ШӘФКАТЬ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ УҢЫШ СИНДРОМЫНА ИЯ КЫЗ

Инстаграм челтәрендә Ләйсән Зарипова дигән кыз еш очрый миңа. Ул – “Zumba” бию программасының  фитнес-инструкторы, өстәл теннисы буенча күпсанлы ярышлар җиңүчесе. Беренче карашка, бу кызда Даун синдромы бар дип уйламассың да… Ләйсән һәрвакыт шат күңелле, көләч, кояштай балкып тора. Юкка гына әнисе аны, шәфкать, мәхәббәт һәм уңыш синдромына ия кыз, дип атамыйдыр. Рәмзия ханым – бөтен тормышын кызының үсешенә, аны өйрәтүгә, уңышларына бергә-бергә сөенеп яшәүгә багышлаган шәхес.

Бүген Ләйсәнгә 23 яшь. Ул әле күптән түгел генә Португалиядә узган Дөнья чемпионатында өстәл теннисы буенча бронза медаль яулаган. Өстәвенә  искиткеч нәфис «кояшлар» бәйләп таң калдыра, аларны дусларына бүләк итәргә ярата. Хәзер ул бәйләгән кояшлар –  аның визит карточкасы.

Мөмкинлекләре чикле бала яшьтәшләре арасында үз урынын булдырсын өчен аңа нишләргә? Нинди юллар сайласа, үкенечле булмас? Аңа ничек ярдәм итәргә? Ничек дуслар табышырга? Бу җитди сораулар баланы да, әти-әнине дә борчуга сала. Язмыш сынавы нәтиҗәсендә саллы гына тәҗрибә туплаган Рәмзия ханым Зарипованы тыңлап карыйк әле.

– Безнең Ләйсәнне балалар бакчасына да, мәктәпкә дә кертмәделәр. Балалар бакчасына бер ай гына йөреп калдык, шуннан соң: «Сезнең балагыздан куркабыз», – дип, безне аннан кудылар. Мәктәпкә барыр чак җиткәч, бик матур формалар да алып куйган идек, тик, ни кызганыч, безгә мәктәп алдында фотога гына төшәргә насыйп булды. Шуннан соң мин тормышымны тулысынча Ләйсәнгә багышларга булдым. Бүген, кызым яулаган үрләрне күреп, кайберәүләр ялгышканнарын аңлыйлардыр, минемчә…

Мөмкинлекләре чикле булган бала уңышка ирешсен өчен, гаилә әгъзаларының  бергәләп тырышуы кирәк. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, әти-әни җилкәсенә төшә. Баланы яратырга һәм аңа ышанырга кирәк.

Мин Ләйсән белән эшне нәкъ шуннан башладым. Нинди генә эшкә алынсак та, аның уңышлы булачагына ышандым. Икенчедән, баланы хезмәттә тәрбияләргә кирәк. Әти-әни нишли, бала шуны кабатлый. Үзең ялкауланмасаң, җиң сызганып эшкә тотынсаң, балаң да сиңа иярәчәк.

Балаңны җәмгыять тә кабул итсен дисәң, аны кеше янына алып чыгудан курыкмыгыз. Балада артык хромосомалар булу аның тормышта  артык кеше булуын билгеләми. Тормышта үз урынын табуы бездән – әти-әнидән тора бит, ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кеше белән талашмыйбыз, бәхәскә кермибез, теге яки бу нәрсәне исбатларга тырышмыйбыз, барысын да үзебезнең уңышларыбыз аша күрсәтәбез. Стереотипларны шулай җимерәбез.

Бер зур мәгънәгә ия гыйбарә беләм мин: «Бар җиһанны келәмгә төреп булмый, бары тик аяк киемен генә уңайлыга алмаштырырга кирәк, шуннан соң атлыйсы да җиңел булыр». Без “аяк киемнәребезне” алмаштырдык, хәзер гел алга барабыз. Ахыр чиктә син сәламәтме-түгелме, мөмкинлегең чикләнгәнме-юкмы –  анысы мөһим түгел. Тормышыңны бәхеткә төрү – менә монысы мөһим! Шуны вакытында аңлый белсәк иде.

Ләйсәнгә дуслар табу авыр булмады. Хәзер дуслар аны үзләре эзли. Без кызыбызны бары позитив рухта гына тәрбияләргә тырыштык. Социаль челтәрләрдә дә моң-зар елап утыруны яратмыйм, гел шат күңелле постлар гына куябыз. Ләйсән яңа биюләр, яңа җырлардан илһам алып яши. Һәр ишеткән яхшы сүзгә, комплиментка елмаеп җавап кайтара. Үзе дә тирә-юнендәгеләргә гел матур сүзләр генә әйтә.

Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Авыр чаклар, шөкер, артта калды. Кояш-балалары булган әти-әниләр белән аралашып яшим, киңәшләремне бирәм. Һәрбарчабызга сәламәтлек, чиксез бәхет теләп калам!

Чыннан да, сабак алырлык тарих, дуслар! Юкка-барга кәефебезне төшермичә, шат күңелле булып яшәргә өйрәник соң без дә!

Илүзә Бикчәнтәева