СӘЯХӘТНАМӘ: ИСТАНБУЛДА ИКЕ КӨН

Сәлам, дустым. Соңгы арада «Ялкын» битләрендә төрле сәяхәтләр турында язмалар чыга башлады. Бергәләшеп бушка яки бик арзанга дөнья гизү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Бу, әлбәттә, бик яхшы. Тик теорияне практика белән дә ныгытып барырга кирәк дигән уй килде беркөнне башыма. Һәм… Ике көнгә генә булса да чит илгә барып кайтырга булдым.

Кайларда булуым, нишләвем һәм моның өчен күпме акча бетерүем турында сезнең белән дә бүлешәсем килә. Киттек!

Кая?

Истанбулга сәфәр! Күп еллар дәвамында яшерен хыялым булып кала бирде. Иптәшем үзе белән сәяхәткә алырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Шимбә-якшәмбене Төркиянең иң зур шәһәрләренең берсендә уздырырга әзерләнә башладым. Үзем белән паспорт, алмашка бер кат кием, акча һәм гигиена кирәк-яраклары алдым.

Билет мәсьәләсе

Мин бит бәләкәй, урын күп кирәкми. Шуңа күрә, самолетка да дустымның кесәсенә утырып кердем. Нәтиҗә: бару-кайтуга бер сум да түләмәдем. Хәзерге вакытта Казан-Истанбул арасы арзанлы саналмый. Җәй, бөтен кеше Төркиягә ял итәргә бара, туристлар күп. Шуңа күрә билет бәяләре 16000-35000 тирәсе, көнендә алынган билетларны (ягъни билет алган көнне үк чит илгә очасы) 6000-8000 дә табарга була. Бу, әлбәттә, бер якка бару бәяләре генә.

Акча

Төркиядә төп акча берәмлеге – лира һәм куруш. Мин акча алмаштырганда, 1 лира 16 сум тора иде.

Кайда торырга?

Истанбул ике өлештән тора: Ауропа һәм Азия ягы. Кайсы якта торырга теләвеңә карап, хостелларның бәяләре дә үзгәрә. Шәһәрнең Азия өлеше, сүз дә юк, бик матур. Тик үзәк һәм төп тарихи биналар, музейлар, нигездә, Истанбулның Ауропа өлешендә урнашкан. Үзәктән ерак булмаган Каптан Синан урамында урнашкан хостелда тукталырга булдым. Бер кешелек бүлмәдә төн кунып чыгу – 100 лира (безнең акча белән 1600 сум). Ике кешелек бүлмәләрдә яшәү арзанрак: 80 лира (безнең акча белән 1200 сум тирәсе чыга). Дустым белән ике кешелек бүлмәгә урнаштык. Безнең карамакта ике карават, ике тумба, ике шкаф, кондиционер, уртак кулланылышта аш-су һәм юыну бүлмәсе, бәдрәф бар иде. Хостелда торучы һәркемгә бер кечкенә һәм бер зур сөлге, урын-җире комплекты бирелә.

Нәрсә карарга?

Беренче пункт – Топкапы сарае. Керү бәясе – 40 лира (безнең акча белән 640 сум). Топкапы Сарайборна калкулыгында, Босфор бугазының Мәрмәр диңгез ярында урнашкан.

1453 елда Константинополь төрекләр тарафыннан яулап алына. 1475-1478 елларда, солтан Мәхмәт әмере буенча, Византия императоры резиденциясе урынында Топкапы сарае төзелә. 50 елга якын сарай солтаннар өчен «эш урыны» гына була. Ә XVI гасырда солтан Сөләйман I хатыны Роксалана (Хюрем солтан), солтанга якынрак булу өчен, гаремны Топкапыга күчертүгә ирешә. Шуннан соңгы 400 елда биредә төзелеш эшләре тукталмый, Топкапы бизәлә, зурайтыла. 400 ел дәвамында Топкапы Госманлы империясенең төп сарае булып кала. 1923 елда Мостафа Кәмал Ататөрк Топкапыны һәм башка бик күп сарайларны музей дип игълан итә.

Сарайның тагын бер үзенчәлеге бар: биредә инде менә 500 ел дәвамында бертуктаусыз Коръән яңгырый. Изге китапның 606 битен 24 сәгать эчендә укып чыгалар. Көндез монда килгән һәркемгә Коръән укыганны карарга һәм тыңларга рөхсәт ителә, ә төннәрен Изге Китап аятьләре бары тик фәрештәләр өчен укыла икән.

Топкапы музеенда Мәккәдән кайтартылган экспонатларны да, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең кылычын, киемен, чәчен һәм сакал шәрифләрен дә күрергә була.

Икенче пункт – Изге София Соборы. Византия империясе заманында император сарае янында урнашкан була. Хәзер исә бу урын Солтанәхмәт районының Изге София мәйданы дип атала. Константинополь госманлылар тарафыннан яулап алынгач, Соборга өстәп 4 манара төзиләр һәм мәчет итәләр. Яулап алу вакытында Собор бик зур зыян күрә: нигезе какшый. Госманлы архитекторлары, үзгәртү эшләре вакытында, Соборның төзеклеген саклап калу өчен, манараларның аскы өлешен Соборның нигезенә беркетеп ясаганнар. Тик төрекләр үзләре: «Христианнар Истанбулны басып алып, мәчет манараларын җимергән очракта, Собор да ишеләчәк, архитекторлар махсус шулай эшләгәннәр», – дип ышаналар. Хәзерге вакытта Айя София (төрекчә атамасы шулай) Соборында музей урнашкан. Керү бәясе – 25 лира (400 сум).

Өченче пункт – Зәңгәр мәчет (икенче исеме – Солтанәхмәт мәчете). Зурлыгы буенча Истанбулда – иң беренче һәм зур гыйбадәтханә. Мәрмәр диңгез ярында урнашкан. Әхмәт I идарә иткән елларда Госманлы империясе берьюлы ике сугышта катнашкан. 1606 елда госманлылар җиңелә. Солтан Әхмәт I, Аллаһ ризалыгы алу өчен, мәчет салдырырга карар кыла. Төзелешенә солтанның үз казнасы акчалары гына тотыла. Зәңгәр мәчет төзү өчен Византия империясе мирасы саналган Зур Византия сарае һәм башка бик күп биналар җимерелә. Солтанәхмәт мәчете архитектурасы башка беркайда да кабатланмый. Ул бүген дә мәчет булып калган. Теләгән һәркем биш вакыт намаз укый ала, керү ирекле.

Дүртенче пункт – Босфор бугазы. Кара диңгез белән Мәрмәр диңгез тоташа торган, шул ук вакытта Азия һәм Аурупаны аерып тора торган җир. Аның аша өч зур күпер сузылган. Тик алардан узу өчен 3-4 сәгатьлек бөкеләрдә утырырга кирәк. Истанбуллылар, шәһәрнең Азия ягыннан Ауропага чыгу өчен, махсус паромнарда йөриләр. Туристлар өчен култык буенча 6 сәгатьлек сәяхәтләр тәкъдим ителә. Бәясе – 30 лира (480 сум).

 

Нәрсә ашарга?

Төрекләрнең аш-су дөньясы бик бай һәм безнең өчен ят. Мин, чын татар егете буларак, аш, ит һәм бәрәңге ашарга күнеккән. Ә монда яшелчә, җиләк-җимеш һәм зәйтүнгә өстенлек бирәләр. Монда халык ит белән әллә ни дус түгел кебек тоелды. Без, әлбәттә, уртача бәядәге ризыклар алырга тырыштык. Кафеда төшке аш 15-20 (192-320 сум) лира тирәсе. Шул акчага сезгә чорба (аш), пиде (эчлекле камыр ризыгы), чәй, икмәк китерәчәкләр. Төрекләрдә симит дигән ризык бик популяр. Симитны аш, икенче ризык, чәй белән ашыйлар. Кибеттә, базарда, хәтта урамда да сатып торалар. Бәясе – 3 лира (48 сум).

Истанбул һавасы бик дымлы һәм эссе. Шуңа күрә бертуктаусыз эчәсе килә. Су бәясе 50 куруш (8 сум) – 3 лира (48 сум) аралыгында тирбәлә.

Моннан тыш, урамда 1,5 лирага мысыр (misır) – кукуруз (майлысы, тозлысы һәм кыздырылганы), 3 лирага кистанә (kistane) – пешерелгән каштан, 3 лирага симәнке һәм 3 лирага туңдырма сатып алырга була. Минемчә, һәрберсеннән авыз итеп карарга кирәк һәм мин шулай эшләдем дә.


Йөри торгач, шимбә дә, якшәмбе дә сизелмичә узып китте. Самолетка кадәр 1-2 сәгать калган иде, тиз генә Капалы Чаршы базарына да барып кайттык. Дусларга күчтәнәчләр, тәм-том алдым. Төркиягә килеп, лукум алмый кайту ярамас дип уйладым.

Истанбул өчен ике көн бик аз. Тиздән кабат монда килермен дип өметләнеп, төн кочагына чумган Истанбул белән хушлаштым.

Чаткы Ялкынлы