СЕССИЯ = СТРЕССИЯ

Бу категория халкы шушы көннәрдә утлы табага бастырылган кебек йөри. «Сессия – стрессия» дип сагышланып йөрүчеләр ул бары тик – студент халкы. Башта бер генә уй: «Имтиханны уңышлы итеп ничек тапшырырга?»

Хәер, чын студентлар «сессия» сүзенә нинди мәгънә салынганын яхшы белә. Бер дә йокламаган килеш имтиханга бару, укытучы күзенә Шректагы мәче кебек карау, семестр буе укымаган әйберләрне 1-2 көн эчендә ятлап чыгу һәм башкалар. «Ялкын» журналы да китапларга ябышкан студентларның хәл-әхвәлләрен белде.

Шпаргалкаларны кыстырып…

Казан илкүләм техник тикшеренү университетының (КАИ) 4нче курс студенты Айзирә Нургалиеваның да янып-көеп йөргән чаклары. Ул да имтиханнар тапшырып йөри. Яңа гына «Наноэлектроника» дигәнен биргән, сөенә. Тагын өч имтиханы «гына» калган аның.

– Сессия һәрвакыт бераз куркыта, әлбәттә. Имтиханнар җиңел предметлардан булса, фәнне яхшы аңласам, аны бераз тыныч кабул итәм. Имтиханга килә алмыйча калганым булмаса да, 4 ел уку дәверендә бер тапкыр «допка»га калганым булды. «Схемотехника» дигән фән иде ул. Төннәрен йокламыйча, өйрәнеп барсам да, беренче тапкрдан тапшыра алмый чыктым. Шуннан соң допканың нәрсә икәнен яхшы аңладым. Шул ук имтиханны икенче тапкыр тапшыра барганда, көз иде. Җәй көне шул фәнне бераз укыштыргалап йөрергә туры килде. Шуңа да ул имтиханны, озакка сузмыйча, сентябрь башында ук тапшырдым, – ди Айзирә.

Студент кыз имтиханнарга 2-3 көн алдан әзерләнә башлый икән. Баштан көне буе билетларга җавап әзерли, калган көннәрне шуларны укый, истә калмаганын шпаргалка итеп яза. Аларны җиңгә яки итәккә яшерә. Тырышып әзерләнсә дә, төрле ырымнарга ышана. «Дус кызларым миннән юк-барга ышанучан» дип көлә. Тик имтихан алдыннан башны юмыйм, үкчәгә 5 сум акча тыгып барам, кесәгә тоз салып куям. “Халява”ны да чакырып караган булды», – ди ул. Тик имтихан тапшырырга беркайчан да беренче булып керми. Хәтта укытучылар «1 балл өстим» дип кызыктырсалар да. Гадәттә, ашыгучылар, кыюраклар чыккач, 8-10нчы булып тапшырырга тырыша икән.

Хәзер аның өчен иң курыкканы “Методы диагностики и анализа микро-и-наносистем” фәне буенча имтихан икән. Чөнки бу фән башкалардан катлаулырак, укытучылары да һәрвакыт телдән ала. «Без төркемебездә 24 кеше. Һәрберебез телдән үз соравына җавапларына 25-30 минут сөйләгәнче, өстәмә сорауларга җавап биргәнче, иртәдән алып кичкә кадәр вакыт үтә», – ди ул.

Табиблар да сессиядә!

Киләчәктә балалар табибы булып эшләячәк Айгөл Хәйретдинова Казан дәүләт медицина университетының 5 курсында укый. Аның «сессия» дигән сүзне ишетүгә, тез буыннары калтырап төшә. Чөнки имтиханнарны вакытында тапшырмасаң, вуздан куулары ихтимал, ди.

– Минем дә имтиханны тапшырмыйча, допкага калганым бар. Ул – микробиология фәне. Безнең университетта бу имтиханнан бик куркалар. Хәтта бирә алмау сәбәпле, академик ял алып, киләсе елга тапшырган кешеләр дә бар. Тик миңа “допка” вакытында бәхет елмайды. Мин аны бик әйбәт профессорга тапшырдым, – дип искә ала студент кыз.

Гадәти студентлардан аермалы буларак, Айгөл сессиягә бер атна (!) алдан әзерләнә башлый. Медуниверситет медуниверситет инде! Китап буенча әзерләнә, исемлек буенча сорауларга җавап яза. Аның бер дә йокламаган килеш имтиханны «4»легә тапшырып кайтканы бар икән!

Кышкы сессиясендә Айгөлне 4 имтихан көтә. Госпиталь терапиясе, йогышлы авырулар, медицина психологиясе, психиатрия – исемнәре дә аптырап калырлык боларның. Шулардан Айгөлнең иң курыккан имтиханы – психиатрия. «Чөнки бу фән терминнар, сүзләр бик авыр. Кайвакыт алар медицинага бөтенләй кагылышлы түгел. Психик авырулар бик күп һәм аларның һәрберсенең үзенчәлеге бар», – ди Айгөл.

Сессия тәмамлангач, аның теләге бер генә – тоташтан бер тәүлек йоклау. Ә әлегә ул имтиханнарга шпаргалкалар ясамыйча гына әзерләнә. Медуниверситетта та имтиханда шпаргалка күрсәләр шунда ук куып чыгаралар икән.

Имтиханның исемнәре – әйтеп бетереп булмый…

Инсаф Мингәрәев КИТТУ-КАИның 3 курсында белем ала. Кызларны гына түгел, егетләрне дә борчуга сала бу сессия дигәннәре. Аның өчен сессия якынлашу ул имтиханнар гына түгел, йокысыз төннәр һәм ач йөрүләр.

– Гадәттә, имтихан алдыннан өч көн калгач, «кыймылдый» башлыйм. Башта кирәкле материал эзләп чыгам, аннары шулар буенча шпаргалка язып куям. Соңыннан язганнарымны укып чыгам һәм өйрәнәм. Имтиханны тапшырганда гына, ничәнче булганымны беләм. Чөнки исемлек буенча тапшырабыз. Тик уртадарак керергә тырышам, – ди Инсаф.

Бу семестрда студент егет тапшырасы имтиханнарның исемнәрен әйтеп чыгу өчен генә дә күп көч куярга туры килә. «Процессы и операция формообразования», «Физикохимические основы литейных процессов», «Математическое моделирование и оптимизация», «Литейные сплавы и плавка»… Студентны иң куркытып торганы – өченчесе. Укытучылары бик таләпчән, олырак кына апа, шпаргалка яки телефон күрсә, шунда ук куып чыгара икән. Тик шпаргалкаларны барыбер әзерли ул. Чөнки аларны әзерләгәндә үк күп әйбер истә кала бит. Аларны вак -вак итеп язып, номерлап куярга тырыша.

Студентлар тырышып сессия тапшыра. Беразга гына түзегез инде, күп калмады. Башланган эш – беткән эш, диләрме әле? Уңышлар сезгә!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА