БЕР ТАРТМАДА 320 МОГҖИЗА

Сез беләсезме икән, юкмы, әмма В.Чкалов исемендәге балалар техник иҗат үзәгендә бик күп төрле кызыклы һәм файдалы түгәрәкләр эшли. Шулар арасында радиотехника түгәрәге – барлык яшьтәге малайлар өчен дә иң кызыклысыдыр, мөгаен.

Көнкүрештә безне әйләндереп алган бихисап прибор һәм җайланмаларда ‒ компьютер, телефон, автомобильләрдә, фото- һәм видеокамераларда, телевизор, музыка аппаратларында… – һичшиксез, электроника һәм радиотехника киң кулланыла. Түгәрәккә йөрүче малайлар биредә физика дәресләрендә алган белемнәрен генә баетып калмый, үз схемаларын төзеп, кибетләрдән табып булмаган электрон җайланмаларны да үзләре ясый.

Гаҗәепнең-гаҗәебе

Алдагы саннарда оста куллы малайлар үзләре ясаган берәр кызыклы прибор турында сөйләрбез әле. Ә бу юлы сезне «Знаток» дигән гаҗәеп электрон конструктор белән таныштырабыз. Түгәрәккә яңа йөри башлаган малайлар радиотехника белән танышуны нәкъ менә шуннан башлап җибәрәләр. Анда берничә электрон блок һәм төрле озынлыктагы үткәргечләр урнашкан, һәркайсына үз номеры сугылган. Конструктордагы үткәргечләр контактлары булган яссы зәңгәр пластинкалардан гыйбарәт. Монда бер нәрсәне дә эретеп ябыштырырга кирәкми – детальләр каптыргыч кнопкалар белән тоташтырыла. Монтаж платасы схема рәвешендә, җайланма шуңа карап җыела. Конструкция бик кечкенә түгел, әлбәттә, чөнки безнең очракта барысы да күренеп торуы һәм ничек эшләнгәнен аңлау мөһим бит. Конструкторда 300дән артык схема аңлатмасы бар, һәм сез аларны тиз арада җыя алачаксыз. Схемаларда кул белән, яктылык, су, тавыш белән, электр һәм шулай ук сенсор белән идарә итү ысуллары кулланыла. Биремнәр класслап түгел, катлаулылык дәрәҗәсе буенча өч төркемгә бүленә: зәңгәр – башлангыч, яшел – урта, кызыл – уртадан югрырак дәрәҗә.

Бер-берсенә охшаш исемдәге схемалар төрле чылбырлар ярдәмендә корылган һәм электрон технологияләрнең бөтен төрлелеген күрергә мөмкинлек бирә. Башыңны эшләтә һәм иҗат итә белсәң, бүтән төрле кызыклы схемалар да уйлап таба аласың. «Знаток» конструкторындагы схеманы сынап карагач, малайлар үз детальләреннән дә шундыйны җыя (заманча миниатюр рәвештә) һәм тормышта куллана ала.

Конструктор схемасының эчтәлеге белән танышканда ук гаҗәпкә каласың: электр моторы белән идарә ителә торган йолдыз сугышлары тавышы, электр белән эшләүче яктылык мылтыгы, хәрәкәтне тоючы саклану сигнализациясе, яктылык музыкасындагы электрон почта ящигы, ялган детекторы, тавышлы караңгылык индикаторы, һава агымыннан кабынучы музыкаль ишек кыңгыравы, мегафон, автоматик корылышлы FM диапазонлы радиоалгыч – барлыгы 320 схема!

Без яктылык белән идарә ителә торган тавышлы җилләткеч җыярга булдык. Һәм бу эштә безгә 34нче мәктәпнең 6нчы класс укучысы Рамил Заһидуллин ярдәм итәчәк. Җилләткечнең схемасы – 2нче фотода.

Эш тәртибе:

Монтаж платасына 23нче һәм 29нчы микросхемаларны урнаштырабыз (3нче фото).

Туклану батареялары өчен бүлемнәрне билгелибез (4нче фото), аннары 5, 6, 2нче үткәргечләрне куябыз (5нче фото).

Монтажның икенче катламына күчәбез һәм сенсор пластинаны куябыз (6нчы фото).

Моннан соң 16нчы фоторезисторны һәм 10 мкф конденсаторны (7нче фото), крыльчаткалы электр двигателен (8нче фото), кызыл яктылык диоды һәм тагын ике үткәргечне (9нчы фото) урнаштырырга кирәк.

Тагын 3, 2, 3нче үткәргечләрне һәм динамикны куябыз (10нчы фото). Сүндергеч (выключатель) һәм ике үткәргеч куйганнан соң, монтажлау эше төгәлләнә.

Приборны эшләтеп җибәрү өчен выключательне ялгыйсы гына калды. Фоторезисторга яктылык төшүгә, җилләткеч әйләнә башлаячак, яктылык диоды кабыначак һәм динамиктан көчле тавыш ишетеләчәк. Фоторезисторны каплауга, вентилятор туктый, яктылык диоды сүнә, динамиктан шыбырдау тавышы гына ишетелә. Ялгадык – эшләми! Рамил тестер (үлчәү приборы) белән схеманың барлык чылбырларын тикшереп чыга (11нче фото). Әһә, чыннан да – бер ялганышта контакт начар.

Төзәтәбез – тәртип!

Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ
Автор фотолары

“Ялкын” архивыннан алынды, 2013 елның май саны