«Киновертикаль» фестивалендә дә – татарстанлылар!

Казанның 18нче мәктәбе каршында эшләп килгән «Черное и белое» киностудиясе турында бу мәктәп укучылары яхшы белә. Аларның «Ежик и звездочка», «Земля – наш общий дом» фильмнары Саратов өлкәсендә уздырылган «Киновертикаль» балалар киносы фестиваль-конкурсының дипломантлары булды.

Әлеге фестиваль 2014 елдан бирле уздырыла. Анда быел Саратов өлкәсе, Великий Новгород, Владивосток, Волгоград, Казан, Мәскәү, Новосибирск, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Казахстан республикасыннан укучылар катнашкан. Биредә балалар нәфис фильмнары һәм яшь кинематографистларның кинодебютлары күрсәтелә. Соңгы елларда бәйгедә катнашучыларның саны 2,5 тапкырга арткан.

«Киновертикаль» конкурсына «Черное и белое» студиясенә йөрүче кызлар-егетләр «Ежик и звездочка» фильмын җибәрә. «Бу фильм – студиядәге «хезмәттәш»ләребезнең иҗаты. Мин үзем дә әлеге роликны карадым. Ул, чыннан да, төптән уйланылган. Аның өчен бөтен декорацияләр, реквизитларны да үзләре ясадылар. Без бары тик фон куярга булыштык», – дип сөйли «Черное и белое» студиясенә йөрүче Амалия Гарипова.

Кино төшергәндә, иң мөһиме нәрсә соң? Студиягә йөрүчеләр бертавыштан «Идея һәм теләк!» дип җавап бирде. Әлбәттә, булышлык күрсәтү дә кирәк. Яшь режиссерлар, операторлар, монтаж ясаучыларның инде үз максатлары да бар. Әнә, Карина Закамская Казанның мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык факультетына керергә тели.

Карина белән Амалия «Черное и белое»да 7 ел шөгыльләнә. Беренче елларны идеяләрне тәкъдим иткәннәр. Соңыннан үзләре үк  фильмнар тудыра башлаган. Былтыр экология темасына багышланган видеороликлар төшергәннәр. Ә иң озак итеп ясалган фильмнарын алар 3 (!) ел әзерләгән. Бөек Ватан сугышына багышланган «Зинка» фильмының шулай озакка сузылуы идеяне уйлап табу, костюмнар, махсус фотографияләр эзләү аркасында шулай озаккка сузылган. Сценарийны гына да алар 1 ел язган!

Хәзер студиядә 50ләп яшүсмер шөгыльләнә. Алар барысы да төрле яшь категориясендә шөгыльләнә. Бүген олыраклар үзләре дә уытучы- остаз сыман: кечерәкләрне өйрәтә. 7 ел дәвамында шөгыльләнүчеләр 30лап фильм төшергән.

Биредә һәркем һәрнәрсәне булдыра. Аниматор да, монтажер да бер үк кеше. Арина – режиссер, оператор, монтажер. Ул Бөек Ватансугышында катнашкан үзенең бабасы турында берүзе фильм төшерә. Иң авыры – идеяне уйлап табу, аннары инде тормышка ашыру үзеннән-үзе бара икән.

Укытучы-остазларына да 7 ел дәвамында бу егет-кызлар шулкадәр якын булган ки, «Мин аларны «күкрәк сөте белән имездем диярлек», ди ул шаяртып.

– Сәләтсез бала юк. Мөгаен, педагог һәм бала арасында аңлашылмаучанлык кына бардыр. Мисал өчен, «Бала хокук даирәсендә» дигән конкурс та 90 процентка олылар һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Еш кына балалар әйтергә теләгән әйберне олылар аңламый, ә олыларныкын – балалар. Безнең барысы да булып чыга кебек. Безнең эшләрне бәялиләр, – дип сөйли «Ялкын»га Казанның 18нче мәктәбе каршында эшләп килгән «Черное и белое» киностудиясе җитәкчесе Максим Мальков.

Киностудиягә йөрүчеләрнең җиңүләрен санарга бармак кына җитмәячәк. 2015 елда Америка Кушма Штаталарының Флорида штатында уздырылган конкурста экология турындагы ролик белән призлы урын алганнар. Укытучылары гариза тутырып, укучыларның эшләрен җибәргән. Инглиз телендә тирәнтен белем бирү мәктәбендә укыгач, кайбер мәгълүматны инглиз телендә субтитрлар белән биргәннәр. Ә былтыргы уку елы нәтиҗәләре буенча Хорватия, Израильдә җиңү яулаганнар.

Егет-кызларга остазлары һәрвакыт хакыйкатькә барып җитәргә кирәклеген әйтә. Кайвакыт тема булганда, материал булмый. Мисал  өчен, Бөек Ватан сугышы турында фильмнар төшергәндә, чикләр барлыкка килә икән.

– Кызганыч, безнең финанс мөмкинлекләребез чикле. Татарстанның Мәдәният министрлыгының да һәрвакыт булыша алмавы сер түгел. Спонсорларыбыз юк. 90 процент очракта без бәйгеләрдә читтән торып катнашабыз. Якын-тирәдәге шәһәрләрдә уздырылган конкурсларда катнашырга үзебез барабыз. Күптән түгел Мәскәүдә патриотик форумда катнаштык, – ди остазлары.

Видеога сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=IUnoLmqRtnY

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: «Черное и белое» киностудиясенең архивыннан алынды