“ӘГӘР МИН ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАМ!”

Россиянең иң зур тәхетенә – Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Юллар белән, белем бирүдәге, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Казанның 102нче гимназия укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы  килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты!

Президент кәнәфиендә утыру ул хөлләле Хуҗа Насретдинның патша тәхетендә утыруы белән бер түгел шул! Монда акыл белән, шаярмыйча гына идарә итәргә кирәк. Бар эшең дә халыкның тормышын яхшырту өчен булсын өчен. Тик, ни кызганыч, җитәкчеләргә бу эш җиңел бирелә, дип әйтеп булмый. Сайлаучыларга тагын да авыррак: булачак Президентның кем булуын сайлау халыктан булса да, җитәкченең нәтиҗәле эше үзеннән тора.

Сайлауларга барып, лаеклы дип санаган президентка тавыш бирү серләре турында 102нче гимназия укучылары үзләре үк ачык җавап бирә. Баксаң, интернет шаукымы белән бер дулкында булу аларга бу теманы да «5»лелек итеп белергә ярдәм итә икән.

Егетләргә – ак җәймә!

Сер түгел Россия хакимияте башында, күп очракта, ир-атлар утырган. Рюриклардан башлап хәзерге көнгә чаклы. Владимир Мономах, Иван Калита, Иван III, Петр I, Александр I, Николай II, Сталин, Хрущев, Горбачев… Бу патша яки император тәхетендә утырганнарның әле кайберләре генә. «Ә кая соң Екатерина II, Елизавета Петровна, Анна Ионанновна?» диярсең син. Юк-юк, аларны да онытмадым мин. Тик ни генә дисәң дә, күпчелектә – егетләр үтәмәкче бу вазыйфаны. 11нче сыйныф укучысы Булат та президент булырга каршы түгел.

– Әгәр мин президент булсаммы?! Хәл ителергә тиешле проблемалар бик күп алар. Мисал өчен, мин шәхсән эшмәкәрләр мәсьәләсенә алыныр идем. Бүген күп кенә эшкуарлар өчен салым бик югары. Мин аларның бәясен киметер һәм бу процессны гадиләштерер идем. Чөнки кече бизнес безнең ил икътисадын алга сөрә. Кешеләр үз эшләрен башлап, аның ярдәмендә акча эшли алсалар, зарланмыйлар. Илнең булачак Президенты, минемчә, халыкның сайлауларда катнашу проблемасын да хәл итәргә тиеш, дип саныйм. Кешеләр сайлауларга килергә кирәклеген аңласыннар иде. Бүген кешеләр әлеге мәсьәләдә бик пассив. Күбесе алар өчен башкалар тавыш бирер, дип уйлый. Әгәр кешеләр сайлауларга йөрсә, хакимият тә халык теләгән рәвештә булыр иде, – дип саный Булат Гыйләҗев.

Булачак абитуриент мәгариф системасында да реформалар, һичшиксез, кирәк, дип уйлый. «Чөнки белем бирү бер яктан ФГОС стандартларына туры килсә дә, тик икенче яктан искелеккә дә кайтып кала сыман. БДИ белән дә нәрсәнедер хәл итәргә кирәк. Йә мәктәпләрне бары тик шушы имтиханга әзерләүгә күчерергә, йә, киресенчә, БДИны гамәлдән чыгарырга кирәк», – дип саный егет.

Шушы гимназия укучысы Вадим Крылов исә президент кәнәфиенә сайлап алынса, беренче чиратта илнең эчке сәясәтен үзгәртер иде. «Бу, бәлки, мөмкин булмаган эштер. Ләкин мин тырышып карар идем. Мәсәлән, мин Дәүләт Думасы составын үзгәртеп, ришвәтчелеккә каршы торырга ярдәм итә торган закон проектларын тәкъдим итәр идем. Мин Россиядә кече һәм урта бизнеска чыгу мөмкинлеген җиңеләйтер идем. Чөнки киләчәгебез безнең буыннан бәйле. Бу проблема булганга күрә, безнең ил дә үсештә түгел. Минем танышларым арасында да бизнес белән шөгыльләнүчеләр бар. Тик алар бизнеста да ришвәтчелек бар, ди. Зур капиталдан башка да булмый, диләр», – ди укучы.

Егет үзе дә киләчәктә эшмәкәр булырга тели. Әлегә үзен төрле яклап сынап карарга тырыша. Ләкин шул ук вакытта кайсы тармакта төпләнеп калачагын әйтә алмый. Белем бирү системасында да үзгәрешләр кирәк, дип саный ул.

«Без бүген постиндустриаль җәмгыятьтә яшибез. Бездә мәгълүмат ташкыны бик зур. Аны хәтта эшкәртеп тә бетерә алмыйбыз. Кешеләр дә үзләренә кирәк булмаган, тормышта кирәге чыкмаячак күп әйберне үз аңына сеңдерә. Шул ук вакытта кешеләр югары белем ала да, шуның белән тукталып кала. Минемчә, һәркем гомер буе үзлегеннән булса да нәрсәгәдер өйрәнергә тиеш. Мәҗбүриләп бирелгән мәгълүмат кешедә алга таба үсү теләген юкка чыгара», – Вадимның фикерләре шундый.

Сайлаулар турында ни беләсең?

102нче гимназиядә сайлауларга багышланган чара да тиктомалдан узмый. Аны үткәрүчеләрнең берсе, «Кадрлар резервы» катнашучысы Дарья Зюрнина: «Яшьләр илнең сәяси тормышында активлык күрсәтми. Бөтен кеше дә, аеруча хөкүмәт вәкилләре, киресенчә, яшьләр моның белән кызыксынырга тиеш, дип уйлый. Без бүгенге агитацияне лекция яки акыл сату формасында түгел, ә яшьләрдән – яшьләргә дигән принцип буенча эшләргә булдык. Без дә яшьләрне сайлауларда катнаштыруга җәлеп итәргә булдык», – ди оештыручы.

Тик шулай булса да чарага интерактивлык җитмәде сыман тоелды. Тик Дарья фикеренчә, чараның төп максаты укучыларга сайлауларда кеше хокуклары турында мәгълүмат җиткерү булган. Бүген гимназиядә сайлаулар турында уздырылган чарада күп кенә сорауларга җаваплар табылды.


БЕЛЕШМӘ

​ Татарстанда 2 937 341 кеше сайлау хокукына ия

​ Сайлауларда катнашу – кешенең үз хокукы

​ 18 яшьтән башлап, яшь кеше депутат була ала

​ 35 яшеңне тутырсаң, Президент кәнәфие дә синеке булырга мөмкин

​ Сайлауларга барганда, паспортыңны онытмаска кирәк. Студент билеты да, зачет кенәгәсе дә ярдәм итми бу очракта

​ Тургай булсаң да, иртәнге 7дән сайлауларда тавыш биреп булмый. Чөнки тавыш бирү участоклары үз ишекләрен 8.00дә генә ача

​ Бюллетеньдә «галочка»ны бары тик ручка белән генә куярга ярый

​ Бюллетеньне бозсаң, яңаны сорый аласың (БДИда яңа бит сораган кебек)

​ Әгәр берәр җәрәхәт алсаң, сайлауларда синең өчен тавышны якын туганың бирә ала. Тик моның өчен тавыш бирү комиссиясен алдан хәбәр итәргә кирәк

​ Хәзер паспортта яшәү урының бер җирдә булып, чынлыкта башка җирдә гомер итсәң дә, яши торган җирдә тавыш бирә аласың

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА