Ни өчен: ФИЛЛӘРДӘ КҮМҮ ЙОЛАСЫ БАР?

Фото: pixabay.com

Имезүчеләрдән бары тик кеше һәм филләрдә генә күмү йоласы бар.

Филләрнең берәрсе үлсә,  калганнары аны борыннары белән күтәрмәкче булалар, аннан бик каты тавыш чыгаралар. Күпмедер вакыттан соң тынсыз калалар һәм аның өстенә балчык һәм агач ботаклары ыргыта башлыйлар. Тагын берничә көн дәвамында филләр иптәшләре янына килеп йөри. Шушы юл белән аларның кешеләрне дә “күмү” очраклары билгеле. Тик алар еш кына йоклаган кешене дә үле, дип уйлыйлар икән.

Зилә САБИТОВА әзерләде