ЗЕБРАЛАР ДА КАРТАЯЛАР ШУЛ…

Көндәлек әйберләрнең гади кыяфәтенә без инде шундый күнегеп беткәнбез, аның килеп чыкканда нинди рәвештә булганы турында уйлап та карамыйбыз.

Рәсемдә нәрсә дип сорап торуның кирәге бар микән, дустым? Син бу әйберне көн саен очратасың, аның буенча йөрисең. Әйе, бу җәяүлеләргә машина юлын куркынычсыз кичү өчен ярдәм итә торган асфальтка төшерелгән тасмалар – “зебра”.

Безгә таныш кыяфәттәге беренче зебралар Англиянең Слоу шәһәрендә 1951 елның 31 октябрендә барлыкка килгән. Аларны сыза башлаганчы юлчылар өчен ызаннарны тимер түгәрәкләр ярдәмендә билгели торган булалар. Әмма алар бик начар күренгән һәм юлдагы һәлакәтләрдән әллә ни саклап тормаган.

Англия юлда аркылы сызылган ак тасмаларны беренче булып куллана башласа да, юлчылар өчен махсус сукмакның ватаны дигән мактаулы исемгә дәгъва кыла алмый. Беренче мондый сукмаклар әле Борынгы Римда ук кулланыла башлаганнар. 2000 нән артык ел элек ясалган әлеге зебраларны чып-чын архитектура һәм төзелеш ядкярләре дип атарга мөмкин. Аларның функциясе – атлы арбалардан саклау түгел, ә бәлки ул чорларда пычрак, тирес белән тулган юллар аша аягыңны пычратмыйча чыгарга ярдәм итү. Ягьни беренче зебралар үзенә күрә басма ролен үтәгәннәр. Ташлар арасындагы аралык Римда җитештерелә торган арбаларның көпчәкләре үтәрлек итеп калдырылган.

Римлылар уйлап тапкан әйбер гасырлар узу белән бөтен дөньяга тарала. Англиядән соң 1953 елда беренче зебралар Германиядә пәйда була. СССР исә зебраны 1960-нчы елларда гына сыза башлыйлар. Кызганычка, Россиядә әле дә булса зебраларны я сызарга, я аннан файдаланырга оныталар.