ОЧУЧЫ БУЛЫЙМ МИКӘН, ДИПЛОМАТ БУЛЫЙМ МИКӘН?!

Бөгелмәнең 2нче лицее укучысы Александр Дихтяренко 16 яшенә проектлар белән эшләп, Бөтенроссия конференцияләрендә катнашып шактый тәҗрибә туплаган. Хәзер компьютер уеннары һәм программалар, бизнес-проектлар, интерактив карталар уйлап табу өстендә эшли ул.

Саша һәм аның белән бер мәктәптә укучы бергәләп ОБЖ – Тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алмаштыра алырлык Watch School мобиль кушымтасы ясаганнар. Яшүсмерләр проектларын Сәләтлеләрнең яшьләр мәктәбендә тәкъдим итеп, «ТОП 100» рейтингында лидерлар рәтендә булган.

– Саша, син проектлар белән ничек мавыгып киттең?

– Минем өчен иң беренче җитди конференция – Россия Кече Фәннәр академиясенең Бөтенроссия конференциясе иде. Мин анда үзебезнең шәһәрнең геральдикасына багышланган экологик проектымны якладым. Эшем Россиядә иң яхшысы булып табылды. Шуннан соң мин проект эшчәнлеге белән ялкынланып киттем. Минем фәнни җитәкчем Наталья Владимировна Бронникова «Интерактивная карта по Сталинградской битве» дигән проект төзергә тәкъдим итте. Картада бөтен гаскәриләр хәрәкәт итә иде, аларны күзәтеп барып та була иде. Бу эш беренче урынны алды.

7 сыйныфта мин «Яшь программист» республика конкурсында катнаштым. Соңрак «IT Jump» сменасына эләктем. Шулай ук безнең мәктәптә «Unity 3D» программасын укыттылар, вузларда укытыла торган Charm++ программалаштыру телен өйрәттеләр. Без «3D shooter» проектын уйлап таптык.

Ә соңыннан «Әти-әни контроле» дип аталган программа ясарга булдым. Ул, бала, компьютерда утырган вакытта, бөтен уеннарны сүндерә, бары тик эш инструментларын гына калдыра. Мин әлеге эшне «Яшь программист» республика конкурсында тәкъдим иттем. Моны Иннополис университеты, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә институты да яхшы бәяләде. Мин белмим, бу очраклы хәлдерме, юктырмы: ләкин шуннан берничә көн узгач, «Microsoft» мондый программаны патентлаштырды. Әлеге проект белән мин Бөтенроссия Обнинск конференциясендә чыгыш ясап, беренче урын һәм алтын медаль алдым.

– Хәзерге вакытта нинди проект өстендә эшлисез?

– Римма Нуриева белән бергә Watch School проектын эшлибез. Бу – 3D рәвешендәге мобиль кушымта. Ул балаларның урамда җәрәхәт алу проблемасын хәл итәргә булышачак. Әйе, әлбәттә, мондый методиклар бар, ләкин аларның нәтиҗәлелек дәрәҗәсе түбән. Кәгазь әсбаплар, лекцияләр, ОБЖ дәресләре – кызык түгел, без моны үзебез дә беләбез. Бүген балалар компьютер уеннарын ярата, шуңа да без белем бирү процессын компьютер уеннарына күчердек. Алар өч локациядән тора.

Башта уенчыга үз өеннән мәктәпкә, иң куркынычсыз юл сайлап, барып җитәргә кирәк. Аннары мәктәптә гадәттән тыш хәл – янгын килеп чыга. Соңгы локация – ул мәктәптән өйгә кайта торган юл. Анда уенчыга шулай ук куркыныч ситуациядән чыгу юлын сайларга кирәк. Уенны дөрес үткән өчен бонуслар, ә дөрес булмаганнары өчен штрафлар бирелә. Җитмәсә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да хәбәрләр килеп тора.

– Ни өчен нәкъ менә шушы проектка алынырга булдыгыз?

– Без краш-тестлар уздырдык – аның нәтиҗәләре яхшы булды. Сораштырылучыларның күбесе бу уенның кызык булуын, катнашучыларның 80 проценты үзләренең смартфоннарына да бу уенны урнаштырырга теләүләрен әйтте. Бездә ЮХИДИ статистикасы бар, анда яшүсмерләр арасында яраланулар һәм үлемнәр күп булуын күрәбез. Нәкъ менә шушы факт безнең өчен мобиль кушымта ясарга сәбәп булды. Безнең проект үз эченә мобиль кушымта һәм гадәттән тыш хәлләр симуляторын, өстәмә белем алу өчен платформа, IT-марафонны ала. (Мәктәпләрнең 3D-моделен булдыру буенча IT-марафон уздырырга тели алар). Әгәр бу Бөгелмәдә уңышлы узса, без аны республикага таратырга җыенабыз.

– Бу проекттан кала, тагын нинди юнәшлешләр белән шөгыльләнәсең?

– Минем шулай ук бизнес-проектларым да бар. «Junior Achievement» ширкәтендә мин бизнес-проект булдырдым. Аның белән муниципаль сайлап алу туры узып, Мәскәүдә чыгыш ясадым. Без Казанның истәлекле урыннарының 3D-модельләрен ясадык. Мәскәүдә бу эш иң яхшысы дип табылды. Һәм мин Швейцариягә бару мөмкинлегенә ия булдым. Анда да проектны яхшы бәяләделәр. Ул аеруча алманнарга ошады. Ләкин хәзер проект туктатылды. Чөнки әлеге компаниядә проектны бер ел эчендә тормышка ашырырга кирәк иде.

– Киләчәктә син үзеңне кем буларак күрәсең?

– Мин авиация юнәлешендә эшләргә телим. Очучы буласым килә. Моның өчен инде хәзердән үк самолет төзелеше турында укыйм. Минем иң яраткан һава транспортым – ул Airbass А320. Мин аның гидравлика, ягулык системасын өйрәнәм. Минем компьютерда пилотларны өйрәтә торган махсус уен да бар. Үзем CRJ 200 самолеты штурвалына утырып караганым бар. Белгечләр миңа барысын да өйрәтте, таныштырды. Җитмәсә, очучы булыр өчен сәламәтлегең нык булырга тиеш икәнлекне дә онытмаска кирәк. Шуңа да мин тренажер залында да шөгыльләнәм. Төп игътибарны йөгерүгә юнәлтәм.

– Киләчәктә җәмгыятькә үз өлешеңне ничек кертергә җыенасың?

– Минем шулай ук чит илләрдәге вәкиллекләрдә эшлисем килә. МГИМОга укырга керәсе килү теләге дә бар. Игорь Ветров һәм Алексей Гирбаның «В одном шаге от третьей мировой» фильмын карау миндә шундый теләк уятты. Ул Кариб кризисы вакытында өченче бөтендөнья сугышын булдырмыйча калган күзәтче (разведчик) турында. Әлеге кеше президентлар белән сөйләшүләр алып барган. Мин дә дөньябызда тынычлык булу яклы. Бу халыкара дәрәҗәдә аеруча мөһим. Ләкин вәкиллекләрдә эшләү өчен бу өлкәгә тәҗрибә белән килергә кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фото: “Сәләтлеләр Университеты” сайтыннан