ЛИЛИЯ СӘЛӘХЕТДИНОВА:«КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕ БУЛЫП ЯШӘГЕЗ!»

1 нче ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында КФУның Яшьләр сәясәте, җәмгыяви сораулар һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты һәм «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе белән берлектә танылган шагыйрә, җырлар авторы, «Ярдәм» фондының кайгыртучанлык советы сәркатибе, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәләхетдинова белән очрашу оештырылды.

Көнләшәсең икән миннән,
Әйдә, арбамны бирәм.
Тәгәрмәчләрне боргалап
Урамнан тик бер әйлән.

Лилия Сәләхетдинова

Без, кешеләр, үзебездә булган байлыгыбызга, кул-аякларыбыз хәрәкәтенә куанып, Аллаһыбызга шөкер итеп гомер итә белмибез. Ә ул, идән туздырып бии, туйганчы сикереп әйләнә алмаган килеш, инвалид арбасындагы бәхетенә риза булып яши бирә. Барыгызга да күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән таныш булган шагыйрә, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, күп кенә җырлар авторы Лилия Сәләхетдинова турында сүзем. 1 нче ноябрь көнне аның белән очрашуны “Әллүки” түгәрәгенә йөрүчеләр генә түгел, ә КФУның Толстой исемендәге универститеның 3нче курс студентлары да көтеп алды. Кояшсыз көнне аудиторияне нурга күмеп килеп кергән мөлаем Лилияне басып, дәррәү кул чабып каршы алдылар. Ул мондый алкышларга, һичшиксез, лаек иде.

Иң элек очрашу аның шигырь юллары белән башланып китте. Иҗат белән тормыш юлын бергә бәйләп, Лилиянең үткәне һәм хәзергесе турында “Әллүки” түгәрәгенең җитәкчесе Халисә апа Ширмән сөйләде.

Шагыйрә тәүге иҗат җимешен тугыз яшендә туган авылына багышлап яза. Тешләрне сындырырлык тормыш сынаулары аны кайсы яктан гына кысса да, авылының матурлыгына хозурланып каләм тибрәтә башлый.

Аның фикеренчә, иң беренче чиратта, карар кабул итә белергә кирәк. «Мин журналист яки психолог булырга хыялланып үстем, ләкин авылда әлеге һөнәрләр кирәк булмагач, бу фикеремнән кире кайттым. Шулай да язган язмаларымны интернет челтәрләрендә кешеләргә тәкъдим итә башладым. Иң зур таянычларым – әти-әнием булды. Алар хәзер дә исән-сау, Аллага шөкер. Кешегә, минемчә, һәрвакыт игътибар кирәк. Һәм ул балачактан ук башланырга тиеш. Тик шунысы бар: әти-әнисе янында гына үскән бала башка мөмкинлекләр турында уйламый. Ә бит кайчан да булса өйдән чыгып китәргә туры киләчәк. Мин Казанга барырга, дини белем алырга хыялландым. Шул максатым белән Казан каласына килдем. Монда халык авыл кешесеннән бик аерыла, чөнки авылда синең хәлеңне чамалыйлар, ә монда кеше, ничектер, башкача игътибар итә. Берсендә Казанда Бауман урамында йөргәндә минем яныма 3-4 яшьләрдәге бала чабып килде. Кызыксынып, миңа кагылганын әбисе күрде һәм ачуланып, кулын тартып алды. Мин аның бу адымына шаккатып, “Нигә алай эшлисез?! Сез үзегезне дә шул хәлгә калырмын дип уйламыйсызмы?” – дип аңлатырга тырыштым. Ул бала “ярамый” дигәнне үзендә сеңдереп калачак һәм инвалидларга тискәре мөнәсәбәттә яшәячәк».

Шагыйрә хәзерге көндә инвалидларга мөмкинлекләр күп булганына куануын белдерде. «Әти-әни янында гына үскән бала мөмкинлекләрне күреп бетерми. Әгәр дә син әти-әнидән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйсың икән, димәк, син алга таба тормышны күрмәскә мөмкинсең. Балаларны артык тыярга ярамый, әмма барысы да чама белән, – ди Лилия. – Ә “Ярдәм” үзәгенә килгәндә, без матур итеп ял итә беләбез. Мәсәлән, кызлар яки егетләр генә бергә җыелып, очрашулар үткәрәбез, табын хәзерләп, күңел ачабыз. Шулай ук анда берничә волонтер да чакырыла. Безнең өчен кешенең дине һәм теле мөһим түгел. Кем генә булса да, без аларны кабул итәбез. Әлбәттә, дини максат белән килгән кеше күңел тынычлыгын таба».

Сөйләшү барышында “Әллүки”челәр Лилиянең шигырьләрен сөйләп, очрашуны тагын да җанландырып җибәрделәр. Һәр кызның сөйләвен елмаеп, куанып тыңлаган шагыйрәнең күзләрендә аңлатып бетереп булмаслык өмет чагылып торды. Укылган һәр шигырендә дә Аллаһка якын тору, табигатькә булган мәхәббәт, тирә-якка булган мөнәсәбәт һәм, әлбәттә, шагыйрәнең хис-кичерешләре чагылып тора иде. Халисә апа фикеренчә, Лилия апа дуслык темасын да үзенчә ача белә. Шуңа күрә “Дуслык тормышта кирәкме?” – дигән соравына Лилия дуслык турында җентекләп сөйләп китте:

− Дуслык тормышта бик кирәк. Әгәр кеше үзенә кирәккә генә килә икән, димәк, ул сиңа мохтаҗ. Әгәр сиңа авыр чакта килсә – анысы чын терәк дус була, чөнки андый чакларда янәшәдә чын, якын булган кешеләр генә кала. Ә чын кешеләр, иң беренче чиратта, әти-әниләр булырга тиеш. Аннары – синең икенче канатың. Кешеләрне һәрвакыт кадерләп, яратып яшәргә кирәк. Минем якын өч дустым бар. Алар минем – апам, әнием һәм тагын балачактан калган дус кешем. Алар белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп була. Өч кешенең берсе мине барыбер аңлаячак. Гомумән алганда, дусларны сакларга кирәк. Дустыңны начар дип саныйсың, димәк, син дуслар сайлый белмисең. Шуңа күрә үзеңне рухи яктан үстерү өчен эшләсәң, яхшырак булыр.

«Әти-әни баланы соңгы күзәнәгенә хәтле белүче кешеләр» − дип саный Лилия. Алар сине һәрвакыт аңлаячак. Алар олыгайган саен, кадерләрен тагын да белә башлыйсың. Лилия аларга нык бурычлы булып яши, чөнки табиблар аларга кызны яшәсә – яши, яшәмәсә – авыру була дип әйтәләр. Әтисе аны 8 яшькә кадәр өйдән алып чыкмый тәрбияли. Шулай итеп, Лилия хәзерге көнгә кадәр әти-әнисенә рәхмәтле булып яши бирә.

Көз – Лилиянең илһам чыганагы

«Тәүге шигырьләрем көзге яңгыр астында язылды. Мин бик күп китаплар укый идем. Авыл китапханәдә мин укымаган татарча китаплар калмагандыр, мөгаен. Укытучылар миңа калын-калын китаплар алып килеп калдыралар иде. Язмышларга караганда, остазым дип Фәнис ага Яруллинны саныйм. Ул үзендә көч табып, яшәп калган. «Бер-беребезгә булышыйк» дигән проектның максаты да кешеләрне саклап калу. Авариягә эләгеп, тормыш ямен югалткан кешеләр бик күп. Без аларга көчебез килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз».

Зур хыялларга ияреп…

Лилия Сәләхетдинова бер интервьюсында “Хаҗга барып кайтасы килә” дип әйткән иде. Быел аның зур хыялы чынга ашкан. Башта тикшеренүләр узгач кына, олы сәфәргә самолет белән оча ул. «Эссе һава торышы куркыткан иде, чөнки анда 70 градус эсселек булды. Шулай да мин аларны җиңдем», – дип хатирәләрен яңарта ул. Ә хәзерге көндә яңа китаплар чыгару белән янып яши шагыйрәбез. Чираттагы дүртенче китабын русчага тәрҗемә белән чыгарырга исәп тота, чөнки татарча белмәгән дуслары өчен татарча-русча чыгарырга кирәк дип саный. Әле тагын бер максаты – правага укып, машина йөртү икән!

«Һәр иҗат җимеше – күңел халәтеннән чыга»

Лилия интернет челтәренә шигырьләрен урнаштырып бара. Башка кешеләр аның иҗат җимешен урлауны сәдака бирүгә саный, чөнки кеше әлеге шигырьләрне үзеннән кичереп язмаган, шул рәвешле ни турында тәгаен барганын да әйтә алмаска мөмкин. Аның фикренчә, сәер көнләшүләр һәм аяк чалулар бар. “Ярдәм”дә андый көнләшүләр юк ди Лилия. Ә җырлар иҗат итә башлагач, көнләшүчеләр барлыкка килә башлаган. Лилия аларга артык игътибар бирмичә, иҗат итүен дәвам итә.

Очрашу барышында күңелгә үтеп керерлек шигырь юлларын шагыйрә үзе дә безгә укып китте. Һәр сулышы аша чыккан авазны тыңлаганда, һәрберебезнең кан тамырлары буйлап җылы йөгергәндер. Хәзерге тормышына канәгать булып яшәгән шәхесне үрнәк итеп санамаска мөмкин түгел. Безнең дөньяга карашыбызны яхшы якка үзгәрткән, уңай фикерләргә ярдәм иткән Лилия Сәләхетдиновага КФУның яшьләр сәясәте, җәмгыяви сораулар һәм физкультура-спорт тәрбиясен үстерү системасы департаменты вәкиле Гүзәл Фарсыева истәлекле бүләк һәм шагыйрәнең үзе кебек үк якты төсләрдән торган чәчәкләр бүләк итте. Ахырдан Лилия Сәләхетдинова һәрберебезгә дә киңәш итеп, «Кешегә кирәкле булып яшәгез!» диде.

Яраткан шагыйрәбезгә киләчәк тормышында саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иҗатында зур уңышлар теләп калабыз!

Рәфидә Галимҗанова