ОНЛАЙННАН – ИРЕККӘ!

Тәрәзә артында шундый яхшы һава торышы. Бөтен халык урамда йөри. Яшь парлар, этләр-песиләр, күгәрчен-чыпчыклар – тирә-юньдә бар да хәрәкәттә. “Хәзер дус кызыма гына хәбәр салам да, мин дә чыгып китәм”…

…дия-дия инде икенче сәгать узып бара. “Булды, киттем!” – дип, торып китә генә башлыйсың, кинәт браузерда Ольга Бузованың кемнәр беләндер әрләшүе турындагы хәбәр күзеңә чалына. Тагын кереп китәсең челтәр киңлекләренә. Урамда инде кич якынлаша…

Таныш хәлме? Әлбәттә!

Интернет – ХХI гасыр чире димәгән кеше инде калмагандыр. Шулай да проблема кимеми, арта гына. Кызык бит, әйеме – бөтен кеше белә, бөтен кеше сөйли, борчыла, ләкин берәү дә челтәрдән баш тартырга җыенмый.

Интернет – зарарлы, дип, бар серверларны юкка чыгарып, компьютер-смартфоннарны чүплеккә ату да дөрес эш түгел, билгеле. Белеп эш иткән, күпчелек очракта информация эзләү-табу өчен кулланганда интернет – прогрессның бик файдалы эшләнмәсе.

12-17 яшьләрдәге үсмерләрнең “Кеше яшәми торган утрауга үзегез белән ниләр алыр идегез?” соравына җавап бирү нәтиҗәләре

2013 елда Интернетны үстерү Фонды һәм МДУ психология факультеты Google ярдәмендә беренче (һәм бүгенге көндә бердәндбер) үсмерләр һәм үсмер яшьтәге балалар ата-аналарының цифралы компетентлыгын белү өчен тикшерү үткәрделәр.

Нәтиҗәләр кызыклы һәм урыны белән оптимистик. Россиядә көн саен 89% 12-17 яшьләр арасындагы яшүсмер челтәр белән файдалана. Уку көннәрендә шуларның 37%ы көнгә 3 сәгатьтән алып 8 сәгатькә кадәр вакытын браузер һәм социаль челтәрләрдә уздыра. Ял көннәрендә бу сан 47%ка җитә. Балаларда мобиль интернет ата-аналарына караганда ике тапкыр ешрак кулланыла.

Күпчелек яшүсмер интернетны кызыклы мәгълүмат эзләү өчен куллана, популярлык буенча икенче урында – “уку өчен мәгълүмат эзлим” варианты.

Әйе, әле 4 ел элек үк саннар коточкыч зур булган. Ләкин узган 4 ел эчендә алар тагын да үскән дигә фараз дөреслеге буенча 100%ка якынлашып килә дисәм, ялгышмам. Мондый фаразның нигезе – интернет технологияләренең тагын да камилләшүе, үсмерләр “смартфонлашу” күрсәткеченең артуы, YouTube һәм мессенджерлар популярылыгының күкләргә омтылуы.

Ләкин иң куркыныч саннар бу түгел. Сораштырылган респондентларның 1/3е диярлек интернетның кимчелекләре юк, дип саный, ә һәрбер унынчы җавап бирүче гомумән интернет кимчелекләре турындагы сорауга авырлык белән җавап бирә.

“Интернет – явызлык” дигән шаукым дулкыннарында төрле креатив гамәлләр барлыкка килеп тора. Мисалга, АКШтагы Formidable компаниясе хезмәткәре Крис Болин офлайн режимында гына эшли торган сайт ясаган. Бу сайтка онлайн кергән очракта тоташманы сүндерү үтенече пәйда була. Текст 9 телдә күрсәтелергә мөмкин.

Сайтның баш бите

Интеретка тоташуны сүндергәннән соң төп сайтка эләгәсең. Анда Бролинның кешелеккә юлламасы урнаштырылган. Юлламаның мәгънәсе – интернет кеше продуктивлыгына коточкыч дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый.

Крис Болин белдерүенчә, әгәр кирәкле мәгълүмат челтәрдә мөмкин кадәр күбрәк күләмдә офлайн урнаштырылса, бу кешеләргә интернеттан аерылып, чын мәгънәсендә ныклап эшләргә һәм башкачарак фикер йөртә башларга ярдәм итәр иде.

Тjournal.ru һәм Интернет в России и в мире сайтлары мәгълүматларына таянып
Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН әзерләде