– ПОЧЕМУ? – ПАТАМУШТЫ!

Фото: pixabay.com

“Ни өчен?” дип аталган рубрикабызны бик ошаттыгыз. Димәк, дәвам итәбез! “Кычыткан ник әтәли?”, “Ни өчен чәчәкләрдән хуш ис килә?” – бүген шушы сорауларга җавап табарбыз.

Кычыткан ни өчен әтәли?

Кычытканның сабагы да, яфраклары да нечкә энәләр белән капланган. Энәләрнең кайберләре бик каты һәм аларның төпләрендә сыеклык белән тулы “капчык”лар бар. Аларда безнең тәнебезне әчеттерә торган кислота саклана.

Энәләрнең очлары бик үткен. Шуңа күрә тәнгә үтеп керү алар өчен берни түгел. Шул рәвешле кислота тире астына керә һәм тирене әчеттерә. Әгәр кычытканны кисәк һәм бик тиз ялан кул белән өзеп алсак, ул безне әтәләмиячәк, чөнки болай эшләгәндә энәләр сына һәм тәнгә үтеп керә алмый.

Ни өчен чәчәкләрдән хуш ис килә?

Чәчәкләрдән килә торган ис – ул билгеле бер температурада тарала торган очучан майлар. Чәчәкләрдән юкка гына хуш ис килми: алар шул рәвешле серкәүләүчеләрне, ягъни имезүче, кош, бөҗәкләрне үзләренә җәлеп итә. Кызыклы факт: серкәләүчеләре ярканатлар булган үсемлекләрнең чәчәкләре төнлә генә ачыла. Ә кайбер үсемлекләр чебеннәрне җәлеп итү өчен хәтта чи ит исе чыгара.


Зилә САБИТОВА әзерләде

#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ