:00

11 декабрь, якшәмбе: 12:00—20:00

Фестивальгә ике көнлек билет 100 сум тора.

7 яшькә кадәр балалар бушлай керә. 


Башка чаралар:

АЛЕКСЕЙ НЕМОВ МАСТЕР-КЛАССЫ

МУАЙТАЙ – ТАИЛАНД БОКСЫ