БИТКОИН: АКЧАМЫ, ТҮГЕЛМЕ?

Игътибар иткәнсездер: биткоин дигән сүз соңгы арада көннән көн ешрак ишетелә башлады. Хәтта, кайвакыт олы яшьтәге әби-бабайлардан да ишетелеп куя бу «серле» сүз. Әйе, серле сүз. Чөнки иң алдынгы икъдисатчылар өчен дә биткоин тирәсендә булган вәзгыять – чып-чын парадокс.

Бу «серле» сүзнең аңлаешлы аңлатмасын табуы авыр. Бераз ачыклык кертү өчен кечкенә генә сүзлек кирәк булыр:

Криптография – мәгълүматны конфиденциаль итү ысулларын өйрәнүче фән.

Криптовалюта – барлыкка китерү һәм идарә итү буенча криптографик ысулларга нигезләнгән санлы валюта.

Блокчейн (Block chain) – (блоклар чылбыры)

Майнинг (инг. mining – файдалы казылма чыгару) – яңа блоклар җитештерү ярдәмендә криптовалюталарда, аеруча биткоиннарда акча эшләү.

Нәрсә ул блокчейн һәм аны кем уйлап тапкан?

Блокчейн – мәгълүматны саклау җайланмасы уртак серверга тоташтырылмаган мәгълүматлар базасы. Әлеге база блок дип аталучы һәрдаим үсеп бара торган язмалар исемлеген саклап бара. Кулланучылар үзләре ия булган блок белән генә идарә итә ала дигән сүз.

Блокчейн концепциясен 2008нче елда Сатоши Накамото тәкъдим итә. Күпләр фикеренчә, Сатоши Накамото ул авторның яисә авторлар төркеменең кушаматы гына. Исемнең мәгънәсе япон теленнән тәрҗемә иткәндә «система эчендә анык фикер йөртүче» дигәнне аңлата. 2009нчы елда биткоин беренче тапкыр санлы валютаның бер компоненты буларак гамәлгә кертелә. Ягъни беренче 50 btc (биткоин) барлыкка килә. Ул вакыттагы бер биткоинның бәясе 75 цент тирәсе була. Сатоши 2010нчы елда блокчейнга соңгы төзәтмәләрен кертеп идарәне ул вакытта инде танылган биткоин ясаучы Гевин Андерсенга тапшыра.

Биткоинны ничек кулланып була?

Блокчейнның төп үзенчәлеге – аның бер үк вакытта валюта да, түләү системасы да булуы. Ә бу алыш-бирешне комиссиясез генә ясап була дигән сүз. Шулай ук үзәкләштерелмәгән булуы аның тагын бер үзенчәлеге булып санала. Без күнеккән гади түләү системасында үзәкләштерелгән идарә системасы бар. Ягъни, без интернеттан яисә түләү картасы аша товар сатып алганда, безнең акча башта банкка, аннары соң гына сатучыга күчә. Ә биткоин системасында акча турыдан туры сатучыга күчә. Киткән акчаны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә бу системада хата китү мөмкин түгел.

Биткоинны ничек кулланып була?

Белгечләр әйтүенчә, биткоиннарны теләсә кем, теләсә кайсы вакытта чыгара ала, ягъни майнинг ясый ала. Бүгенге көндә майнинг өчен көчле исәп машиналары ярдәмендә махсус фермалар ясала.

Биткоиннарны кәгазь акча яисә тәңкәләр формасында күреп булмый. Ул бары тик электрон вариантта гына була ала, чөнки ул башка валюталар кебек үзәк банк системасына буйсынмый – аның үз кагыйдәләре, үз системасы бар. Ләкин аны гади валютага күчереп була. Кайбер илләрдә моның өчен махсус банкоматлар да урнаштырыла.

Канун һәм биткоин

Шунысы кызыклы: бүгенге көндә Россия биткоиннарны рәсмиләштерергә ашыкмый. Моның кимендә ике сәбәбе бар:

1. Биткоин бүгенге көндә җинаять эшләрендә актив кулланыла

2. Рәсмиләштерү илнең икъдисатына җитди зыян китерергә мөмкин

Криптовалюта турындагы сүзләр инде ил башлыклары тарафыннан да еш ишетелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россия премьер министры Дмитрий Медведев криптовалюта берничә елдан юкка чыгарга мөмкин дигән фикерен җиткерде. Блокчейн исә, аның фикренчә, көнкүреш чынбарлыгына әйләнәчәк.

Аураупа берлеге санлы валюталарга лояль карашта, андый акча белән булган гамәлләрне реаль акчага тиң күрә. Өстәвенә, гамәл башкаручылардан салым да алып кала. АКШ һәм Япония шулай ук санлы акчаларның үз территорияләрендә кулланылышта булуын тыймый. Ләкин, шулай да, гамәл башкарган өчен салым алып калына.

Мәсәлән, ике ел элек кенә Кытай хакимияте биткоиннарны тыйган булса, бүгенге көндә исә анда криптовалюталар бик актив кулланыла. Дөнья буенча бу акчаларга иң күп ия булучылар шушы илнең гражданнары һәм ширкәтләре икән.

Канун буенча тыелса да, Россиядә биткоиннар белән кулланучылар, сатып алучылар, ясап чыгаручылар җитәрлек. Кулланучы булу өчен, бары тик интернетта махсус акча янчыгы ясап, килгән электрон валютаны онлайн акча алыштыру сайтлары аша сумга әйләндерергә кирәк. Үзәк банк хәбәр итүенчә, әлеге гамәлне башкару җинаять юлы белән табылган акчаны үзләштерү булып санала. Россиядә санлы валюта белән куллану бүгенге көндә канун бозу дип санала һәм аның өчен суд өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкин.

Ни өчен биткоин шул кадәр шау-шу уятты?

Моның сәбәпләренең иң беренчесе, әлбәттә, аның бәясенең бермә бер артуы. Бер ел элек кенә ул 435$ тәшкил итсә, бүгенге көндә ул якынча 15 000 $ тирәсендә тирбәлә. Шунысын әйтергә кирәк, мәкалә язган вакытта биткоин бәясенең кискен төшүе күзәтелде. Декабрьдә аның бәясе 20 000гә җитә язган иде, гыйнвар аенда ул 10 500 гә төште.

Киләчәктә биткоинны ни көтә?

Биткоин инде барлыкка килгәннән бирле аны бик тиз югалачак дип килсәләр дә ул киресенчә үскәннән үсә генә бара. Кемнәрдер икеләнеп торган арада акчасы булган кешеләр тизрәк сатып алырга ашыга. Эспертлар, кайбер инвесторлар аны бик тиздән шартлаячак чираттагы экономик куык дип саный. Чынлыкта алга таба ни буласын бары тик вакыт кына күрсәтә ала.

Forbes бу хакта ни ди?

Дөньяның иң танылган финанс-икъдисади журналы көн саен диярлек криптовалюталар турында яңалык чыгарып тора. Соңгы мәкаләләрдә ул күбрәк биткоинның бәясе төшүе һәм аның сәбәпләре турында яза. Инвесторларга исә «бөтен йомырканы бер кәрҗингә салмау» принцибына таянып криптовалюталарга да акча салырга тәкъдим итә. Биткоиннан башка криптовалюталар, мәсәлән эфириум, сатып алу да отышлы булырга мөмкин. Кем белә, бәлки биткоиннарга алмашка нәкъ шул валюта килер.

Ислам галимнәре нәрсә ди?

Ислам галимнәренә дә бу феномен тынгы бирми. Әле бүгенге көндә дә бу мәсьәлә буенча төгәл карар юк. Эш шунда ки, криптовалюталар белән спекуляция эшләү бик җиңел. Күптән түгел генә Төркия Диния Назәрәте криптовалюталарны ислам диненә каршы чыга дип белдерде. Шулай ук төрле илләрдәге галимнәр тарафыннан тискәре фикерләр яңгырап тора.

Азат Миргаязов