ТАТАРЧА ВИКИПЕДИЯ БУЛЫРМЫ?

Дөньядагы барлык мәгълүматны башыбызга, кызганчыка каршы, ә, бәлки, яхшыгадыр да сыйдырып бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә безгә ярдәмгә энциклопедия килә.

Wikipedia: “Представьте себе мир без свободных знаний”

Әгәр нинди дә булса белешмә кирәк булса, смартфон экранына бер генә кагыласың: шунда ук сиңа Джибути дәүләтенең Президентын, фәлән елны Иван Тургеневның кая күченеп киткәнен яки Мөслимнең координатларын күрсәтәчәк. Ә элек мондый “зиннәт” булмаган бит. Еш кына студент та, өлкән яшьтәге кеше дә көнен, төннәрен китапханәдә 15 томлык энциклопедия актарып җәфаланганнар. Сүзем ерактан башланды, артык мавыгып китмик. Интернет челтәрендә иң популяр энциклопедия – Википедия хакында сөйлисе идем. Юкка гына алдан канатлы сүзләр китермәдем, ул – Википедия шигаре.

Журналистика югары мәктәбендә студентларга чираттагы кызыклы очрашу үткәрелде. Кунаклар Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, «Викимедиа.ру»да эшләүче волонтерлар иде. Әйе, дөрес аңладыгыз, волонтерлар. Баксаң, мәсәлән, “Викияңалыклар” бүлегендә махсус журналистлар юк икән. Әгәр синең дә нинди дә булса үз кулыңнан язылган хәбәрне Википедия битләрендә күрәсең киләсә, рәхәтләнеп яза аласың. Белгечләрнең сүзләренә караганда, моның өчен нибары теркәлү үтәргә һәм раслауны гына көтәргә кирәк. Сүз уңаеннан, күпләребез Википедия, нәкъ тә менә шул белемнәр сандыгы, энциклопедия турында гына әйтә алыр, ә бит әлеге ресурсның башка күп кенә проектлары да бар. Мәсәлән, шул ук “Викияңалыклар”, “Викицитатник”, “Викимедиа” һәм башкалар. Аларның барысы өстендә меңләгән, юк, миллионлаган кеше эшли.

– Википедияның эшчәнлеген тәэмин итүгә үзләренең шактый вакытын багышлаучылар бар. Әлеге ресурс эшчәнлегендә катнашучы дип нинди дә булса берәр материалга төзәтмә керткән, хәтта өтер куйган кешене әйтергә була. Берничә телдә һәм даими рәвештә иҗат итсәгез, эшкә урнашу һәм таныклык алу мөмкинлеге күбәя. Шулай ук икенче бер кешеләр язган материалны башка телләргә дә тәрҗемә итеп урнаштыру рөхсәт ителә, – дип сөйләде Мәскәүдән килгән Дмитрий Рожков.

Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Украина һәм Казаннан килгән белгечләр катнашты. Мәсәлән, Казаннан Фәрхәт Фәтхуллин 2009-2012 елларда татар Википедиясендә эшли башлый. Тора-бара кызыксынып китеп, рус телендә яза башлый, яңалыклар урнаштыра. Шунысын әйтергә кирәк, әлегә татар телендәге хәбәрне русча вариантын язмыйча урнаштарып булмый. Чөнки Россиядә Википедияның “инкубаторыннан” рус теленнән кала башка бер тел дә чыкмаган әле. Ягъни илебездәге башка бер тел дә әлеге ресурста җитәрлек мәгълүмат, мәкалә тупламаган һәм күпсанлы кулланучылар җыймаган, шуңа күрә дөнья күләмендә чыга алмыйлар. Бүгенге көндә инкубаторда бары тик башкорт теле өстендә генә эшчәнлек алып барыла, кайчан аннан чыгасы һәм мөстәкыйль рәвештә кулланыла башлавы билгесез. Ә чиста татар телендәге яңалыкны урнаштырасың килсә, актив рәвештә рус телендә һәм инкубаторда татар телендә язарга кирәк диләр.

– Бүгенге көндә Википедияда күп кенә илләр үзләренең яңадан-яңа проектларын тудыралар. Инглиз һәм испан телендәге Википедия дәрәҗәсенә кадәр әле безгә ерак. Инглиз теллесе күп кенә студентлар өчен – журналистмы ул, яки медицина бүлегендә укыймы – Википедия мәктәбен үтү алар өчен яхшы башлангыч булып тора. Хәтта нейрохирургларны да монда эшләп карарга чакыралар, – ди Фәрхәт Фәтхуллин.

Кызганычка каршы, “Викияңалыклар”да татар телендә нибары ике хәбәр генә бар икән. Фәрхәт Фәтхуллин сүзләренә караганда, бу яңалыкларны Удмуртияге студент кыз һәм күптән түгел “Сәләт” оешмасыннан булган 16 яшьлек егет берлектә язганнар. Димәк, нинди нәтиҗә ясарга кирәк? Безнең мөмкинлекләребез зур, аларны бары дөрес куллана белергә генә кирәк.

Алинә Юнысова