«ҺӘРКЕМГӘ КЫЗЫК»

Greg Joy «Celtic Enchantment», 2000

Жанры: world music

Игътибар: кайчан җырлый башлар бу дип көтмә – альбом инструменталь

Сиңа ошбу затлы музыкант белән танышуны «Wild mountain theme» композициясеннән башларга киңәш итәм. Аның музыкасында кельтларның әйлән-бәйлән уеннары, ирланд малайларының төнге учак янында флейта уйнаулары, Стивенсонның «Арчан балы» һәм итәкле Шотландия рухы үзе яши сыман…

 

Adele – «21», 2008

Жанры: блюз, соул, поп,

Игътибар: карлыккан тавыш

Алдан үк әйтеп куям: сез көн дә радиодан ишетеп белгән Адель җырлары – айсбергның иң очы гына (судан чыгып торган очы, әлбәттә), тыңлар өчен иң җиңелләре. Синең калганнарын да тыңлаган бармы? Ә син җырларның нәрсә турында икәнлеген беләсеңме икән? Ә бит аның карлыккан тавыштан һәм көчле бэк-вокалдан тыш та, әле әйтерлек сүзе бар. Бу альбом инглиз телеңнене дә шомартачак, музыкаль эрудициясеңә дә файда гына китерәчәк.

 

Slipknot- «All hope is gone», 2008

Жанры: ню-метал, альтернатив метал

Игътибар: Артык хисле затларга бу музыканы тыңлау катгый тыела

«Слипкнот»», оешканнан бирле, маскаларда гына чыгыш ясый. «Масканың вазыйфасы нәрсәдәме? Ул беренче урында тышкы кыяфәтебез түгел, ә музыка булуын ассызыклый. Без музыканың коммерциягә әйләнеп баруына каршы чыгабыз, җанатарлар синең концертыңа киемеңнең кайсы дизайнердан тегелгәнен карар өчен түгел, музыка тыңлар өчен килергә тиеш», − ди алар. Йә, инде кызыксындырдылармы?