“КАМАЛ МӘКТӘБЕ” УКУЧЫЛАР ЧАКЫРА

Мөгаен, син башта «Нәрсә соң ул «Камал мәктәбе»?» дип сорарсың. Ул – яңа белем бирү проекты – театр тамашачысы мәктәбе. Бу «мәктәп»тә уку теләгең уянса, аның беренче дәресенә 26 гыйнвар көнне үк килә аласың.

Театр тамашачысы мәктәбендәге «дәрес»ләрдә лекторийлар, җәмәгать диспутлары, мастер-класслар, ток-шоу форматларында спектакльләр күрсәтеләчәк, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырылачак. Аның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Проект 1987 елны куелган “Ахырзаман” спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Авторы – Чыңгыз Айтматов, режиссеры – Дамир Сираҗиев. Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман” романы дөньяда беренчеләрдән булып Мансур Гыйләҗев инсценировкасы тарафыннан сәхнәгә куела. Ә режиссер Дамир Сираҗиевны татар эксперименталь театрының символы дияргә була.

Театр тамашачысы мәктәбенең икенче «дәресе»ндә “Әлдермештән Әлмәндәр” (1976 ел) спектаклен күрсәтәчәкләр һәм фикер алышачаклар. Әлеге легендар спектакльне 9 февраль көнне карап булачак. Пьесаның авторы – Туфан Миңнуллин, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов. Мәктәпнең өченче «дәресе» дә буласы көн билгеле – 23 февраль. Анда “Телсез күке” (2004 ел) спектакле тәкъдим ителәчәк. Авторы – Зөлфәт Хәким, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Рәдиф Кашапов, проектның кураторы:

– “Татар мәдәнияте яңа тел табу юлына баскан чорда, элегрәк булганнарны аңлау мөһим. Татар театры һәрвакытта таяну ноктасы – драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы үзәк ролен башкарды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының соңгы унъеллыкта ничек яшәвен ачыкларга мөмкин”.

Нәрсә: «Камал мәктәбе»

Кайда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсе

Кайчан: 26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә

Фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды