ДУСЛЫК = БАЙЛЫК

Халыклар дуслыгы дигәндә без иң беренче Татарстанны күз алдына китерәбез. Әйе, республикабызда төрле милләтләр тыныч-тату яшәсен өчен дөрестән дә бик күп эшләнгән. Ләкин Россиянең калган җирлекләрендә бу мәсьәлә ничек хәл ителә? Бу сорауга җавап табар өчен Мәскәү юл тоттык.

Чыннан да, зур мәдәни, көнкүреш, дини аерымлыклары булган төрле халыкларның ничек яшәвен дөнья башкалаларының берсе булган Мәскәүдә белмичә кайда белеп булсын?

Мәскәүдә 27-28 ноябрь көннәрендә милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртуга багышлынган Беренче этник һәм милли журналистика форумы узды. Форумның төп максаты – илнең төрле почмакларыннан килгән язучы, сөйләүче, төшерүче, сурәтләүче һәм күрсәтүче журналистларның фикер-тәҗрибә алышуы.

Форумда катнашучылар илнең 39 регионыннан җыелган. Һәм бу үзәк җирлекләр генә түгел. Популяр мәктәп шаяруын кире кагып, Камчатка вәкилләре дә форумда сизелерлек урын алып торды.

Форумның төп эшчәнлеге бер көнгә планлаштырылган иде. Журналистлар 3 дискуссион мәйданчыкка бүленеп, кызып-кызып милләтара мәсьәләләрне яктырту буенча фикер алыштылар.

Безне иң кызыксындырган секция, әлбәттә – “Этник һәм региональ балалар һәм яшьләр ММЧ”.

Нык хәтергә кереп калган кызыклы һәм файдалы моментлар:

– Дагестанда авар, даргин, кумык, лезгин, лак, табасаран, нугай, цахур телләрендә чыга торган “Лачын” журналы бар.

– Уфада бик текә балалар һәм үсмерләр өчен бик текә “Тамыр” телеканалы бар. Телевизор белән генә чикләнмичә, Youtube киңлекләрендә дә актив эшчәнлек алып баралар.

– Нарьян-Мар шәһәрендә (Ненецк автоном округы) искиткеч ихлас кешеләр яши һәм эшли. Факт №1: әлегә кадәр бу якларда чын күчмә тормыш белән яшәүче халык төркемнәре бар. Факт №2: балалар өчен чыгарылучы “Пунушка” журналы ненец балалары өчен генә түгел, ә синең өчен дә бик кызыклы булачак. Журналның бар саннарын бушлай күчерергә була.

– Этникара журналистикага тулаем бушлай өйрәнергә мөмкин! Кызганыч, Татарстан (әлегә, дип ышанасы килә) бу программада катнашмый.

Кичәнең рәсми өлешендә әле яңа табадан төшкән сайлап куелган Россия журналистлары Союзы җитәкчесе Владимир Соловьев та катнашты. Аның сүзләренчә, Союз һәрьяклап олы, танылган, инде яулап өлгергән журналистларга гына түгел, ә яшь, әле һөнәри юлларын башлап кына килүчеләргә дә булышачак. Нәкъ менә әлеге категория өчен Союзга кабул ителүнең җиңеләйтелгән процедурасы эшләнгән. Моннан тыш, Владимир Соловьев җитәкчелегендә Союз регионнар белән эшләүне активлаштырырга җыена. Рәис барлык битараф булмаганнарны үз материалларын һәм тәрҗемә итеп, һәм оригинал телдә Союзга җибәрергә өндәде, аларны оешма сайтында урнаштырып барырга вәгъдә бирде.

Маргарита Лянге, этникара журналистика Гильдиясе президенты, “Национальный акцент” порталының баш редакторы, РФ Президенты каршындагы милләтара багланышлар Шурасы әгъзасы: “Мәскәү мондый исем астында форумны беренче тапкыр кабул итә. Милләтара багланышлар белән регионнарда кызыксыналар, билгеле. Ләкин әзерлек барышында без Мәскәүдә дә милләтара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы проектлар белән танышу-кызыксыну кытлыгы коточкыч зур икәнен ачыкладык. Мәскәү дә үз казанышлары белән горурлана, алар белән бүлешергә тели. Соңгы елларда медиапространствода горизонталь багланышлар өзелде, һәм бу бик аяныч – без бер-беребез турында бик аз беләбез, бер-беребездә тәҗрибә-идеяләр алмыйбыз диярлек. Бу медиафорумның хәлләрнең мондый торышына нокта куя алачагына иманым камил”.

Форум эшчәнлеге “СМИротворец-2017” премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быелгы премиягә Россиянең барлык федераль округларының 836 ММЧыннан 9112 эш килгән. Җиңүчеләр арасында – Якут, Воронеж, Ямал-Ненец, Екатеринбург, Марий-Эл, Калмык, Әстерхан, Мордовия, Ханты-Мансийск, Дагестан, Башкортстан, Красноярск җирлекләре вәкилләре.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН