ХАЛЫК АЛДЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАУ: ЯХШЫ СПИКЕР БУЛУ СЕРЛӘРЕ

Публика алдында чыгыш ясарга, дисәләр, тез буыннарың калтырап торамы? Борчыла башлыйсыңмы? Тынычландыра торган дару эзлисеңме? Димәк, бүгенге язманы укыгач, синнән яхшы спикер чыгасында бер шигем юк!

«Берничә минут – һәм син үзең халык алдында чыгыш ясау өчен текстлар яза башлаячаксың». КФУда тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты, ТНВ каналының алып баручысы Илсур Нәфыйков шулай ди. Ораторлык осталыгын инде күптәннән шомарткан егет хәзер башкалар белән дә серләрен бүлешә.

– Халык алдында чыгыш ясау өлкәсендә үзеңне ничек ачарга мөмкин?

– Тырышлык кирәк. Дөньяда 10 000 сәгать дигән кагыйдә бар. Ул кешеләрнең берничә буыны тарафыннан булдырылган. Үзең теләгән эш белән шөгыльләнер һәм шул өлкәдә шәп белгеч булыр өчен, син моңа 10 000 сәгать вакытыңны сарыф итәргә тиешсең. Үз максатыңны төгәл этапларга бүләргә һәм нәрсә эшләячәгеңне төгәл белергә кирәк. Хәтерләсәгез, кайчандыр «Марио» дигән уен бар иде, анда берничә дәрәҗәне үтеп, принцессаны коткарырга кирәк. Аны коткарыр өчен беренче, икенче, өченче дәрәҗәне үтеп, күнекмәләр алырга кирәк. Нәкъ менә алар кирәкле дәрәҗәгә менәргә булыша да инде.

– Үзегезнең беренче чыгышыгызны хәтерлисезме? Анда җитешсезлекләр бар идеме?

– Әйе, әлбәттә, хәтерлим. Минем иң төп хатам – аңлылык (осознанность) булмау. Мин, чыгыш ясаганда, үземнең шәп оратор булмавымны аңлап, кешеләрнең хисләренә дә, ниндидер факторларга да басым ясамадым, алар белән идарә итә алмадым. Үз текстымны ятладым да, чыгышымны билгеләнгән вакытка сыештырдым. Ул вакытта мин мәктәп укучысы идем әле. Текстны да үзем язмаган идем.

Шуннан бер ел үткәч, аңлы рәвештә әзерләнгән беренче чыгышым булды. Аның текстын мин инде үзем яздым. Ул хислерәк, темам да халыкка якын иде. Әлеге чыгышта хаталар күбрәк иде, әлбәттә. Анда детальләштерү, статистик мәгълүматлар җитеп бетмәде. Елдан-ел син ораторлык сәнгатендәге күнекмәләреңне ныгытасың. Иртәме, соңмы, син инде: «Менә бу, чыннан да, чыгыш!» дип әйтә аласың.

– Сезнең өчен бу эшме, әллә яраткан шөгыльме?

– Бу – минем өчен хобби. Әгәр кемдер моңа эш итеп карыйм, дип уйлый икән, ул бик ялгыша. Мин нәрсәнедер үзем булдырып карарга, аннан соң нәтиҗәләр чыгарырга, сөземтәләр (умозаключение) ясарга яратам. Һәр укучы белән үзеңә тиң хезмәткәр белән сөйләшкән кебек, сөйләшергә кирәк. Чөнки ул кайбер өлкәдә синнән яхшырак булырга мөмкин.

– Ни өчен бездә чыгышлары озакка хәтердә сакланып кала торган спикерлар юк?

– Чыгыш ясар алдыннан, һәркем үзенә билгеле бер максат куя. Аерма да шунда гына. Әгәр спикер үзалдына «Чыгышым истә калырлык булсын!» дигән максат куя икән, димәк, ул шулай булып чыга да. Еш кына спикерлар чыгыш ясарга бирелгән вакыт өчен гонорар ала. Гадәттә, син теге яки бу мәгълүматны халыкка җиткерү өчен чыгыш ясыйсың. Ә синең бурычың чыгышны үткәрүгә генә кайтып кала икән, бу – инде бөтенләй башка әйбер.

– Күп кенә кешеләр халык алдында чыгыш ясарга ояла. Кайберләренең хәтта тезләре калтырый, алар аудиториядән курка. Үзеңнең куркуыңны җиңәр өчен нишләргә?

– Чыгыш ясауның сиңа кирәклеген аңларга кирәк. Мисал өчен, сез ашарга пешергәндә, сез бит аны эшләргә курыкмыйсың. Чөнки синең ашыйсы килә. Бу – синең яшәү ихтыяҗы. Кем өчендер халык алдында чыгыш ясау да, ашау кебек, – шулай ук физиологик ихтыяҗ. Укучыны «Чыгыш ясарга кирәк! Әлеге конкурста җиңәргә кирәк!» дип мәҗбүр иткәндә, ул халык алдында сөйләргә курка. Ә үзе чыгыш ясарга теләк белдергән студент яки укучы, һичшиксез, җиңеп чыгачак. Кеше нәрсәне дә булса үзе теләгәндә, бу аны куркытмый. Чыгыш ясауның үз ихтыҗы икәнлеген аңлагач, шул вакытта ул уңышлы спикер булачак.

Илсур Нәфыйковтан халык алдында чыгыш ясау буенча лайфхаклар:

1. Аудитория:

-​ аңа кызык булган мәгълүматны сөйләргә;

-​ аның белән һәрвакыт элемтәдә торырга;

-​ аудиториягә синең белән бергә чыгыш ясарга мөмкинлек бир;

-​ аудиторияне тоемла, аның һәрбер өлешенә мониторинг яса.

2. Тышкы кыяфәт тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.

3. Чыгыш тексты:

-​ алдан язылган булсын;

-​ аны берничә тапкыр алдан кабатлап чык.

4. Вакыт.

Гадәттә, чыгыш өчен 5 минут вакыт бирелә. Ләкин 4 минут 50 секундка сыешып бетсәң, яхшырак. Чөнки паузалар ясау өчен дә вакыт кирәк.

5. Сөйләм кызыклы булырга тиеш (үз тормышыңнан мисаллар, кызыклы тарихтан башласаң, бик шәп, креативлыкка да урын калдырырга онытма).

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: «Сәләтлеләр Университеты» сайтыннан алынды