ЗАРНИЦА ПОВОЛЖЬЯ-2016: ТАТАРСТАННЫ БӨГЕЛМӘ КОМАНДАСЫ ЯКЛЫЙ

зарницаЗарница Поволжья матбугат үзәге фотолары.

13 сентябрьдә Оренбургта ЗАРНИЦА ПОВОЛЖЬЯ-2016 уеннары башланып китте. Татарстан исеменнән уеннарда Бөгелмәнең 14 гимназиясе укучылары катнаша.

Быел Зарница – Аҗаган уеннарында егетләр-кызлар берничә төрдә көч сынашалар:

физик әзерлек (60 һәм 1000 метрга йөгерү, пневматик винтовкадан ату, граната ату, көч гимнастикасы)

хәрби әзерлек (АК макетын җыеп-сүтү, хәрби тезелү)

хәрби-тарихи викторина, спорт ориентлашуы

тактик уеннар

зарница 1

zarnitsapfo2016 төркеме фотолары.

Беренче нәтиҗәләр дә бар инде!

Зарницаның “Каршылыклар полосасын үтү”  уеннарында беренче өч урын менә болай бүленгән:

1 урын – Оренбург өлкәсе

2 урын – Татарстан Республикасы!!!

3 урын – Перьм крае 

зарница 2

Ә Каршылыклар Полосасын менә болай үтәләр!

“Көч гимнастикасы” дисциплинасында Зарница Поволжья-2016 җиңүчеләре:

1 урын – Нижегород өлкәсе

2 урын – Татарстан республикасы

3 урын – Перьм крае

зарница 3

Ә сез ничә тапкыр күтәрелә аласыз?

Калашников автоматын җыеп-сүтү осталыгында:

1 урын – Перьм крае командасы

2 урын – тагын безнекеләр! Татарстан командасы!

3 урын – Киров өлкәсе егет-кызлары

зарница 4

Көчле рухлы кызлар)

Ә хәзер шәхси беренчелек турында

“Көч гимнастикасы” юнәлешендә шәхси беренчелеккә чыктылар:

1 урын – Огнев Рамил, Татарстан (Котлыйбыз сине, Рамил!!!)

2 урын – Кошелев Александр, Нижегород өлкәсе

3 урын – Лукьянчиков Роман, Ульян өлкәсе
зарница 5