КИШЕР БЕЛӘН… ЯЗЫП КАРА!

XX гасырның 70нче елларына кадәр Россия мәктәпләрендә матур язу дәресләре булган. Ә менә бүгенге көндә Америка мәктәпләрендә кулдан язуны бөтенләй бетерү турында сүз бара, ул гына да түгел, кайбер сыйныфларда каләм һәм карандаш хәзердән үк кулланылмый, аны клавиатура алыштыра.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә»

Америка педагоглары әйтүенчә, кулга каләм тотып язганда, укучы әлеге эшне иҗади якын килеп башкара, ә галимнәр фикеренчә, кулдан язу моториканы үстерә. «Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга» сүзләре акуальлеген югалтып яткан заманда кулдан язуны һөнәр итеп сайлаучы кешеләр дә бар дисәм, ышанырсыңмы? Каллиграфлар. Бүген без синең белән әлеге һөнәр ияләренең эшләре нидән гыйбарәт булуы турында сөйләшербез, каллиграфиянең кайбер серләренә дә төшенербез 😉

Каллиграфия(грекчадан καλλιγραφία – матур язу, от κάλλος – матурлык, γράφω – язу) сынлы сәнгатьнең бер тармагы, еш кына аны матур язу сәнгате дип тә атыйлар. Бу һөнәр ияләре әйтүенчә, каллиграф булу өчен әллә ни кирәкми, бар кирәк нәрсә ул – өслек (теләсә нинди!), язу әсбабы (теләсә нинди!) һәм теләк (теләсә нинди түгел!).

«Каллиграфия ул – колак өчен түгел, күз өчен иҗат ителгән көй».
Вадим Лазурский

Чишмә башы

Артык озак уйлап торасы юк: язу кайчан барлыкка килсә, каллиграфия дә шул вакытта аның белән бергә «бу дөньяга аваз салган». Типографияләр барлыкка килгәннән соң беренчел функциясен – китап күчереп язуны үтәүдән туктап, бүгенге көндә каллиграфия күбесенчә бизәлеш өчен кулланыла.

Яңа гына барлыкка килгән һөнәр булып саналмаса да, ул заманага яраклашып, үз урынын бүген дә югалтмый. Телефон чехоллары, кафелардагы меню, афиша, газета-журнал, тәбрикләмә, граффитилар – барысы да моңа дәлил. Кулдан эшләнгән әйбернең кыйммәте дә арта төшә бит. Каллиграф тарафыннан язылган язу уникаль, чөнки ул бары тик бер экземплярда гына саклана. Ул гына түгел, әлеге һөнәргә күп кеше тынычлык табу, медитация, үз-үзеңә яңача карау өчен килә.

Кайда укырга?

Каллиграфиягә түләүле курсларда укып өйрәнергә мөмкин. Мисал өчен, бүгенге көндә Казанда мондый курсларның уртача бәясе 5500 сум.

Каллиграфка хас сыйфатлар:

– рәсем ясау сәләте,

– иҗатны тоемлау,

– зәвык,

– вак эшләр эләү өчен сабырлык,

– чисталык һәм пөхтәлек.

Әлеге һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

«+»:

– конкуренция юк дәрәҗәсендә (бигрәк тә Казанда),

– шактый югары хезмәт хакы,

– язу, рәсем ясау тынычландыра.

«-»:

– озак вакыт утырып эшләргә кирәк булу сәбәпле, хәрәкәт җитми;

– вак детальләр белән эш итү кайчак чыгырдан чыгарырга мөмкин.

«Хәрефләр дөньясында кайныйм»

Карарга гына түгел, күрергә дә өйрәтә торган әлеге һөнәрнең иясе булган берәр кеше белән танышып, кызыксындырган сорауларга җавап тапмау хата булыр.

Аида Нәзирова – каллиграф, әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе – 2 ел.

– Синеңчә, кем ул каллиграф?

– Каллиграф булу өчен рәссам булу гына җитми. Әлеге һөнәргә алынгансың икән, син кул астында нәрсә бар, шуның белән яза алырга тиешсең. Хәтта кишер белән дә! Эшләгән эшеңне яратсаң, аның кимчелекләрен күрмисең, ә мин һөнәремне бик яратам.

– Әлеге өлкәдә белемең бармы, әллә каллиграф булу өчен кайда да булса уку мәҗбүри түгелме?

– Белемем буенча мин – сынлы сәнгать укытучысы, 5 ел мәктәптә эшләдем. Үземне хәтерләгәннән бирле рәсем ясыйм. Каллиграф булу өчен белем кирәк дип санамыйм, ә менә практика бик кирәк.

– Күп кенә кафеларда меню нәкъ менә «матур язу осталары» тарафыннан языла. Белүемчә, синең дә бу өлкәдә тәҗрибәң бар, шул турыда сөйләп китче.

– Кафеларда яза торган юнәлеш леттеринг дип атала. Әйе, Казан буенча күп кенә кафелар безгә мөрәҗәгать итә, заказлар шактый. Өлгермәгән чаклар да була, андый вакытта заказны бер-беребезгә бирәбез. Башкалабызда әлеге эшне сыйфатлы итеп башкара торганнар кешеләр күп дигәндә дүртәү, шуңа да конкуренция юк дәрәҗәсендә.

– Казанда каллиграфларга кытлык бармы? Каллиграфия нинди өлкәләрдә киң җәелгән?

– Дөресен генә әйткәндә, бу тренд Казанга һаман да килеп җитмәде. Күп кеше матур язылган хәрефләр белән кыек-мыек язылган хәрефләрдә аерма күрми. Каллиграфларга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр дә кыйбат дип, кире уйлый, кайчакта үзләре яза.

– Каллиграфиядән тыш тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнәсеңме?

– Хәзер хәрефләр дөньясында гына кайныйм дип тә әйтергә мөмкин. Мәктәптән китсәм дә, белгәнемне башкаларга да өйрәтүдән туктамадым. Бүгенге көндә балаларны да, өлкәннәрне дә каллиграфия һәм леттерингка өйрәтәм.

– Бүгенге көндә укылмый торган каллиграфия бик популяр («Нәрсәдер язылган, тик нәрсә икәнлеген бу өлкәдән булмаган кеше аңламаска мөмкин». – З.С). Аның мәгънәсе нидә? Кеше укый алмагач, ул мәгълүмат чыганыгы түгел булып чыгамы?

– Анда нәрсә язылганын аңлау мәҗбүри дә түгел, иң мөһиме – әлеге эштә ритм, экспрессия булсын. Мондый язулар күбрәк нинди дә булса мәгълүмат бирү өчен түгел, ә эстетик ләззәт алу өчен языла.

– Татарча тәбрикләмәләр (открытка) җитештерүгә дә үз өлешеңне керткәнсең икән. Каян килеп чыкты әлеге идея?

– Әйе, аларны без агымдагы елның февраль аенда иҗат иттек. Төркемдәш кызым Диләрә Гадеева мине һәм Ренат Галиәскәр исемле шигырьләр язучыны чакырды да, үзенең татарча тәбрикләмәләр иҗат итәргә теләве турында сөйләде. Күп тә үтмәде, Ренат текстын язды, мин бизәлешен эшләдем. Миңа калса, тәбрикләмәләр бик күркәм килеп чыкты.

– Каллираф кулы тигән урыннарны танып алу җиңел. Алар еш кына дивар, машина, асфальтта һ.б.ларда «эз»ләрен калдырып китәргә ярата. Снең бу эш белән шөгыльләнгәнең бармы?

– Вандаллык белән шөгыльләнмим (көлә)! Ә менә диварларга язарга туры килә. Күп очракта кафе диварларын бизим. Мисал өчен, тиздән Кремль урамында «Түбәтәй» кафесы ачыла, анда минем тарарфтан язылган 8 метр квадрат зурлыктагы язуларны күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Мәскәүдәге «Cup and shake» кофейнясында да минем иҗат җимешләрем урын алган.

Аида Нәзирова тарафыннан бизәлгән Мәскәүдәге «Cup and shake» кофейнясындагы дивар

Зилә Сабитова
Фотолар геройның шәхси архивыннан