«ЧАРЛИ ҺӘМ ШОКОЛАД ФАБРИКАСЫ» – ТАТАРЧА /ФОТО/

Карамельле, трюфельле шоколад, кәһвәдән ясалган кәнфит… (Беләм-беләм, син дә, минем кебек, боларга мөкиббәнсеңдер!:)) Бу «тәмлүшкә»ләрнең барысын да Вилли Вонканың шоколад фабрикасында ясыйлар. Шоколадлар патшасы кичә Актерлар йортына килгән һәрбер кешене тәмле спектакль белән сыйлады. Биредә «Нур» татар балалар театр студиясе «Чарли һәм шоколад фабрикасы» дигән постановка тәкъдим итте.

Зал шыгрым тулы. Әле «Нур»лыларның мондый аншлаг булган залда беренче тапкыр куюлары, ахрысы. Яшь артистларның әти-әниләре генә түгел, әби-бабайлары да ул-кызларын, оныкларына җан атарга килгән. Нәрсә генә, димә, бүген студиягә йөрүчеләр – чын артистлар! Премьераның башлануын олылар да, кечкенә бәбиләр дә түземсезләнеп көтеп утырды. Берничә тапкыр алкышларга күмгәч, ниһаять, премьера башланып китте, күзләр сәхнәгә төбәлде.

Фабрикада – маҗара

Шоколад эчендә алтын билет тапкан 5 бала шоколад фабрикасына бару бәхетенә ия була. Алар – уенда гел бокс уйнау булган, шук Майк Тиви, үзен бөек җырчы дип санаган, әти-әнисе барысын да рөхсәт итеп үстергән Верука Волт, һәрвакыт сагыз чәйнәүче һәм әнисе сүзеннән чыкмаучы Виолетта Бьюргард һәм гади гаиләдән булган Чарли Бакет. Нәкъ менә Чарли – спектакльнең төп геройларының берсе дә инде. Ул, башкалардан аермалы буларак, гаиләләрендә акча булмагач, хәтта шоколад фабрикасына барудан да баш тартмакчы була. Тик бабасы аны күндерә. «Мондый билетны оту – үзе бер могҗиза, шуңа син анда барырга тиеш», ди ул.

Әлбәттә, шоколад тиклем шоколад фабрикасына эләгү бу 5 малай-кызларны маҗараларга илтә. Алар фабрика хуҗасы – Вилли Вонка белән очраша. Бу шоколад магнатын әсәрдә автор сүзләрен җиткерүче, дип тә уйларга мөмкин. Чөнки ул геройларның үзләренә дә, тамашачыларга да фабрикага кунакка килгәннәрнең чын йөзен ача. Мәсәлән, ялтыравыклы күлмәк кигән, купшылыкны яраткан Верука Волтка «Син 90 процент ялтыравыклардан гына торасың», дип әйтеп сала.

Костюм, хореография, музыка

Спектакль геройларының костюмнары да һәрберсенең эчке рухына туры килә. Әнә, шоколад магнаты Вилли Вонканың эшләпәсе, костюм-чалбары, хәтта ботинкларына да тел-теш тидерерлек түгел. Барысы да бер стильдә, хәтта бер төстә – шәмәхә алар. Чарлиның костюмнары да, үзе кебек, гади. Җырчы кыз Веруканың күлмәге дә ялтыравыклы, туфлиләре дә. Бокс белән җенләнгән Майк Тиви бокс перчаткаларын, спорт костюмын салмый диярлек.

Артистларның хореографик номерларын Нурбәк Батулла әзерләгән. Күмәк биюләрне бергә башкарулары, артистларның бер-берсен тоюлары, актерларның менә дигән пластикасы да барлыгын (аеруча Марсель Мәхмүтовныкы) күрдек без монда.

Вилли Вонка шоколадтан кала, музыканы да бик нык ярата. Һәркемнең күзенә карап, кемгә нинди музыка туры килгәнлеген әйтеп бирә ала. Җырчы кызга – ялтыравыклы; сагыз яратучыга – сагыз кебек «ябыша» торган, пластилинлы; боксчыга – барабан тавышлары ишетелгән музыка. Тик шоколад фабрикасы хуҗасы Чарлига гына музыка ярата алмый. Чөнки ул эчкерсез, самими башкалар кебек маска кимәгән булып чыга. Чын дуслыкның да нәрсә икәнлеген белә ул. Вилли Вонка аңа дуслык тәме булган шоколад тәкъдим иткәч тә, ул андый конфет була алмый, дип җавап бирә. Нәтиҗәдә, үз эгоизмнары аркасында гына шоколад фабрикасына килгәннәр каядыр юкка чыга. Вилли Вонка янында Чарли гына кала. Нәкъ менә шул кечкенә егет шоколад фабрикасы хуҗасының дустына әверелә дә инде. Спектакль өчен заманча музыканы Марсель Мәхмүтов белән Нурбәк Батулла сайлаган.

Сәхнәдәге декаорацияләр дә билет отучы биш кешенең күңелен ачып сала, кемнең кем икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Минут саен көзгегә карап торган җырчы кыз тәкәббер, артык горур, үзен-үзе ярата, сагыз яратучы кызны фабрикада да дистәләгән төрдәге сагызлар җитештерә торагн сагыз бүлегенә эләгә. Боксер егет каршында бокс перчаткалары формасындагы шоколадлы агач пәйда була.

Тамаша башланыр алдыннан, спектакль бер сәгать бара, дисәләр дә, спектакль тәмамланганда, 45 минут кына узды. Артык кыска булып тоелды бу спектакль. Шоколад фабрикасында озаграк буласы килгән иде бит! 🙂

Чарли 2нче сыйныфта укый!

Чарли образын тудырган Илдар Гыйниятов әле Казанның 93нче гимназиясенең 2нче сыйныфта гына уйный икән.

– «Чарли һәм шоколад фабрикасы»нда уйнау, рольнеятлау җиңел булды. Башта сүзләрне үзем генә өйрәндем, аннары әни белән бергә кабатладык. Сәхнәгә чыкканда бераз каушадым. Чөнки залда кеше күп иде. Минемчә, дуслык минем өчен барлык кешеләр белән дә дус булу, – ди артист малай.

Илдарның артистлык сәләте булганлыгын әти-әнисе кечкенәдән үк күреп ала. Малай балалар бакчасында постановкаларда катнаша, өйдә дә төрле шоулар оештыра. Шуңа да «Нур» студиясенә бирәләр аны. Илдарның әтисе Данир әфәнде әйтүенчә, ул улының уйнавы белән бик горурлана. Хәер, бу аның беренче роле генә түгел икән. «Нур» студиясе әзерләгән «Кечкенә принц»та – Кечкенә принц, «Сертотмас үрдәк» спектаклендә Керпе булып уйный ул.

Виолетта Бьюргардның әнисе ролен башкарган, Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Ләйсән Фазуллинага спектакльгә әзерләнү процессы күз ачып йомганчы сизелми дә узып киткән. Башта яшь артистлар текст белән эшләгән, аннары сәхнәдә уйнап караган. Виолеттаның әнисе образы – аның беренче шундый җитди, кырыс роле.

– Минем өчен иң катлаулысы сәхнәдә чыгыш ясау булдв. Чөнки бу вакытта син үзең турында гына түгел, башкалар турында да уйларга тиешсең. Мисал өчен, күмәк сәхнәләрдә без барыбыз да бер төрле хәрәкәтләр ясарга тиеш. Марсель абый белән бер сәхнәдә уйнау безнең өчен әллә ни авыр түгел иде, тик аңа авыррак булгандыр, дип уйлыйм. Ул бит безне күрми. Беренчедән, ул үзе турында да уйларга тиеш, икенчедән, безнең турында да. Минем ролем җитди һәм кырыс, ләкин ул башка әти-әниләргә үрнәк була алмый. Чөнки ул кызын акча өчен генә куллана, – ди Ләйсән.

Ул сәхнәдә үзенең уйнавым белән канәгать калган, чөнки начаррак уйнавын көткән булган. Бу – Ләйсән өчен «Нур» студиясендәге беренче премьера. Башка студияләрдә катнашканы булса да, бу студиядәге постановкада әле беренче тапкыр катнашуы икән.

Остазлары ни ди?

«Чарли һәм шоколад фабрикасы»нда 18 кеше катнашты. Бу юлы биредә үзен актер буларак 7 бала беренче тапкыр сынады. Бу тамаша эксперимент рәвешендә куела. Чөнки биредә балалар үз остазы белән бер сәхнәдә уйный. Спектакльне кую Татарстанның Министрлар кабинеты ярдәмендә тормышка ашырылган. Шулай ук «Карта инициатив» ярдәмендә кирәкле сумма җыелган.

– Монда төп максатыбыз – балаларның уйнауларын спектакльнең эченнән күрү иде. Моңа кадәр без ике спектакль куйган идек, анда мин яшь артистларның уйнавын тыштан гына карап утырдым. Ә биредә эчтән күрергә туры килде. Мин моның белән бик бәхетле. Сәхнәдә балалар бик зур эш эшли. Күргәнсездер, монда секунд саен сәхнәдә күчешләр була. Бик зур рәхмәтемне әти-әниләргә әйтәсем килә. Креатив һәм иркен фикерләве белән белән бик ярдәм иткән Нурбәк Батуллага дп рәхмәтлемен. Моны премьера, дип әйтмәс идем, чөнки әле бу спектакльне җиренә җиткерәсе бар. Тел буенча да, пластика буенча да. Эшебезне киләсе елга калдырмас өчен, быел тәкъдим итәргә булдык, – дип сөйли «Нур» татар балалар театр студиясе режиссеры Марсель Мәхмүтов.

Аның фикеренчә, Актерлар йорты сәхнәсе бу спектакль декорацияләре өчен кечкенә. Декорацияләрне тамаша өчен Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Лира исемле ханым эшләгән. Креативлыге, профессиональлеге белән җәлеп итә икән.

Укытучыларының балалары белән бергә уйнавы яшь артистларга ниндидер «перчинка» бирә икән. Чөнки алар укытучы читтән күзәтә, дип түгел, укытучы безнең белән бергә катнаша, дип уйный икән. Спектакль барышында балаларга (рольләре буенча) Марсель Мәхмүтовка кычкырып җибәрергә туры килә. «Бу бер дә сәер түгел, чөнки мин аларга, киресенчә, катырак кычкыр», дип әйтә идем – ди остазлары.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары