Ачыш

“ЯШЬ КАДЕТЛАР – НАРКОКОНТРОЛЬ ВӘКИЛЛӘРЕ”

Советлар Союзы Герое С.Е.Кузьмин исемендәге  кадетлар интернат мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларын  – булачак наркоконтроль кадетларын – «Юные авроровцы»га багышлау узды. «Аврора» дип исемләнгән әлеге проектта катнашу мәктәп укучылары өчен иң төп таләпләрнең берсе булачак. Багышлау…


“БАЛАЛАР РИШВӘТКӘ КАРШЫ”

2015 нче елның 23 нче ноябрендә Казан шәһәренең сигез мәктәбендә «Скажи коррупции нет!» дип исемләнгән квестлар узачак. Барлык сигез квест та 14.00да башлана. Әлеге проект  «Академия творческой молодёжи Республики Татарстан» оешмасы һәм Казан шәһәре Мэриясе тарафыннан оештырыла….


“БАЛАЛАР ҮЗ ХОКУКЛАРЫН САКЛЫЙЛАР”

2015 нче елның 20 нче ноябрендә Шаляпин кунакханәсендә “Детская общественная приемная” проектының ачылу тантанасы булды. Проектның ачылышында катнашучыларга Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе таныклыгы бирелде. “Детская общественная приемная” проектында 12 яшьтән 18 яшькәчә булган 53 укучы…


“РОССИЯ СӘГАТЬ ПОЯСЛАРЫНДА”

Бездә – иртәнге сигез, Малайзиядә инде төш вакыты җиткән була, ә Чехия сәгатьләре бары иртәнге бишне генә күрсәтер иде… Бу кадәр вакыт аермасы каян килеп чыга соң, нишләп сәгатьләрне «тигезләп» куеп булмый?! Безнең илебез Көнбатыштан…


“КИТАП ЯКТЫСЫ”

Китапның иң кызык җиренә җиткәндә генә, өйдәгеләр : “Утны сүндер! Иртәгә укырсың!” ише мәгънәсез тәкъдимнәр белән аптыратырга тотыналар. Һәм күпме генә, хәзер, хәзер дип, икс сәгатен кичектереп торсаң да, шул утны барыбер бер сүндерәсе була……


“ШТК ЯҢА УЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ”

25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак. Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән…


“КӨЧЕГЕМ – БӨТЕРЧЕГЕМ”

 Бар минем бер көчегем,  Көчегем – бөтерчегем. Әйткән сүземне аңлый, Дусларымны да таный Л.Әмирханова   2009 елның 28 июнендә, әтием миңа бик тә кадерле бүләк ясады ‒ кап-кара төстәге кечкенә генә көчек алып кайтты һәм…


«АЙГЫР»ЛЫ МӘКТӘПЛӘР

Шәһәр баласы будильнигын интектерергә ярата инде. Хуҗасын уятырга тырышып, бик озак өзгәләнә теге бахыр. Ә менә авылдагы будильник, бик теләсә дә, азаплана алмый. Авыл укучысы солдат кебек бит ул: тәүге зеңгелдәү ишетүгә үк сикереп тора….


“ДЖЕК ВОРОБЕЙ ЭЗЛӘРЕННӘН – 2”

Узган санда атаклы пират Джек Воробей эзләреннән атлый башлаган идек. Бүген финиш сызыгын кичәрбез! Ә аңарчы, җиң сызганып, кулларыгызны «җылыта торыгыз»… Хәзер җилкәннәрне ясарга керешәбез. Аларны юка ак материя кисәкләреннән – капрон, ефәк, батисттан кисәргә…


“ВЕНАДА ЙОКЛАП КИТЕП, ПЕТЕРБУРГТА УЯНСАҢ…”

ИСЕҢӘ ТӨШЕР ӘЛЕ, СИН МУЗЕЙДА СОҢГЫ ТАПКЫР КАЙЧАН БУЛГАН ИДЕҢ? АНДА, ҺИЧШИКСЕЗ, БОРЫНГЫ ЭКСПОНАТЛАР, ИСТӘЛЕКЛЕ ЯЗМАЛАР, ФОТОЛАР, СЫННАР, ХАТЛАР БУЛГАНДЫР. ЭКСКУРСОВОД СИНЕ ЗАЛЛАР БУЙЛАП ЙӨРТКӘНДӘ, ҺӘРБЕРСЕ ТУРЫНДА ТӘФСИЛЛӘП СӨЙЛӘГӘНДЕР. ШУЛАЙМЫ? Ә БУ МУЗЕЙ – БӨТЕНЛӘЙ…