ТАБИГАТЬНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ!

Су бетә башласа, син дә, мин дә «аһ-ваһ» киләбез. Сусыз бер көн түгел, бер сәгать тә түзә алмыйбыз. Аллага шөкер, Татарстан – сулыкларга бай төбәк. Бездә 36 меңгә якын су объекты бар. Тик бу елга-күлләр, чишмәләр кадерен белеп, саклап йөртсәң генә, кешеләргә хезмәт итә бит. Быел мондый фикерне куәтләүчеләр саны 30 меңгә җиткән. Шуның кадәр кеше яр буйларын, сулыкларны чистартуда үз өлешен керткән.

Бүген мондый активистлар «Ак барс» яшьләр үзәгенә җыелды. Сәбәбе дә юк түгел – «Чиста яр» һәм «Татарстан чишмәләре» республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр биредә. Әлеге бәйгеләр кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын чистарту һәм чишмәләрне тәртипкә китерүгә багышланган иде. Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы уздырган конкурста катнашучыларының һәрберсе җәй айларында елга, күлләрнең яр буйларын чистарткан, чишмәләрне төзекләндергән. Нәтиҗәдә, республиканың 1000 су объекты тәртипкә китерелгән.

Тәтештә экологиягә балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр

Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасы коллективы «Иң яхшы хезмәт коллективы» номинациясендә 2нче урын алды. Әлеге балалар бакчасына 15 ел тулган, шушы вакыт эчендә алар экология темасын киңләп җәелдерәләр икән. 2010 елда экологик белем бирү юнәлеше буенча бу оешма ресурс үзәк исемен дә алган. Шул вакыттан алар бу юнәлештә тагын да ныклабрак эшләргә керешкән. Һәм әле күптән түгел «Яшел флаг» Халыкара конкурста җиңүгә лаек булганнар. Шуңа өстәп, былтыр «Эколидер» бәйгесендә дә җиңгәннәр.

– Экологику белем бирү – иң мөһим темаларның берсе. Чөнки экология – сәламәтлек. Ә саулык булса, бар да була. Бу юнәлештәге программа буенча бөтен кешелек эшләргә тиеш. Безнең бакчада экологик чараларга балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәбез, – дип сөйләде «Ялкын» журналына балалар бакчасы мөдире Тамара Яшукова.

Тәтештә «Долгая поляна» дигән тыюлык – искиткеч матур урынга чыгалар икән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Балалар анда табигать белән генә хозурланып калмыйча, аны чиста тотарга тырыша. Балалар бакчасына йөри башлаган 2 яшьлек бала табигать предметлары белән таныша, кул эшләре ясый. Тора-бара, зурраклар бакчасы территориясендә кечкенә тырма, көрәкләр белән үзләре уйный торган мәйданчыкларын чистарта икән. Шунысы кызык: бакча территориясендәге чәчәкләрне алар өзми, чүпләми дә. Тәтешнең үзендә булган акцияләрдә балалар хәтта олы кешеләргә дә тирә-юньне чистартырга кирәклеген исләренә төшерә.

Ел саен тәрбиячеләр бергә җыелып, Идел буе ярын чүптән чистартып, «Биредә балалар бакчасы коллективы булды. Чүпләмәвегезне сорыйбыз», дип ябыштырып китә. «Балаларга барысын да үз мисалыңда күрсәтергә кирәк», ди бакча мөдире.

«Будет чисто» да чистарткан

«Будет чисто» яшьләр хәрәкәте дә җиңүчеләр рәтенә кергән. Алар 2015 елдан башлап Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршында эшли. Татарстанда бу хәрәкәттә 7000гә якын кеше бар. Казандагы акцияләрдә катнашкан кешеләр 300гә якын җыеладыр. Бу оешма үткәргән экологиягә багышланган чаралар арасында шимбә өмәләре дә, мәктәптәге дәресләр дә керә.

– Экологик белем бирү кечкенә вакыттан ук салынса, яхшы. Без үзебез эшләп күрсәтеп, балаларны өйрәтеп, шул вакытта гына чиста киләчәк төзи алырбыз, дип ышанабыз. Быел без Зәңгәр, Тирән, Кабан күлләре тирәсендә шимбә өмәләре оештырдык. Безнең җыештырганны күреп, үтеп баручылар да килеп булыша. Иманым камил: бу җирләргә килгәндә, алар чүп-чар атмаячаклар, – ди «Будет чисто» оешмасы хәрәкәте әгъзасы, КДАТУның 2 курс студенты Айгөл Фәхретдинова.

Авыллар да калышмый

Арча районының Өчиле авылында яшәүче Гариповлар гаиләсе кечкенә кызчыклары Алелия белән бергә дә әлеге бәйгедә актив катнашкан. Бу авылның балалар бакчасына йөрүче кызның әнисе чишмәдән кечкенә генә лейка белән су ала торган фотосын конкурска җибәргән. Җиңү көттермәгән. Алар «Татарстан чишмәләре» конкурсында җиңүчеләр арасында. Әле кечкенә генә булса да, Алелия әти-әниләре белән бергә чишмәне чистартып, карап торырга өйрәнә. Әниләреннән күреп, ул да чистарта.

***

Фәрит Гадбелганиев, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры:

– Әлеге конкурсларда шуның кадәр күп татарстанлы катнашуы мине бик шатландыра. Бу бәйгеләр икенче тапкыр гына уза. Тик шулай булса да, идеясе барлыкка килгәннән соң ук, төрле профессия кешеләре, мәктәп укучылары да, олы кешеләр дә аларга актив кушылды. Читтә калучылар булмагандыр. Татарстан Идел буе федераль округында иң күп сулыклар булган төбәк. Һәр 100 татарстанлыга 1 күл яки 1 елга туры килә. Бер караганда, бу зур байлык та, зур җаваплылык та.

Әлбәттә, бер тапкыр гына яр буйларын, елга-күлләрне чистартып кына, сулыкларыбызны идеаль рәвешкә китереп булмый. Тик шулай да үз мисалыбызда башкаларга да күрсәтсәк, нәтиҗәгә ирешеп буладыр. Кемнең киләчәктә елга-күлләрнең, чишмәләрнең юкка чыгуын күрәсе килсен ди?! Ә бит барысы да синең үзеңнән башлана. Бары тик бер теләк һәм бер адым гына кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары