ТӨНГЕ СМЕНАДА КҮРГӘННӘР… ЯКИ ЯШӘСЕН СТИПЕНДИЯМ!

“Эшлим дә, укыйм да”. “Ни белән шөгыльләнәсең?” дигән сорауга шулай җавап бирүче студентлар гел хөрмәт уята иде миндә. “Кара әле, нинди булган кеше – әти-әни җилкәсендә утырмый, үз көнен үзе күрә”, дип көнләшеп тә куя идем үзләреннән. Эх, бер эш табарга иде дә, өйдәгеләрне борчымый гына бөтен кирәк-яракларыңны үзеңә алырга иде, ә! Бер юлы иптәш кызым Айсылу белән сөйләшеп утыра торгач, аның да шул ук хыял белән януы ачыкланды. Озак уйлап тормадык, икәү булгач, тәвәккәлләдек: Интернеттан эш тәкъдим итүче оешманы табып шалтыратып сөйләштек тә очрашуга киттек…

Алган билет – чыккан юл

Татарларда “Бәхетеңне кәҗә сөзсә” дигән әйтем бар бит. Ни хикмәттер, Айсылу белән икәү берәр эшкә тотынсак, шул “кәҗә” гел юлыбызда бутала башлый безнең. Эш турында сөйләшергә барасы көнне алдан ук план корып куйган идек: имеш, уку беткәч тә Чуйков урамына юл тотабыз, бер сәгать эчендә эш белешәбез дә, радиога практика үтәргә китәбез. Тоттык капчыкны учлап!

Теге “кәҗә” планнарыбызны мөгезе очына элеп алды да, бөтенләй кире якка борды да куйды: дәресләр бетеп, автобус тукталышына чыгабыз дип торганда гына, кафедрадан “Уку йортына телевидение килә, калу мәҗбүри” дигән хәбәр килеп иреште. Иптәш кызым белән икәү әздән генә еламый басып торабыз. Шулай итеп, беренче очрашуга өлгермәбез микәнни инде?! Съемкалар озак барса, соңга калуыбыз көн кебек ачык иде. Шуңа күрә ничек итсәк иттек, әмма видеога беренче төштек тә, ут капкандай университет бинасыннан тукталышка чыгып чаптык.

Йә, Аллаһ, очрашу башланырга ярты гына сәгать калган икән бит! Әллә барып кына тормаскамы? Инде кире борылып кайтып китәргә уйлаган идем, Айсылуның: “Алган билет – чыккан юл. Бәлки өлгерербез әле”, – дигән сүзе өмет чаткысын кабызып җибәрде. Барып карыйк соң.

Шулай борчылып басып торганда автобус җай гына тукталышка килеп җитте. Һәр тукталышны бармак бөгеп саный-саный, ниһаять, үзебезгә кирәклесендә төшеп калдык. Әле аннан соң да хәйран гына йөгерергә туры килде килүен, әмма ахыр чиктә тиешле урынга барып җиттек.

Паспортсыз кала яздым

Эш тәкъдим итүче оешманың бинасына еш-еш сулап, хәлдән таеп килеп кергәндә, әңгәмә башланган иде инде. Ризасызлыгы йөзенә чыккан булса да, безне каршы алган яшь кенә кыз әңгәмә барган бүлмәнең ишеген ачты. Рәт-рәт итеп урындыклар куелган, тар гына бүлмәнең уртасында юллы күлмәк кигән чандыр гына гәүдәле бер кыз нидер аңлата иде.

Безнең кебек үк эш белешергә килгән 12-13 кеше янына кереп утыргач, ни турында сөйләве аңлашыла башлады: артта торган экранга күрсәтеп, үзләре тәкъдим иткән эш төрләрен тасвирлый, эш сәгатьләре, хезмәт хакы күпме булачагын аңлата икән ул. Күпме йөгергәннән соң утырып торырга урын булуына шатлана-шатлана, эш турында сөйләгәннәрне дикъкать белән тыңлап утырабыз.

Килүчеләрнең күбесе – инде өлкән яшьтәгеләр, безнең кебекләр, күп булса, 3-4 кеше булгандыр. Алары да әле тәнәфес вакытында юкка чыктылар, тәкъдим ителгән һөнәрләр күңелләренә хуш килмәде, күрәсең. Ә Айсылу белән безгә иң кулай вариант булып фасовщик эше тоелды. Төнге смена кичке сигездән иртәнге алтыга кадәр. Бик тырышсак, тулай торакка кайтып бер ярты сәгать черем итеп тә булыр, мөгаен. Хезмәт хакы да студент халкы өчен ярыйсы гына (һәр хәлдә, безгә шулай тоелды) – сәгатенә 75 сум.

Тәнәфестән соң документ тутырырга керештек. Иң элек паспортларыбызны җыеп алдылар. Дөрес хәлме бу, алдамыйлар микән дип, бераз икеләнсәк тә, паспортларны юллы күлмәкле кызга тапшырдык, ул аларны күрше бүлмәгә алып чыгып китте. Документлар белән бергә күңел тынычлыгы да шул кыз артыннан юл тотты. Кем белә бит, бу заманда пспортыңны белмәгән кешегә тапшыру бик куркыныч эш.

Шулай курка-курка гына калган документларны тутырырга керештек. Куллар куеп бетергәндә, бер күч паспортны алып кереп өстәл өстенә куйдылар. Баштан “Яшибез икән әле” дигән уй йөгереп узды. Әмма аларны өстәл янына аерым-аерым килеп документларны тикшерткәндә генә бирделәр, аңырчы чират торасы. Миннән алда утырган өлкән яшьтәге ханым кәгазьләрен җыя башлагач, өстәл янынарак килеп бастым. Ни күрим: паспортым юк. Мин дә, юллы күлмәкле кыз да бераз каушап калдык. Паспортлар өемен кат-кат карап чыктык, минеке юк. Нишләргә инде хәзер, кайдан эзләргә?

Әле ярый вакытында баш эшләп миннән алда документ тикшерткән ханымга мөрәҗәгать иттем. Аллаһның рәхмәте – ачып карамый гына паспортыма үзенең тышлыгын киерткән дә куйган! Аны да аңлап була инде, өлкән кеше бит, каушагандыр, әмма паспорт юкка чыккач, чәчләрем аныкы күк агара язды.

“Кәҗә” мәрхәмәтлеге

Эшкә урнашу без уйлаганча җиңел генә түгел икән шул ул. Документлар кайда да шул инде ул, әмма бу оешма аркылы эшләүчеләргә аерым таләпләр барлыгы ачыкланды. Шуларның берсе – эшкә барганда шушы оешманың логотибы төшкән футболка кияргә кирәк икән. Аны үзебезгә сатып аласы булды. Бәясен әйтеп тормыйм, әмма төнге сменаның яртысыннан артыгы футболка бәясен каплар өчен генә китәчәге көн кебек ачык иде. Әмма ни хәл итәсең, кагыйдә – кагыйдә инде. Шулай итеп, беренче сменага барырга җыена башладык.

Кызыл футболка, яулык, перчатка кебек кирәк әйберләрне алдык та юлга кузгалдык. Без эшлисе фабрика тулай торактан да шактый ерак урнашкан булып чыкты. Артыбыздан калмый ияреп йөргән “бәхет кәҗәсе” бу юлы да мөгезләрен селки башлады бит: автобусыбыз килми җәфалады. 43нче автобусны дүрт түгел, сигез күз белән көттек. Вакыт тагын кыса башлады, әле беренче көнне иртәрәк килсәгез хәерлерәк, дип тә кисәтеп куйганнар иде.

Дөресен әйтергә кирәк, очрашуга барганда үлгән нерв күзәнәкләренең саны беренче сменага бару юлында вафат булганнары белән тигезләште. Ник дигәндә, тукталыштан соң да озын гына юл үтәргә кирәк, ә безнең Казанның ул читендә гомер булганыбыз юк. Әмма бу юлы “кәҗәбез” мәрхәмәтлерәк булды: автобустан төшүгә юл сорап бер ханымга юл сорап мөрәҗәгать иттек. Сораша торгач, аның да шул ук эшкә барганлыгы ачыкланды. Менә бәхет, дип уйлап куйдым, адашып йөрмибез икән бу юлы! Айсылу да шулай уйлап куйды булса кирәк, чөнки бәхеттән икебезнең дә авызлар колакка таба юл тоткан иде.

Табыла күр, Сережа!

Эш урыныбыз – ислемай фабрикасы. Өметләр зурдан иде: имеш, тәмле-тәмле ислемайлар иснәп, хуш ис эчендә эшләячәкбез. Әмма дистәләгән, ә бәлки йөзләгән ислемай исе бергә кушылгач, әллә ни тәмле булмый икән шул. Бинаның тышкы ягыннан ук бөркелеп килгән “хуш ис” Айсылуга да, миңа да ошамады.

Ишек төбендә пропускларыбызны күрсәтеп, эчкә үттек. Киенү бүлмәсенә кергәч күрдек: эшкә килүчеләрнең күбесе яшь кызлар икән. Кайсылары безнең кебек үк беренче тапкыр килгәннәр, кайсылары инде берничә ай буена монда хезмәт куя. Алар белән таныша-таныша бер кат өстә урнашкан цехка мендек. Безне бер-берсе өстенә өелгән зур картон тартмалар, дүрт “линия” (ислемайларны бер урыннан икенчесенә күчерә торган зур киң тасманы шулай атыйлар) һәм шунда эшләүче зәңгәр халатлар кигән апалар каршы алды.

“Линия”ләр гөжли, пыяла савытар чыңлый, берәүләр нидер сөйли, көлә, икенчеләр тартма күчерә, өченчеләр җан-фәрманга “Серёжа” дип кычкырып, грузчик егетне эзли – кыскасы, фабрикадагы тавышка яныңда торучы белән сүз алышып та булмый иде.

Зәңгәр халатлылар яныннан килгән нык кына гәүдәле бер ханым үзен бригадир дип таныштырды. Гәүдәсе зур булуга карамастан, тавышы бик нечкә һәм әче булып чыкты аның. Икенче килүебездә шундый ук тавышлы башка бригадир ханым белән танышкач, ирексездән мондагы идарәчеләрне тавышларына карап сайлыйлар ахры дигән фикер туды. Сережаны эзләүче дә шушы бригадир ханым булган икән. Дөресен әйтим, ул грузчик егетнең табылуын чын күңелемнән теләдем. Табылсын да башка югала гына күрмәсен, югыйсә әче тавышлы бригадирның “Сережа!”сыннан инде күпләребезнең колаклары көзге яфрак күк шиңә язган иде.

Йокы, йокы, йокы…

Исемлекне тутырып, куллар куйгач, эшкә тотындык. Ислемай өчен кәгазь футлярлар ясадык. Мәктәптә оригами ясаган бар иде ансы, әмма футляр ясау күпкә авыррак булып чыкты. Шулай да, тора бара куллар ияләнде, тартмачыкларны хәтта автомат рәвештә ясый башладык.

Күп тә үтмәде, бригадир берничәбезне үз янына чакырып алып, башка эш кушты. Ислемай башына көпшә урнаштырырга кирәк иде, шунда киттек. Тартмадагы ислемай башларының күплеген күреп башта аптырабрак калсак та, эш рәтенә тиз төшендек: кирәкле озынлыкта көпшә кисеп аласың да, ислемай башына кертәсең. Бер карашка моннан да җиңел эш юк кебек, әмма энә күзенә җеп кертүдәй вак эш безне бик тиз туйдырды. Көпшәсе дә керми киреләнә бит әле аның! Куллар, бармаклар шулкадәр арды һәм авыртты ки, иртәгәсен дәрестә каләм тотып яза алмый азапландык.

Төннең яртысын шунда эшләп уздыргач, догаларыбыз кабул булды ахры, безне кире футляр ясарга җибәрделәр. Өем-өем кәгазь тартмачыкларны ясаганда бераз йокыдан да айнып киткәндәй булдык. Әмма бу халәт озакка бармады. Әллә утырып эшләү арытты, әллә вак эш белән күзгә көч килде, төнге өчләрдә кабат үтереп йокы килә башлады.

Бервакыт “Линия” буйлап баручы ислемай савытлары экренләп томан эчендә югала, кызларның арган йөзләре тоныклана башлады, зәңгәр халатлы бригадир хатынның әче тавышы да ишетелми күк тоелды… Эш туктады мәллә, дисәм, аягүрә йоклап китешем икән! Шул вакыт Айсылу төртеп җибәрмәгән булса, башка кызлар каршында көлкегә кала идем, билләһи! Тәнәфесләрдә дә йоклап алырга насыйп булмады. Ун минут вакыт эчендә йокларга түгел, утырып торырга да өлгерми калдык.

И, тулай торак, сиңа кайттым сагынып тагын да мин… Сәгать биш тулганны дүрт күз белән көттек. Әйе, безнең бәхеттән смена иртәрәк бетте ул көнне. Эш тәмамлануга кабат куллар куйдык та, киенеп кайтырга чыктык. Тулай торакны бу кадәр сагынган чагым булмагандыр!

Кайтуга тиз-тиз генә бер-ике йотым су эчтек тә йокларга яттык. Баш мендәргә тигәч, “Ура, бетте бит бу смена!” дип кычкырасым килгән иде килүен, әмма бүлмәдәш кызларны татлы йокыларыннан бүлергә җөрьәт итмәдем… Беренче эш төне шулай тәмамланды. Киләсе атнада тагын бер сменага бардык та, җитәр, дидек.

Дөресен генә әйткәндә, уку белән эшне бергә алып бару авыр булып чыкты – дәрес вакытында игътибарлылык югалды, төнлә җитми калган йокы алдагы бер-ике көннең режимын астын өскә китерде. Шулай да эшләп укучыларга хөрмәт бермә-бер атты. Төне буе эшләп, икенче көнне беренче дәрескә барырга үзләрендә ихтыяр көче табучыларга афәрин дими ни дисең! Без дә киләчәктә бер яхшы эш табарбыз әле, укып кына бетерик. Ә хәзергә – яшәсен стипендия!

Раилә Вәлиуллина