ТАТАРСТАН БӨРКЕТЛӘРЕННӘН – «РЕАЛИТИ-ШОУ»! /ВИДЕО/

Ак койрыклы диңгез бөркете – Татарстандагы канатлы ерткычларның иң зурысы. «Түбән Кама» милли паркында яшәгән бөркетләрнең тормышын хәзер интернет аша һәркем күзәтеп бара алачак. Бу паркта диңгез бөркете оясы өстендә, 35 метр биеклектәге наратта веб-камера урнаштырганнар.

«Түбән Кама» милли паркында «Диңгез бөркетенең оядагы тормышы» экология-белем бирү проекты башланып киткән. 

Бүген милли паркта бу төрдәге кошларның 8-9 пары яши. Әлеге “реалити-шоу” геройлары да – нәкъ шулар. Аларның тормышларын онлайн-трансляция аша теләгән һәркем карый ала.

Орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире, проект җитәкчесе Ринур Һадиярович Бикмансуров белән дә шуның хакта сөйләштек.

– Диңгез бөркете тормышын күрсәтү өчен, онлайн-трансляция оештыру уе кайчан туды?

– Берничә ел элек. Ул вакытта без чит илләрдә мондый ерткыч кошлар ояларына куелган веб-камерлар турында белдек. Ләкин ул – бик кыйммәткә төшә торган проект. Аңа махсус җайланмадан, электр белән тәэмин итүдән тыш, интернетка сурәтне тапшыра торган тотрыклы элемтә булдыру кирәк иде. Җитмәсә, шушы эшне, кошларга зыян китермичә генә, башкарырга кирәк иде. Бу – иң мөһим шарт.

– Урманнан онлайн күзәтү алып бару өчен нинди җиһазлар таләп ителә?

– Теләсә нинди һава торышында съемкалар алып бару өчен җайлаштырылган махсус веб-камера. Элемтә операторына сигнал җибәрә торган маршрутизатор. Төп җиһазлар – шушы. Башта без автоном рәвештә эшли торган электр белән тәэмин итү җайланмасын куярга теләдек. Ул кояш панельләренә нигезләнергә тиеш иде.

Тик күзәтә торган бөркетнең оясы «НГДУ Прикамнефть» объекты янында урнашкан. Шуңа электрны шуннан алырга булдык, оя корылган агачка 220 вольтлы көчәнеше булган кабель суздык. Ләкин төп проблема 4 G элемтәдә иде. Чөнки аны бөтен Татарстанда да кулланып булмый. Нәтиҗәдә, нәкъ менә без хәзер күзәтә торган оя сайлап алынуы да юкка түгел. Беренчедән, аның янында электр уты бар, икенчедән – ул «Таттелеком» операторынннан булган 4 G элемтә зонасына туры килде.

– Веб-камераны кайчан урнаштырдыгыз?

– Электр утын инде былтырның октябрендә үк урнаштырдылар. Җиһазландыруны кыш башына планлаштырган идек. Тик алай барып чыкмады. Ул вакытта безгә кабаттан НГДУ «Прикамнефть» булышты. Алар проектның катнашучыларына әйләнде. Җайланмаларны тиз генә алып булмады. Шуңа аны урнаштыру бары февраль башларына кадәр сузылды. Шул сәбәпле, кошларның аңа ияләшергә вакыты калмаган иде диярлек. Бөркетләр быел оядан ерак китмичә генә кышлады. Җайланманы соң урнаштыру аркасында камераны оя өстенә үк куярга туры килде. Гәрчә, башта аны ян яктан куярга теләсәк тә. Шулай итеп кошларга чит предмет комачаулавыннан котылдык.

– Турыдан-туры съемкалар алып барган вакытта кошлар үзләре комачауламыймы соң?

– Ана бөркет камераларга бөтенләй дә игътибар бирми. Ул монда күптәннән яши. Бу ояның хуҗасы да ул. Былтыр ул иптәшсез (партнерсыз) калган. Ул үлгәндер, дип уйлыйбыз. Шуңа да бала чыгармаган. Көз көне ул яшьрәк булган яңа партнер алып килгән иде. Бу ата бөркеткә – 6-7 яшь. Менә ул ата бөркет камерадан курка. Шуның аркасында бу пар балалар чыгармас, дигән шигебез бар. Ничек булыр…

– Камера кошларга якын ук урнашканмы?

– Әйе. Ләкин, әгәр аны яңадан урнаштырсам, мин барысын да башкача эшләр идем, дип уйлыйм хәзер.

– Кыргый хайваннар, кошлар яшәгән җирләрдән туры трансляция алып бару тәҗрибәсе Татарстанда, Россиядә тагын бармы?

– 2016-2017 елларда Идел-Чулман тыюлыгында туры трансляция алып барып түгел, әмма камера ярдәмендә без диңгез бөркетләре тормышын уңышлы гына өйрәндек. Ул вакытта да ояларына камераны мин урнаштырдым. Ләкин анда кошлар пары бик тыныч иде. Камерага игътибар да итмәделәр диярлек.

Россиядә мондый камералар әле яңа гына барлыкка килә башлады. Ә диңгез бөркетләре оясыннан трансляция алып баруыбыз, гомумән, тәүге тапкыр гына түгелме икән? Ә Европаның төрле илләрендә кошларның ояларына камераларны еш куялар. Аларны шулай ук һәркем интернетта күзәтә  ала. Хәзер АКШта ак башлы диңгез бөркете ояларында берьюлы берничә камера эшли.

Былтыр Эстониядә «Ак койрыклы диңгез бөркете-2017» Халыкара конференциясендә безгә камераларны урнаштыру буенча берничә киңәш бирделәр. Әмма орнитолог хезмәттәшләребез кисәтеп куйды: беренче елны бер нәрсә дә барып чыкмаска мөмкин. Чөнки бар нәрсә тәҗрибә белән килә. Җитмәсә, син күз алдына да китермәгән факторлар килеп чыгарга мөмкин.

– Бүген диңгез бөркетләрен ничә кеше күзәтеп бара? Сез трансляцияне карап барган кешеләрне саныйсызмы?

– Мин проектның җитәкчесе булсам да, онлайн трансляцияне ничә мең кеше караганын белмим. Хәзер шушы камера, ким дигәндә, интернетта өч сайт аша трансляцияләнә.

– Бу проектны Тукай һәм Алабуга районнары кешеләре ничек кабул итте?

– Әлегә тискәре фикерләр аз булды. Андыйлар булса да, алар бары тик проектны аңламау аркасында гына. Нигездә, уңай кабул иттеләр.

– Сезнең фикерегезчә, онлайн-трансляцияне караучылар тагын да күбрәк булсын өчен, нәрсә җитми?

– Табигать белән кызыксыну. Ул һәркемдә дә юк. Җитмәсә, без Youtube каналында сурәтне ничегрәк җиткерергә икәнлеген юньләп белмибез. Ул вакытта бөркетләрне күзәтүчеләр артыр иде. Проектны яктыртуыбыз бөркетләрнең активлашуына да бәйле. Мәсәлән, әле күптән түгел генә ана бөркет ояны бала чыгаруга әзерли башлады. Бәлки, моны күрергә теләүчеләр булыр.

– Әлеге проектны активлаштыру өчен нинди планнар корасыз?

– Бөркетләребез бер йомырка салып, аны басып чыгара башлау белән – менә шунда булачак бездә шатлык. Бу проект белән кызыксынучыларга да, әле моның турында белмәүчеләргә дә шунда ук хәбәр бирәчәкбез. Әлегә җиткерергә теләгән мәгълүматыбыз әллә ни киң түгел.

– Ә киләчәктә бу проектны ничек үстерәчәксез?

– Уңышлы була калса, диңгез бөркетенең үз-үзен тоту үзенчәлекләрен, инкубация срогын, бала чыгару, аларны үстерү, ашату мизгелләрен күзәтеп булачак. Бу – фәнни мәгълүмат та, халыкка экологик белем бирү дә булачак.

Берничә ел дәвамында Татарстанда диңгез бөркетенең оялау һәм балалар чыгару вакытына мониторинг ясап барам. Һәм ел саен парларның 30 проценты төрле сәбәпләр аркасында үрчеми кала. Без күзәтә торган ояның быел буш калуын теләмәс идек.

Эстониядән хезмәттәшләрем мине үсендереп: «…әгәр беренче елны бер нәрсә дә барып чыкмаса, кул селтәргә ярамый, хаталарны төзәтеп, киләсе елга бу эшне дәвам итәргә кирәк», диде. Тиз генә кулларны төшермәскә безнең исәп.


#шОккаткыч!

Америкада мондый онлайн-транляцияләр алып бару бер дә гаҗәп түгел. Аларда мондый яңалыкларны халык бик яратып кабул итә. Төрле газета-журнал сайтларында да моңа махсус сәхифәләр дә бирелә хәтта.


2014 елда АКШта уку стажировкасы узган вакытта Айова штатының «Courier» газетасының баш мөхәррире Нэнси Ньюхофф безнең белән түгәрәк өстәл уздырды. 1865 елда чыга башлаган басмада тарихында ул – беренче хатын-кыз редактор икән.

Нәкъ менә «Courier» газетасы сайтында тәүлек буе онлайн трансляция бара. Әлеге күренеш лайфстрим, дип атала. Җирле кешеләрнең берсе бөркетләрнең сирәк төренең оясы янында камера урнаштыра. Сайтны караучылар бөркетләр гаиләсеннән реалити-шоу карый булып чыга. Шул вакытта мондый турыдан-туры трансляцияләр бик популярлашып китә, диде Нэнси Ньюхофф.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА