КОЛЛЕДЖДА УКУНЫҢ 7 ӨСТЕНЛЕГЕ

Колледж, техникумнарда уку дигәч, күп кешенең башына «ПТУшник» сүзе килә. 9нчы сыйныфтан соң китергәме, 10га калыргамы дигәндә күп укучы нишләргә белми: 10га калып ЮГАРЫ(!) уку йортына керергәме, әллә колледжга “ГЫНА” барып укыргамы? Имеш-мимешләргә ышансак, колледжларда “11 сыйныфка барырлык булмаганнар” гына кала, ди бит. Чынлыкта, колледж әллә нинди югары йорты да бирә алмаган белемне бирергә мөмкин. “Колледжда гына уку”ның  башка бик күп уңай яклары бар. Бергләп барлыйбызмы?

1. Колледж яшүсмергә ирек бирә.

16 яшьләрдә күп кешенең урын алыштырасы, әти-әнидән читтә яшәп карыйсы килә башлый. Мөстәкыйль рәвештә яшәп карарга телисеңме? Әгәр син чыннан да әзер икән, әти-әниеңнең ризалыгын ал да, кит. Һәр кеше үз ялгышлары аша үтеп яшәргә өйрәнә. Дөрес һөнәр сайламадым, дигән нәтиҗәгә килсәң, уку йортын алыштырырга, башка белгечлек үзләштерергә беркайчан да соң түгел, шуны онытма 😉

 2. БДИ алдыннан була торган стресстан коткара. 

Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИдан соң да тормыш булуын аңлап бетерми. Әлеге имтиханнарга хәлиткеч вакыйга итеп карый, курка, авыруга сабыша. Колледж әнә шул мәсьәләне хәл итә дә  куя.

3. Үз теләкләреңне бәяләргә һәм аңларга ярдәм итә. 

Әгәр синең теләгең бар икән, аны максат итү берни тормый. Парикмахер, шәфкать туташы, йә булмаса тегүче буласың киләме? Соң килгәч! Тот та бул! Мәктәптә тагын ике елыңны укыган булып  йөргәнче хыялыңны тизрәк тормышка ашыру яхшырак бит!

4. Иртәрәк акча эшли башлау мөмкинлеге бирә.

Колледжда студентларның күп вакыты билгеле бер һөнәр үзләштерүгә юнәлтелә. Һөнәрле үлми, ди бит мәкаль. Өйрәнгән һөнәрең ярдәмеңдә студент елларында ук акча эшли башлый аласың. Димәк, әти-әнидән акча сорыйсы булмаячак! Шәп бит?

5. Колледжда университетта алып булмый торган һөнәрләрне үзләштереп була. 

Колледжда университетларда берничек тә үзләштереп булмый торган һөнәрләргә укырга мөмкин. Мисал өчен, зәркәнче (ювелир), пешекче һәм башкалар.

6. Университетта күбесенчә теория бирүгә йөз тотыла.

Техникумда исә киресенчә: студент беренче көннәрдән  бар нәрсәне үзе тотып, эшләп карый башлый, һөнәргә иртәрәк өйрәнә.

7. Инде югары белем булган кешеләр дә, колледжга укырга кереп, тормышларын яхшы якка үзгәртә ала.

Күп кеше югары белем алганнан соң да колледж-техникумнарга бушлай укырга кереп булганын белми. Күп вакытта кешенең 25тә 17яшь белән чагыштырганда укыйсы килү теләге арта, үзенең нәрсә теләгәнен аңлый башлый. Димәк, әгәр артык акча түкми генә һөнәреңне алыштыррга телисең икән, тот та колледжга укырга кер!