БЕР СӘЯХӘТ ТАРИХЫ: ПЕКИН МАҖАРАЛАРЫ

Сәлам, дустым! Узган санда мин Кытайга юлым турында яза башлаган идем. Бу санда ул юлымның нәрсә белән тәмамлануы турында язармын. Сәяхәткә кузгалганчы, мине берничә сорау борчыды:

1) Кытайда тел белмичә яшәп буламы?

2) Бу илнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

3) Кытай кухнясы дөрестән дә шундый ачы һәм борычлымы?

Бөтен сорауларга җавапны да беренче ике көндә таптым кебек.

Ниһаять, таксига утырдык. Көн кичкә авышканга, төн кунарга агентымның Пекиндагы дустына юл тоттык. Нәкъ менә бу кичтә мин Кытайның юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштым. Дөресрәге, ул кагыйдәләрнең булмавын аңладым. Үземнең тормышым өчен мин нәкъ менә шул мизгелдә курка башладым. Бер заман бу таксист, әллә кайдагы кечкенә юлга борылып китеп, ниндидер дамба буенча бара башлады. Караңгы, яктыртылмаган юлдан сәгатенә 100 чакрым куып барган машинада күз алдына китерәсезме үзегезне? Ачык тәрәзә аша кергән ачы исләр бу күренешне тагын да куркынычрак итте. Шуңа өстәп арыганлыкны, 2 көн юынмавымны һәм җүнләп ашамаганлыкны да исәпкә алсагыз, минем нинди хәлдә булуымны күз алдына китергәнсездер.

НӘТИҖӘ №1: Аэропорттан чыгуга егерме ике миллионлык шәһәрнең «хуш» исләре борынга бәрде. Нинди генә исләр юк иде анда: төтен, канализация, тәмәке исе һәм тагын әллә ниләр. Кытайда өйдә, машинада, урамда тәмәке тарту гади хәл икән.

Бара торгач, бер-ике катлы йортлар арасына килеп кердек. Дөресен генә әйткәндә, бу урын авылны хәтерләтә иде. Ләкин безнең авыл урамнары да киңрәк болардан. Ә монда исә ике машина сыярлык та урын юк. Өстәвенә урамның күпчелек өлешен мотоцикллар алып тора. Авыл урамында 15 минут бөкедә (!) тордык. Бөтен җир төтендә, нәрсәдер яндыралар, пешерәләр, кычкырышалар… Бу вакытта мин бу илнең барлык тискәре якларын күрдем диеп уйлаган идем, ләкин иң кызыгы алда булган икән.

Кабат карыңгы дамба юлына чыккач, таксист машинаны туктатты һәм урамга чыгып китте. Башыма килгән беренче уй: «Болар икәүләшеп мине я талыйлар, я үтереп, эчке әгъзаларымны сатарга уйлыйлар бугай. Сугышасы булыр инде». Хоррор фильмнардагы кебек янымда утырган агентка әкерен генә борылып карадым. Бу да берни аңламыйча, күзләрен шар ачып аптырап утыра икән. Тынычланып киттем. Берүзең курыкканчы, икәүләшеп шүрләп утыру җиңелрәк бит ул. Таксист эшләрен тәмамлагач, юлны дәвам иттек тагын.

НӘТИҖӘ №2: Бу илдә кешеләр начарлыкны үзләрендә тотмыйлар. Әйтәсен әйтеп, чыгарасын чыгарып баралар. ««Ци» энергиясе яхшы йөрсен өчен бөтен начарлыкны үзеңнән тизрәк чыгарырга кирәк», – диләр кытайлылар.

Тамак мәсьәләсен кайгыртыр чак җитте. Агент һәм аның дусты белән сату үзәгенең иң аскы катында (подвалда) урнашкан кафелар рәтенә киттек. Уйда гына юаньне безнең акчага алмаштырып, бәяләргә шаккатып бардым. Ашауга 200 сумнан да артык түләргә күнекмәгән кичәге студент егеткә мондагы бәяләр артык кыйбат тоелды. Беренче тапкырга минем өчен иптәшләрем түләде. Мин ашаган дөге белән кола 450 сум тирәсенә чыкты. Дөгене борычсыз диеп сорап алсам да, борычы шәпләп кенә тутырылган иде, күз яшьләрне чыгарып булса да ашадым. Ач калып булмый бит.

НӘТИҖӘ №3: Кытайда иң гадәти ризыкны да тәмләткечләр кушып, бик борычлы итеп әзерлиләр.

Төн кунарга 3 бүлмәле фатирга керттеләр. Яңа танышларым аяк киемнәрен дә салмыйча түргә кереп киттеләр. Мин, әлбәттә, аптырашта калдым. Әйе, кытайда кешеләр фатирларында аяк киеменнән йөриләр икән. Монда яткан яисә утырган җиреңдә тәмәке тарту да гади хәл икән.

Мине аптырашта калдырган тагын бер күренеш: без кергән фатир хуҗасы «таракан фермасы» үрчетә икән. Бармак хәтле зур кара бөҗәкләрне моңарчы Дроздов әфәнденең «В мире животных» программасында гына күргәнем бар иде. Соңрак тараканнарга каршы агу алып кердек, ләкин беренче хисләрне үзгәртеп булый иде инде. Юыну гына түгел, хәтта киемне дә саласы килми башлады. Юыну бүлмәсендә су идәндәге тишеккә ага. Махсус душ кабинкалары бары тик байлар йортларында гына бар икән. Якында гына кер юу машинасы, розеткалар булу башта куркытса да, соңрак ияләндем.

Икенче көнне сәгать уннар тирәсендә торып, ашап-эчеп, үзем торачак шәһәргә юл тоттык. Вокзалга килгәнче сәгать көндезге ике тулган иде. Төрле исләре, тараканнары булса да, төнге Кытай күркәмрәк булган икән. Көндез Пекин урамнары түзеп булмаслык кеше агымы белән тула. Кайдадыр бушлай кәмит күрсәтәләр диярсең. Вокзалда алма төшәрлек тә урын юк.

Ә электричка эчендә – бөтенләй башка «романтика». Һәркем арзанлы билет сайларга тырыша. Шуңа күрә монда кеше дә күп иде. Тизйөрешле поезд белән гадәти поезд билетларының аермасы искиткеч зур. Тизйөрешле поездда бару 3 тапкырга кыйбатрак чыга.

НӘТИҖӘ №4: Кытайлылар поездда барганда ашарга яраталар. Юл буе чикләвек, көнбагыш чиртеп бардылар. Кеше күп, өстәл кечкенә. Бераздан өстәл тулгач, барлык чүп-чар идәнгә коела башлый. Кыскасы, антисанитария.

Ә бу бит Пекин! Пекин кадәр Пекинда шулай булганны, провинциядә ни буласын уйларга да куркыныч булды.

Илфат Вәлиев

ӘЛЕГЕ СӘЯХӘТНЕҢ БАШЫ – МОНДА!