«КҮЗЛӘРЕМ ЮЛЛАРГА ТЕКӘЛГӘН ЧАКЛАР…»

Без дәреслекләрдәге шагыйрь, язучыларны ишетеп булса да беләбез. Кайберләребез – хәтта укып та. Укып белгәннәргә – «лайк»! Ә менә тугандаш халыклардагы язучыларны күбебез ишетеп тә белми. Ә алар арасында бик кызыклылары бар. Сезгә Чулпан исемле үзбәк шагыйренең шигырьләрен татарчага тәрҗемәдә тәкъдим итәбез.

 

«ХХ гасырның беренче чирегендә үзбәк әдәбиятында чын мәгънәсендә таң йолдызы булып балкыган, аның үсешендә зур, мөһим роль башкарган шагыйрьләрнең берсе – Чулпандыр. Шагыйрь булу өстенә ул – «Төн һәм көн» исемле роман, хикәяләр язган прозаик; шактый пьесалар иҗат итеп, үзбәк милли театрларында куйдырган, шулай ук Гоцци, Шекспир кебек дөнья әдипләренең әсәрләрен («Турандот», «Гамлет» һ.б.) тәрҗемә итеп, сәхнәдә яшәү биргән драматург, журналист, публицист, педагог…», ‒ дип таныштыра Чулпанның шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән Рәдиф абыегыз Гаташ.

Берничә ел элек бу язучының татарчага тәрҗемә китабы «Татарстан китап нәшрияты»нда басылып чыкты. Китапны кулга төшергәнче, шигырьләрен «Ялкын»ның “китап киштәсеннән” алып укый тора аласыз.

Минем юлларымда

Минем юлларымда тезелгән таулар,
Карлы тарлавыклар, хәтәр кыялар!
Күзләрем юлларга текәлгән чаклар:
Күңелдә юл йөрү теләге кайнар…

Куены кар тулы тарлавык, кыялар!
Сезгә карап, мин көчне чамаладым.
Күңелдә юл йөрү теләге кайнар,
«Кичеп үтәрмен!» ‒ дип, билне багладым.

Сезгә карап мин көчем чамаладым,
Минем юлларымда сузылган таулар!
«Кичеп үтәрмен!» ‒ дип, билне багладым,
Күзләрем юлларга текәлгән чаклар!

1923 ел.

***

Хыял, хыял… Ялгыз хыял гүзәлдер,
Хакыйкатьнең күзләреннән качамын…

Хыялдагы йолдызлар – чын гамәлдер:
Утымны мин алар өчен якканмын!

Гүзәл хыял, кил, башымда гөл уйнат, ‒
Иркәлә – теләкләремә бул канат!

1921 ел.

Көз яңгыры

Түгелде тамчылар…
Яфраклар, йөзен
Тамчыдан үптергәч,
Юешләнеп калдылар.
Чокырчыкларда
Нәни күл булдылар.
Тамчыларны, сөеп,
Битендә уйнаттылар
Чокырчык-күлләр! –
Җанландылар –
Гүя җенләнделәр!
Тамчылар –
Күкләрнең сүзләре
Җирләрне камчылар…

1926 ел.

Читтә эшләүче җыры

Һаваларда колач җәеп килгән торналар!
Безнең Кашгар илләреннән юкмы бер хәбәр?!

Безнең илләр тау-тарлавык артында калды.
Залим фәләк башыбызга аерылу салды.

Ерак юллар карап илдә тилмергән ярым!
Бу ел кайтам дисәм дә, шул җитмәс хәлләрем…

Һаваларда тезелешеп очкан торналар!
Аманнармы илдә калган ата-аналар?!

1927 ел.

Олуг юлда

Юлыбызда чүлләр, сулар, диңгезләр:
Баш җитмәслек, танып бетмәслек эзләр.
Шул эзләргә басып, диңгезләр кичеп,
Бөек гамәл өчен барабыз безләр…

Йөрәкләрдә саклап барган гамәлләр
Юллардагы диңгезләрдән олырак.
Изелгәннәрнең теләге бу юлы
Борынгыдан тулырак.

Карар кылып баглаганнар камәрләр:
‒ Тизрәк!
‒ Канат!
Кошлар кебек очыйк без.
Киң чүлләрне, диңгезләрне кичеп, тиз
Шәрыкнең иске серләрен чишик без!

1920 ел.

 

Шигырьгә кайту

Һаман ташламый, инде
Күз яшьләреңдә мине
Үстергән асыл шигырем!

Бервакыт күгем, җирем,
Кыйблам, теләгем идең –
Күңел гөлләрем идең!

Синсез көннәрдә генә
Бушлык тулып күңелгә,
Чын дус-сердәшсез калдым…

Күңелемә әләм алдым,
Кулыма каләм алдым –
Тагын җан өрәчәкмен.

Күңелемнең күңелен күрим:
Күңелеңә керәчәкмен!

1927 ел.