ТУКАЙНЫ БЕЛ! /ТЕСТ/

Бүген татар милләтенең иң олы бәйрәме – бөек шагыйребезнең туган көне. Габдулла Тукайның бер генә шигырыен булса да яттан белмәгән, үз гомерендә бер генә булса да “Туган тел”не җырламаган, урманга кергәч, Шүрәле килеп чыгар дип курыкмаган, төшләрендә Су анасын күрмәгән татар кешесе юктыр ул. Әйдә, Тукаебызның тормыш юлын һәм иҗатын ни дәрәҗәдә белүеңне сынап карыйк әле!