ИНСТАМАРАФОН: “ЯЛКЫН”ЛЫ АВГУСТ

Кем нишли, «Ялкын» марафон игълан итә! Әле ниндинеее-ее-ее! Бүләкнең дә иң кәттәсен вәгъдә итәбез! Ул – татар телендәге бик мавыктыргыч өстәл уены булачак.

Дөресен генә әйткәндә, иң мөһиме бүләк тә түгел. Безнең синең җәеңнең соңгы аен файдалы һәм кызыклы итүгә үз өлешебезне кертәсе килә. Син безнең беләндер бит? Алайса, киттек! 

Шартлар мондый: без сиңа августның 31 көненә 31 бирем тәкъдим итәбез. Ә син, үз чиратыңда, шул биремнәрне үтәп, Instagramда хисап кертерсең.

Димәк:

1. Биремне үтисең.

2. Фото-видеоны ай дәвамында көн саен @yalkin_zhurnali уздырган «Ялкын»лы август» марафонында катнашам, дип һәм бүгенге биремнең нинди булын язып, #ялкынлыавгуст #ялкын #yalkin хештэглары белән урнаштырырга кирәк була.

3. Инста-аккаунтыңның ачык булуы кирәк.

4. Һәр 31 биремне дә үтәп, хисабын Instagram битенә урнаштыручылар арасында җиңүче билгеләнәчәк.

Марафонда катнашырга теләүчеләр 89375996460 номерына WhatsAppка “Марафонда катнашырга телим” дип языгыз! :)🔥🔥🔥