БУДАПЕШТТАН – МЕДАЛЬ БЕЛӘН!

Татарстанның юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы Европадан икенче урынны яулап кайтты. Малайлар һәм кызлар Халыкара автомобиль федерациясенең 33нче Европа белем бирү конкурсында катнашты. Безнекеләр республикабыз данын гына түгел, ә ил данын яклады. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм куллануга багышланган ярышлар Венгрия башкаласы Будапештта 6-9 сентябрьдә узды.

Хәер, татарстанлыларның чит илдә конкурста катнашып, туган якка җиңү белән кайтулары сирәк күренеш түгел. 2009 елдан бирле республикабызның яшь инспекторлары Европа турнирларыннан бүләксез кайтканнары юк.

Гадәттә, Россиядән Европа ярышларына «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә беренче-икенче урыннарны яулаган командалар җибәрелә. Быел яшь инспекторларыбыз ил күләмендәге ярышларда көмеш медаль яулаган иде. Алар белән бергә Россиядән «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә беренче урын алган Төмән өлкәсе командасы да барды. Венгриядә Европаның 23 иленнән командалар ярышты. Татарстан командасын Казанның 177нче лицей укучылары – Даниил Береснев, Артур Валеев, Мелисса Акташ һәм Алия Гомәрова тәкъдир итте.

Ярышларның үзләренә килсәк, алар теория белән практиканы бер дәрәҗәдә тикшерә. Юл йөрү кагыйдәләрен тикшерүдән кала, малайлар һәм кызларны велосипедны фигуралы йөртү, юлда булган хәлләрдән дөрес чыга алу – боларның барысы буенча да сынаганнар. Юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин иткән күнекмәләргә төшенү, юл йөрү кагыйдәләрен нәтиҗәлерәк өйрәтү, Европада автомобиль клублары эшчәнлеген киңәйтү – конкурс башланганнан бирле шушы максатларына тугъры кала.

Нәтиҗәдә, ярышларда Төмән өлкәсе командасы беренче урынга лаек була. Татарстанлылар исә Латвия белән икенче урыннары бүлешә. Өченче урын Сербия командасына тапшырыла.

Ленар Гадбрахманов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы:

– Малайлар һәм кызлар әлеге конкурска озак – ике ел дәвамында әзерләнде. Башта алар юл йөрү кагыйдәлен өйрәнү һәм куллану буенча республика конкурсында җиңеп чыкты. Аннан соң ел дәвамында кагыйдәләрне өйрәнеп, велосипедта йөрү техникасын шомартып, тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәрне яхшыртып, Венгриядә ярышларда катншаты. Алар бик җитди булды. Барысы да шома гына бармады. Без алар өчен борчылдык. Ләкин төп нәтиҗә – икенче урын. Безнең көмеш медаль күп нәрсә турында сөйли. Балаларны һәрвакыт булышлык күрсәткән өчен әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. 1986 елдан башлап, татарстанлылар Россия конкурсында даими рәвештә призлы урыннар ала. 2009 елдан исә Европа ярышларында призсыз кайтканнары юк. Ярый әле икенче урын алганбыз. Чөнки алга таба барырга мөмкинлек бар. Пьедесталның иң югары баскычын киләсе елда һичшиксез яулаячакбыз.


Мелисса Акташ, катнашучы:

– Миңа конкурста бик нык ошады. Әле без бер тапкыр да булмаган илләрне күрдем, яңа кешеләр белән таныштым. Барысы да бик күңелле узды.

Артур Вәлиев, катнашучы:

– Миңа Будапешттагы ярышлар бик ошады. Барысы да бик кызык иде. Шәһәр белән дә танышырга өлгердек. Дунай елгасында булдык. Яңа илләрдән дуслар таптым. Ә ярышларга килгәндә, анда иң ошаганы велосипедны фигуралы йөртү булды.

Алия Гомәрова, катнашучы:

– Иң кызыгы тормыш иминлеге нигезләре этабы булды. Андагы биремнәр без әзерләнгәненнән аерылып торды. Ләкин без барысын да чиста һәм төгәл итеп эшләдек. Киләсе чемпионнарга уңышлар теләп калам.

Даниил Береснев, катнашучы:

– Бу ярышлар җиңел булмаса да, без үз куркуыбызны җиңә алдык. Ярышларны уздыру урыны да ошады. Кичке Будапешт аеруча хәтердә калды. Иң истә калган этап юл йөрү кагыйдәләре иде. Анда бик күп аңлашылмаган сораулар булса да, без югалып калмыйча, барысын да яхшы итеп эшләргә тырыштык.

Иделия Шагова, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы бүлегенең өлкән инспекторы:

– Ярышлар бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безнең көндәшләребез көчле булганга, безгә бераз авыррак булды. Тик шулай да без барысын да башкарып чыга алдык.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА