ТАТАР ТЕЛЕ. КАЙСЫ ӨСТЕН: ТАЛӘП, ХОКУК ЯКИ БУРЫЧ?

«Бер сүз кеше тормышын үзгәртә ала», – диләр. Бу гыйбарәне ишетеп ияләштек инде. Ә менә бер җөмләнең милләт язмышын үзгәртергә сәләтле булуына берәү дә әзер түгел иде булса кирәк. 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Оладагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышы вакытында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның милли телләрне өйрәтү мәсьәләсендә әйтелгән сүзләрен һәркем үзе теләгәнчә аңлады һәм башкаларга аңлата башлады. Нәтиҗә үзен озак көттермәде: рус телле ата-аналар мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны туктатуны таләп итә башлады.

Татар телен тирәсендә барган кайнар бәхәскә битараф кала алмаган Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан республикасының рус телле ата-аналарына мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгатьнең төп максаты – мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны туктатырга дигән сүзләргә каршы тору һәм әти-әниләрнең мондый сүзләргә игътибар итмәскә чакыру. Татар яшьләре Татарстанның ике дәүләт телен мәктәпләрдә бертигез күләмдә укыту – Татарстан халыклары арасында консенсуска ирешүнең алшарты, республикабызда бердәмлек һәм татулык саклауның төп позициясе, дип саный. «Сездән провакациягә бирелмәвегезне сорыйбыз һәм диалогка, мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен укыту системасын камилләштерү юлларын эзләргә чакырабыз», – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Татар башын татар ашар дисәләр дә, милләткә куркыныч янаганда, бөтен дөнья татарлары берләшә башлады. Читтән торып әллә ни зур ярдәм күрсәтә алмасалар да, яхшы сүз, уртак фикердә булу көч өсти, рухи ныклык бирә. Телгә, милләткә куркыныч янаганда, татарлар берләшә ала икән. Шуңа дәлил итеп, Канада, Латвия, Әзербәйҗан, Төркия һәм Казахстан татарлары, мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калуны сорап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәсми мөрәҗәгать белән дә чыкты. Чит илләрдә гомер күрүче татарлар арасында укыту системасын камилләштерү, татар мультфильмнары төшерү өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер кешеләр булуы ачыкланды.

Алия Фәйзуллина, Америка татары: Татарстаннан читтә яшәсәм дә, барлыкка килгән мәсьәлә мине бик борчый. Балам үсеп килә. Безнең мәктәптә татар теле өйрәнү мөмкинлеге юк, бердәнбер юл – өйдә татарча сөйләшеп, баланы татар мохитендә тәрбияләү. Вашингтондагы татар оешмасы бар, шунда татар теле дәресләре оештырып карадык. Америкада торып, бары шундый шартларда гына өйрәтеп була телне. Ә Россиядә, Татарстанда мәктәпләрдә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булганда, моннан, һичшиксез, файдаланып калырга кирәк. Мәктәптә татар телен өйрәнү шәхсән миңа гаиләдә бирмәгән белемне бирде: мәсәлән, дару үләннәренең атамаларын мин бары тик татар теле дәресләренә йөреп кенә өйрәндем. Казанга кайткан саен китаплар сатып алабыз, балабызга аудиоязмада татарча әкиятләр тыңлатабыз. Әгәр татар телен Татарстанда да өйрәнүдән туктасалар, татарлар үзләренең асылларын югалтачак.

Диләнур Ахунҗанова, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Семей шәһәре мәгариф бүлегенең «Татар сәнгать мәктәбе» белгече: Үзем татар гаиләсендә үстем, татар лицеенда, гимназиясендә укыдым, университетта татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Элек бу мәсьәлә турында артык уйланмый идем. Хәзер Казахстанда яшәп, чит илләрдә яшәүче татарлар белән аралашкач, Татарстанда яшәүче милләттәшләремнең бу яктан никадәр бәхетле икәннәренә инандым. Алар бит бернинди киртәләрсез үз туган телләрен тулы дәрәҗәдә өйрәнә, аралаша ала. Россиянең чит төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүче татарларга моның өчен күпме көч куярга кирәк. Шулай да алар берләшеп, бу мәсьәләне чишү юлларын табалар. Әле күптән түгел Новосибирск шәһәрендә X Себер татар яшьләре фестивалендә булдым. Төрле төбәкләрдән килгән яшьләр татар телендә чиста булмаса да сөйләшергә тырышалар, җырлыйлар, хәтта телне өйрәнү һәм үстерү максатыннан татар өстәл уеннарын уйлап чыгарганнар. Шунысын да искәртеп үтмичә булмый: яшьләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар иде. Татарстанда махсус рәвештә тел укыту бетерелсә, киләсе буыннар инде татарча сөйләшмәячәк. Бу – коточкыч.  Ә татар телен белү – бөтен төрки дөньяга юл ачылу дигән сүз. Мин Казахстанда казахлар белән иркен аралашам, гәрчә казах телен белмим. Бу кардәш халыкларны тагын да якынайта, берләштерә. Ә Татарстанда күрше халкыңның телен белү ул толерантлык, дуслык дигән сүз. Соңгы арада күтәрелгән бәхәстә тагын бер «сәбәп» – татар телен өйрәнеп башкага вакыт җитмәү. Бу фикер белән бер дә килешмим. Бала һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә тиеш. Шөгыль күбрәк булган саен яхшырак.

Эльвина Нәҗипова

Эльвина Нәҗипова, татар теле, әдәбиты һәм инглиз теле укытучысы: «Мәҗбүри» дигән сүзне мин яратмыйм. Тел мәсьәләсендә әлеге сүзне гомумән кулланмас идем. Аңлыйм: үз туган теле булмаган кешеләр өчен, татар телен уку ниндидер кыенлыклар тудырадыр. Әмма без, татарлар, туган телебез булмаган рус һәм инглиз телен укыган, өйрәнгән кебек, моңа башка тел вәкилләре дә тыныч карап, дөрес кабул итә белергә тиеш. Әйтәләр бит: «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен». Татар телен, туган телебезне укымау, өйрәнмәүне мин наданлык билгесе дип саныйм. Үз телеңнең тарихын, кыйммәтләрен, байлыгын белми торып, син башка телне дә өйрәнә алмыйсың дип уйлыйм. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, башны югары күтәреп, укытуны дәвам итәргә кирәк. Кулыбыздан килеп, тартып алганчыга кадәр. Тартып алырга кемнең генә намусы, горурлыгы җитәр икән? Бүгенге көндә татар гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле дәресләрен укытам. Ике телне дә укыта алуым белән шатланып туя алмыйм. Дәрестән мисал: инглиз теле дәресләремдә, без укучылар белән рус теленә генә түгел, ә параллель рәвештә татар теленә дә тәрҗемә итеп эшлибез. Аллага шөкер, һәр дәресем ахырында, миңа укучыларымнан «Миңа дәрес шундый ошый», «Кара әле, татарча ничек була икән», «Болай күпкә кызыграк» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әлеге фикерләр миңа алдагы дәресем өчен тагын да күп көч бирә. Мин үзем, дәрестә, ниндидер катлаулы тәгълиматларга ныклап тукталуга караганда, укучыларымны иркен аралашырга, фикер йөртергә өйрәтергә тырышам. Ә инде билгеле бер кагыйдәләрне әлеге аралашу алымнары аша бирәм. Бүгенге заманлашып килгән дөньяда, укытучының һәр көн өчен үзгә алымы булырга тиештер. Дәресләребезне, тиешле канун-таләпләрдән тайпылмыйча, ниндидер үзгәрешләр белән алып бару ягын карарга кирәк. Туган телебезне саклау сагында без генә түгел, ә ата-аналар да актив позицияләре белән басарга тиеш дип саныйм. Киләчәгебез балаларыбыз кулында бит.

Сафина Лидия, әни: Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе, әлбәттә, бик четерекле һәм тиз арада чишелергә тиеш. Ләкин бу бүген генә килеп чыккан проблема түгел дип саныйм. Татар телен укыту мәсьәләсе еллар дәвамында дөрес хәл ителмәде. Хәзер исә тел, мәдәният, һәм белем бирү мәсьәләсе сәяси якка «кереп» китте. Бу ваемсыз әти-әниләрнең, балаларын кызганмыйча, үз проблемаларын хәл итәргә тырышуына охшаган. Бу проблеманың уку елы башланган мәлдә куптарылуы да шуңа бер дәлил кебек яңгырый. Безнең Татарстанда тыныч тормыш итәсебез, башка милләтләр белән дә дус булып, аек акыл белән фикер йөртеп, иминлектә яшисебез килә. Туган җирне әти-әнине яраткан кебек яраталар. Ә безнең туган җиребез – Татарстан. Минемчә, балаларда туган якка карата ярату хисен уяту өчен, табигатьнең матурлыгын, камиллеген, үзенчәлеген күрсәтергә, Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәтергә, галимнәр, музыкант, язучы, рәссамнар белән таныштырырга һәм мәдәният аркылы балаларда телгә карата кызыксыну уятырга кирәк. Татар телен милли мәдәни кыйммәтләр кысасында өйрәтергә кирәк дип саныйм. Башкача булганда, тел өйрәнүнең мәгънәсен күрмим. Бүгенге көндә тәкъдим ителгән белем бирү программасы тел өйрәнүгә булган бөтен ихласны юкка чыгара.

Әни кеше буларак, мин мәктәпләрдә татар телен өйрәтү программасын яңа баштан карап чыгуларын һәм үзгәрешләр кертүләрен теләр идем. Минем күзаллауда татар теле ул – үз эченә тарих, география, татар халкы мәдәнияте һәм, әлбәттә, тел турында мәгълүмат туплаган гомуммәдәни фән. Балаларны татар телендә аңлаша белергә өйрәтергә кирәк. Ләкин болар барысы да дәресләрнең сәгать санын түгел, ә укыту дәрәҗәсен арттырып эшләнсен иде.


Татар җанлы яшьләр үз телләре һәм милли бөтенлекләрен яклап «яуга күтәрелергә» әзерләнгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та телне өйрәтү мәсьәләсе буенча комментарий бирде. Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында Рөстәм Нургалиевич телләрне өйрәткәндә, беренче чиратта, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә игътибар кирәклеген искәртте. «Бу бурычлар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында бер генә тапкыр куелмады инде. Әмма башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеге һаман да югары түгел һәм гражданнар нигезле рәвештә моңа шикаять белдерә», – диде һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады.

Айгөл Абдрахманова