КОНДУКТОР САЛКЫНГА КУЫП ЧЫГАРСА…

«Урамда буран, мин өйдә торам», дип кенә һава торышыннан качып булмый. Мәктәпкә яки университетка барырга кирәк. Шулай булгач, тукталышка барып, кызыл автобусларны көтәргә туры килә. Һәм… менә шушы көтү үзәк өзгечкә әйләнә дә инде! Кайвакыт шәһәр җәмәгать транспортын 15әр минут көткән вакыта, үзең дә бозга әйләнеп бетмәгәең.

Ярый, хуш, автобуска кердең ди. Тик кесәңне актара торгач, билетка дигән 25 сум акча табылмаса, нишләргә? Бу көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә булган хәлләр беркемне дә битараф калдырмагандыр. Тиздән мондый хәлләргә чик куярга телиләр.

Төмәндә дә, Екатеринбургта да

Төмән шәһәрендә 15 яшьлек кыз 12 гыйнварда, әбисенә барырга дип, автобуска утыра. Ләкин билет бәясен түләр өчен аның 5 сум акчасы җитми. Шул сәбәпле, кондуктор 22 градус салкында аны автобустан чыгарып җибәрә. Нәтиҗәдә, кыз юлда очраган кешеләрдән акча алып торып, әбисенә икенче автобуста барып җитә.

Хәзер бу эш белән Төмән өлкәсенең Тикшерү идарәсе һәм прокуратура шөгыльләнә. Бу очракның детальләрен ачыклыйлар. Кызның әбисе Татьяна Морозова оныгына 39нчы номерлы автобуста акчаны дөрес кайтармаганнар, ул карамайча, акчаны кесәсенә салган, дип уйлый. Шуңа шулай килеп чыккан да.

Шунысы да бар: бу Төмәндәге беренче очрак кына түгел. Моннан бер ел элек тә әлеге төбәктә шуңа охшаш хәл булган. Ул вакытта яшүсмер малайны автобустан трассада ук төшереп калдырганнар.

Екатеринбург шәһәрендә дә охшаш очрак булган. Анда 1нче төркем инвалид булган укучыны маршруткадан куып чыгаралар. Гәрчә, ул билет өчен түләгән булса да. Куып чыгаруның төп сәбәбе – малайның икенче тапкыр билет бәясен түләргә теләмәвендә. Ул 14 сәгать 7 минутта сатып алынган билетын кондукторга күрсәтә. Ә кондуктор укучының билеты барлыгына ышанмый һәм чыгарга куша. Нәтиҗәдә, укучыга Пехотинецлар урамында төшеп калырга туры килә. Ул өенә бара торган юлның яртысын да узмаган була әле ул вакытта. Күп тә үтми Свердлау өлкәсе прокуратурасы моңа карата тикшерү башлый.

Мәскәүдә – ярамый!

Мәскәү өлкәсендә пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән «Мострансавто» оешмасы үзенең машина йөртүчеләренә һәм кондукторларга билетсыз булган балигъ булмаганнарны автобустан төшереп калдыруны бөтенләй тыйган.

– Машина йөртүче яки кондукторның автобустан төшереп калдыруы, аеруча кичке һәм салкын һава торышы вакытында куркыныч очраклар китереп чыгарырга мөмкин, – ди «Мострансавто» оешмасы җитәкчесе Владислав Мурашов.

Шуңа хәзер «Мострансавто» хезмәткәрләренең эшендә яңа регламен барлыкка килгән. Баланың билет өчен түләргә акчасы булмаганда, аны транспорттан төшереп калдырырга ярамый диелә анда.

Татарстанда ничек?

Әлбәттә, бу ситуация Татарстанны да читләтеп узмаска мөмкин. Бездәге кондуктор арасында да төрлеләре бар. Шуңа да «Ялкын» мондый очракларга юлыккан яшьләргә мөрәҗәгать итте. Студент кыз Гөлназ Рәхмәтуллинаның да мондый хәлдә калганы бар икән.

– Быел автобуска утыргач кына, кесәмдә акчаның аз калганлыгы ачыкланды. Акча юк чак. 10 тиенлекләрне кырып-себереп, җыйгач та, 25 сум булыр, дип өметләнсәм дә, 24 сум гына булды. Кондукторга акчаны биргәч, (ул Урта Азия вәкиле иде) санады да: «1 сум җитми», ди. «Минем бүтән акчам юк шул», дип әйткәннән соң, бераз уйлап торды да, «Ярар, алайса, билетсыз гына бар», диде, – дип сөйли Гөлназ.

Ярый ла студент кызга мәрхәмәтле кондуктор эләккән. Ә менә күпләргә таныш Татар малай – Ринат Галиәхмәтовка кондукторлар билетсыз булган өчен җәза биргән. Аңа бөтен Түбән Каманы урап йөрергә туры килгән. Ул вакытта малай 7нче сыйныфта укый торган була. Ринат ул вакытта автобус билеты бәяләре 3 яки 5 сум иде дип хәтерли.

– Мин мәктәптә укыганда Түбән Камада билетсыз йөрүчеләрне бик каты тикшерәләр иде. Ничектер шулай килеп чыкты, билет алырга минем акчам булмады. Билетка да акча булмагач, штраф түләргә юк та юк инде. Шуңа күрә контролерлар «ПАЗ» автобусына утыртып, безне бер сәгать шәһәр буйлап йөрттеләр. Аларның төп максаты минем дусларым яки туганнарым килгәч, алардан билет өчен акча алу иде. Ләкин берәү дә килмәгәч, Менделеевск урамына алып килеп, шунда төшереп калдырдылар. Алар бу урам минем өем янында икәнлеген белмәделәр. Шуңа мине өйгә кадәр кайтарып куйдылар, дисәм дә була. Контролер мине «җәзаладым», дип уйласа да, киресенчә булып чыкты, – дип сөйләде «Ялкын»га Татар малай.

Моннан бер-ике ай элек тә шуңа охшаш хәл булган Ринатның. Бервакыт ул, язылучылар арасында зур конкурс уздырып, почта аша бүләкләр җибәрде. Шуңа кесәсендә кәгазь акча калмаган. Банкка баргач та, анда паспорт белән акча бирмәгәннәр. Нәтиҗәдә, «сторис»ка видео яздырып, бу турыда хәбәр иткән. Берничә минуттан каршысына иптәш кызы килеп чыгып, коткарып калган. Ә, гомумән, Татар малай бик гадел икән. Кондукторларның валидаторлары эшләмәгәндә дә ул билет өчен кәгазь акча белән түләп, билет алам, ди.

Тыячаклар!

Төмән, Екатеринбургтагы сыман хәлләргә чик куелыр, ахры. Хәзер Россиянең Транспорт министрлыгы билетсыз барган балаларны, хәтта олыларны да җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыярга тели. Мондый закон проектын министрлык Хөкүмәткә тапшырган.

Гадәттә, билетсыз йөрүчеләр штраф түләргә тиеш. Ризалашмаган очракта, кондуктор яки контролер аны автобустан төшереп калдыра ала. Тик закон проектында билетсыз йөрүчене бары тик тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта гына салоннан куып чыгарырга тәкъдим ителә. Әлегә документта куркыныч ситуация дип төгәл нәрсәне атаулары ачыкланмаган. Чөнки моңа салкын һава торышын да, челләне дә, караңгы урамнар һәм урман яннарын да санап була.

– Төмәндә булган хәлне ишеттем, карадым. Олы кешеләрне дә калдырырга ярамый. Ләкин яшь кызны төнге караңгыда калдыру бер дә дөрес түгел. Автобуста йөрүчеләрне яклый торган закон кирәк, дип уйлыйм. Өч тиен өчен кеше гомерен харап итәләр бит, – ди Ринат Галиәхмәтов.

Тик таякның икенче башы да бар бит әле. Закон бар диеп, аннан оста гына файдаланучылар табылмасмы соң? Əнә, әле бүген генә автобуска кергән укучы егет (үзе хәрби киемнән, хәрби уку йортында укый кебек) кондукторга “Минем 20 сум гына”, дип акча суза. Бәлки, чынлап та акчасы юктыр, ә бәлки… Кем төгәл генә белсен?! Кондуктор өчен дә бу беренче очрак түгел, ахрысы.

– Күпме йөреп була инде шулай?! Əзрәк оят дигән нәрсә дә булырга тиеш бит. Безнең автобуста – бөтен җирдә камера. Аннары сезнең аркада миңа күпме штраф түләргә туры килә. Миңа кирәкме әллә бу акча. Миңа димәгәе, ник барыгыз да бушлай йөрмисез, – ди кондуктор.

Тик шулай да малайны куып чыгармады. Бу закон кабул ителсә, таякның озын башы кемгә эләгер икән?!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА