МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ – КИЛӘЧӘКНЕ ҮЗГӘРТӘМ

Егермеләп милли оешма вәкилләренең бер бинага җыелуы, оештыручыларының ике сәгатьтән артыкка сузылган чыгышы, чынга ашарга тиешле хыяллар турында җанлы әңгәмә… Кичә, 21 февральдә, Казандагы “Түбәтәй” кафесында узган “Шәһәрчеләр кичәсе” турында бер җөмләгә сыйдырып, шундый бәя дә җитәр иде кебек. Ә асылын аңлатып бирү өчен сәгатьләр буе сөйләү дә аз булыр кебек.

“Шәһәрчеләр кичәсе” – Казанның татар телле берләшмәләренең җыены ул. Татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә куела. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин сәламләде.

Бактың исә, Казанда ике дистәдән артык татар җанлы шундый оешма эшләп килә икән. Араларында инде танылып өлгергән “Калеб”, “Сабыйлар”, “Гыйлем” кебекләре дә бар. Шул ук вакытта чарага очраклы рәвештә килеп эләккән “Ялкын” журналы хәбәрчесе кайбер яшьләр оешмасын яңа яктан ачты.

– Без татар яшьләренең аралашу урынын булдырабыз, шәхесләр белән очраштырабыз, – дип таныштырды мәсәлән “ҖМГТ” оешмасы вәкилләре үзләре белән. – Максатыбыз – яшьләргә идея форматындагы проектларын булдыра алырдай урын тәэмин итү.

Сүз уңаеннан, “ҖМГТ” оешмасы бүген яшьләрне Чәк-чәк музее бинасында Зөлфәт Зиннуров белән очраштыра.

“Татар ата-аналары” төркеме дә әле күптән түгел генә оешкан. Шуңа да карамастан социаль челтәрдәге төркемнәрендә 12 меңгә якын теләктәшләрен туплый алганнар.

– Бурычлар балалар өчен өзлексез әхлак тәрбиясе бирү шартлары булдыру, – ди алар. – Татарлар яшәгән төбәкләрдә татар мохите булдыру, телебезнең дәрәҗәсен арттыру нияте белән янабыз.

Татар көрәшенең киләчәге өчен дә янып-көеп йөрүче егетләр бар. Алар татарның үзенеке булган милли спорт төрен дөнья күләмендә таныту, иң мөһиме – аның асылын саклап калу өчен тырыша. Беренче адымнар ясалган да инде – гыйнвар аенда “Манзара” проекты тормышка ашты.

Чыгышларга ышансаң, Казанда яшьләргә үз вакытын файдага уздырыр өчен мөмкинлекләр бар. “Шәһәрчеләр кичәсе” шуны исбатлады. “Ябалак” интеллектуаль уены, татар өстәл уеннары, тел, тарих белән бәйле оешмалар… Шунысы игътибарга лаек: аларның барысы да үз эшләрен дәвамлы күрә.