“НУТ БОРЧАГЫНЫҢ ФАЙДАСЫ НИНДИ?”

Бәрән ногыты, төрек борчагы, нут, шиш борчагы, пузы́рник, наха́т (лат. Cicer arietinum) — кузаклылар семьялыгының, бөртекле-кузаклылар культурасының үсемлеге.

“Сарык борчагы” дигән исемне нут борчагына формасына бәйле рәвештә биргәннәр – ул сарык башына охшабрак тора. “Төрек борчагы” дигән исеме дә бар. Бу борчак бездә күп таралмаган, аны белүчеләр сирәк. Гәрчә нут инде борын заманнардан бирле үстерелә, хәтта борынгы грек философы һәм ботаника галиме Феофраст та бу борчак турында язып калдырган.nut-3

Беръеллыкларга керә, вегетация чоры тиз өлгерә торган сортларда 90-110 көн, соң өлгерә торганнарда — 150-220 көн. Нут сабагы 80 см биеклеккә кадәр үсә. Чәчәге ак, зәңгәрсу яки кызгылт. Кузагында икешәр борчак өлгерә. Борчакларның диаметры – 0,-1,5 см, алар азык-төлек продукты булып тора.

Туклыклылык ягыннан нут гадәти борчактан, ясмык һ.б. калышмый, ә майлылык ягыннан соядан гына бераз калыша. Уңыш бирүчәнлеге дә югары.

Әлеге культура Европада бик популяр. Моны һәр бакчада үстерәләр. Франциядә нут оны белән аш пешерәләр – ул деликатес санала, Испаниядә – иң күп таралган ризык. Көнчыгышта нутның борчагын гына түгел, ә бәлки яшь сабак-яфракларын да ашыйлар. Оныннан печенье, рәхәт-локым пешерәләр.

Сарык борчагы үзенең дәва үзенчәлекләре белән дә атаклы. Аның оныннан йомшарткыч припаркалар ясыйлар; борчакны кайнатып (бигрәк тә яшь борчакны), эчәклек һәм ашказаны авыруларыннан эчәләр; сидек әгъзалары чирләреннән уңышлы кулланалар (бигрәк тә Франциядә); хәтта кузагын каплап алган “йоны” да шифалы санала; борчакның оны ала тән (витилиго) авыруыннан искиткеч файдалы диләр.KONICA MINOLTA DIGITAL CAMERA

Русиядә нут XVIII гасырдан билгеле. Аны төрлечә атап йөртәләр: Сарытау губернасында “бараний горох”, “двузерный горох” дип, Воронеж якларында “грецкий орех”, бу якларда “казацкий”, “лохматый горох” дип, Себердә “котик”, “мохнатка” дип атыйлар.

Гадәти борчак белән чагыштырганда, нут җылыны, су сибүне күбрәк ярата, эссегә, корылыкка бирешмәүчәнрәк, җиргә егылмый, кузаклары ярылмый, корткычларга аз бирешә. Тамырлары тиз үсә, нык була, шуңа күрә теләсә нинди туфракта үсә ала, ләкин комсыл яки җиңел балчыклы туфракны ярата. Башка төрле борчак культураларындагы кебек, нутның тамырларында да җирне азотка баетучы  бактерияләр барлыкка килә.

1280px-Cicer_arietinum_Taub129