1920 ЕЛЛАР МӘКТӘБЕ: СИН БЕЛМӘГӘН 8 ФАКТ

1920 еллардагы уку хәзерге заманныкыннан нык аерыла. Башлангыч сыйныфларда – 4 сыйныф, урта мәктәптә 5 ел укыганнар. 1922 елда башлангыч белемне бары тик укучыларның яртысы гына ала алган. Ә урта мәктәптә бары тик 5-6 процент кеше генә укый алган. 20 гасыр башында тагын нинди кызыклы хәлләр булган соң?

Кайбер төбәкләрдә мәктәптә уку өчен түләргә кирәк булган. 1923 елда бөтен ил буенча уку өчен түләгәннәр. Ләкин крестьяннар уку өчен түләргә “яратмаган”. Шуңа да крестьян мәктәпләрендә дүртенче сыйныфка кадәр бары тик 3-4 укучы гына барып җитә алган.

1920 елда 60 укучыга – 1 карандаш (!), 22 укучыга – 1 кара, 100 кешегә 1 кара савыты туры килгән. Караны укучылар үзләре кара җимеш, җир җиләге, чөгендердән ясаган.

1. Мәктәптә укучылар арасында чистарту эшләре арып барылган

Мәктәпкә укырга кергәндә, хезмәт кешеләре, эшче балаларына өстенлек бирелгән. Ә эшләмәүчеләр белем ала алмаган. Чит илдә туганнары булганнарның да уку белән проблемалары булган. Ләкин шул ук вакытта мондый кешеләргә әлеге мәсьәләне акча белән хәл итеп булган. Мәктәпләрне финанслау тиешенчә булмагач, җитәкчелек «пролетар булмаган», ләкин акчасы булган ата-аналарның «гозер»ләрен тыңлаган.

1920 елларда мәктәпләрдә чын-чынлап «чистарту» башлана. Дәүләт укучылар арасында эшче-крестьян халкының артуын теләгән. Урын җитмәү арасында бу категориягә кермәгәннәрне мәктәптән куып чыгарганнар. Бары тик 1930 елда гына Совет хакимияте куып чыгарылганнарны кире мәктәпкә кабул итә башлаган.

2. Малайлар һәм кызлар бергә укый башлаган

Бергә укый башлау укучыларның үз-үзләрен тотышына да тәэсир итми калмаган. Малайлар һәм кызлар сыйныфларын бергә кушу һәр мәктәптә булган. Монда укучыларның яшенә карап тормаганнар. Психологик әзерлек турында сүз дә була алмый.

Әлбәттә, яшүсмерләрнең икенче җенескә, мөнәсәбәтләргә карата кызыксынулары да уянган. Ә бу вакытта романтик хисләр, егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр гаеп эше, дип саналган.

3. Мәктәптә укучыларның сайлау хокукы булган

1920 елларда мәктәпләрнең үзидарәләре булган. Укучылар бер-берсе белән берләшеп, карарлар кабул иткән. Бу советлар составына укытучылар һәм административ персонал да кергән. Ләкин укучыларның тавышы хәлиткеч роль уйнаган.

Мисал өчен, совет карары буенча кайбер укытучыларны эшләреннән алганнар. Күп кенә мөгаллимнәр революциягә кадәр укыта башлаганнар, шуңа укытуда консерватив алымнар кулланган. Шуңа да яңа «совет аңы» булган укучылар тарафыннан шелтә дә алганнар.

4. Укытучыларның хезмәт хаклары аз булган

1920 елларда югары квалификацияле укытучы аена 45 сум акча эшләсә, мәктәпнең урам себерүчесе 70 сум хезмәт хакы алган. Күп кенә укытучылар ачлыктан интеккән. Шуңа да алар теләсә нинди эшкә алынганнар. Укытучылар арасында да чистарту эшләре алып барылган. Совет хакимиятенә каршы булучыларны эштән азат иткәннәр яки ерак төбәкләргә эшләргә җибәргәннәр.

5. Мәктәп программасы: Достоевский һәм «Конёк-горбунок» тыелган чор

Бөтен дәреслекләр дә Главлит цензурасы аша узган. Ә революциягә кадәр булган программадан:

– Лесков

-​ Фонвизин

– Толстой

– Тургенев

-​ Достоевский әсәрләре тыела.

Ләкин шул ук вакытта пролетар язучылар:

-​ Максим Горький

– Демьян Бедный

– Александр Безыменский кебек пролетар язучылар турында күбрәк сөйләгәннәр.

«Конек-горбунок» әкияте оятсыз әдәбият рәтенә кертелә башлаган. Ә балаларның яраткан язучысы Корней Чуковский, Надежда Крупская фикеренчә, «буржуаз буталчыгы»н язган.

Мәктәпләрдә политграмота һәм җәмгыять белеме дәресләре кертелгән. Анда Россия һәм дөнья тарихын, әлбәттә, аны Совет идеологиясенә яраклаштырып сөйләгәннәр. Җәмгыять белеме дәресен коммунист агитаторлар сөйләгәннәр.

1928 елда дингә каршы сәгатьләр кертелә. Аннары дингә каршы мотивлар математика дәресләре мәсьәләләрендә күренә башлый.

1925 ел. Сызым дәресе

6. Эксперименталь уку

1920 елларда мәктәпләрдә уку экспериментлары күп булган. Мисал өчен, «комплекс методы» кертелгән. Традицион предметлар алып атылган. Алар урынына комплекслы тема һәм аңлатып уку кертелгән. Алар барысы да яңа Совет чынбарлыгына багышланган. Укыту да аңлашылмаган: укытучылар да, укучылар да яңа уку планы белән нишләргә кирәклеген белмәгән.

«Дальтон-план» методы да яңалык булган. Аны америкалылардан алганнар. Бу система буенча укучы предметларны һәм өйрәнергә тиешле материал күләмен үзе сайлаган. Укытучылар традицион дәресләрне алып бармаган, укучыларны бары тик проектлар буенча консультацияләр уздырганнар.

Комплекс методы кебек, Дальтон-план да уңышлы булмаган. Шуңа алар бераздан бетерелгән.

7. Укудан соң: хуҗалык, футбол һәм кинотеатр

Күп кенә укучыларның 1920 елларда уку һәм өй эшләрен башкарыр өчен яхшы шартлар булмаган. 1927 елда бер кешегә уртача 4 квадрат метр туры килгән. Күп кенә балалар әти-әниләр белән бергә йоклаган.

Укучылар күп вакытларын әти-әниләренә булышкан. Буш вакыт булганда, урамда йөргәннәр, кинога барганнар, футбол уйнаганнар. Укучылар күбесенчә маҗаралы фильмнарны һәм байлар турындагы кино карарга яраткан. Балалар бик яшьли эчә, тарта башлаган. 1928 елда укучыларның 79 проценты ял һәм бәйрәмнәрдә эчә торган булган.

8. Начар өлгереш һәм грамотаның түбән булуы

Начар укыту, дәреслекләр җитмәү, пропаганда аркасында укучылар белемнең минимум өлешен дә ала алмаган. 1927 елда Мәскәү укучыларының 25 проценты икенче елга кала торган булган. 1926 елда 7нче сыйныфны тәмамлаучыларның язма эшләренең 90нда тыныш билгеләре булган, калганнарында бөтенләй булмаган.

Укучыларның сүз байлыгы бик сай булган. Аңа карамастан, алар жаргон һәм начар сүзләрне бик шәп кулланганнар.

1925 елда 54 000 чыгарылыш укучыларыннан бары тик 1700 кеше генә вузга керә алган. Ә 7нче сыйныфны тәмамлаганнарның 2 проценты гына техникумнарга укырга кергән.